Горурланырлык шәхесләр авылы
Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллина, татар халкының кабатланмас тавышлы җырчылары Җәваһирә Сәләхова һәм Римма Ибраһимова, галим Фәрит Хәйретдинов авылы буларак данлыклы Түбән Кенәдә кунакта булып, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштык.
Мактаулы авылдашлары белән генә түгел, ә биредә урнашкан мәктәптә белем алган республикабызда танылган шәхесләр Марат Әхмәтов, Вагыйз Минһаҗев һәм аның бертуганнары белән дә горурлана кенәлеләр. Әлеге авылның тау битләре кар бетүгә матур сарылыкка күмелә. Ел да шушы җирлектә генә ата торган чәчкәләр төсе ул. Күпләргә әлеге авыл чишмәсе белән дә якын. Авылга кергәндә үк каршы алучы «Гыйльмулла» чишмәсенә районыбызның төрле авылларыннан гына түгел, күрше Арча районы авылларыннан да су алырга бик күпләр килә.
«Татар энциклопедик сүзлеге» Түбән Кенә авылының нигезләнү вакытын 17нче гасыр дип билгели. Монда безнең якның мең еллар элек төп халкы булган удмуртлар эзен дә, алардан соң яшәгән мариларга хас чалымнарны да табарга мөмкин. Удмурт нәселләре, Ар елгасы, Ар тавы кебек атамалар әнә шундыйлардан. Авылның исеме үз куенына сыенып утырган Кенә елгасына бәйле. Мәгънәсе «Ташлы елга» дигәнне аңлата.
Шушы авыл хакында, аның дистәләрчә еллар элек һәм хәзер ничек яшәгәнен белер өчен тумышы белән Кенәбаш авылыннан булган, 51 ел элек күрше авылга килен булып төшкән, хөрмәтле укытучы, абыстай Мәдинә апа Сәмигуллина белән аралаштык.
– Ярты гасырдан артык мин шушы җирлектә яшим. Ул чакта авыл зур, олылар күп иде. Бирегә килен булып килгәннән мәктәптә эшләдем. Ул чорларда Кенә мәктәбендә бик күп авыллардан килеп белем алалар иде. Разыя Нургалиева, Сәгыйрә Низамиева, Розалия Ибраһимова, Сания Закирова, Әлфинур Мусина, Гали Сәмигуллин, Сәхипҗамал Гарифуллина мәктәбебезнең хөрмәтле укытучылары булдылар. Мин завуч-организатор булып эшләгәнлектән, клубта гел-гел чаралар үткәреп тора идек. Бик күңелле яши идек ул заманда. Авылда иң беренче телевизор да бездә барлыкка килде, аны мәрхүм ирем Әнәс Яшел Үзәннән алып кайткан иде. 80нче еллар тирәсе булдымы икән ул?.. Атна саен театр күрсәтәләр иде, шуны карарга авылдашлар балалары белән безгә килделәр. Бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү, хәл белешү көчле иде ул чакта, кызганыч, хәзер тормыш кыйммәтләре үзгәрде...
Бүгенге көндә авылыбызда күпләп мал асраучы гаиләләр дә бар. Ә элек колхозда эшләгән кешебез булганлык белән генә безгә бер сыер асрарга рөхсәт ителде. Анда да районның бер җитәкчесе, укытучы кешегә уфалла арбасы тартып печән җыю оят, дип сүгә иде. Печәнне кул белән әзерли идек бит әле ул вакытларда, яшерен-батырын түгел, саламын да җитәрлек бирмиләр иде, аптырагач кичләрен басудан алып кайта идек. Ипи пешерергә оны да юк, ипине дә талон белән генә алган елларга туры килдек. Алай булса да авыл халкы шәһәргә китәргә ашкынмады, туган җирләрендә калдылар. Балалар бакчасы да юк иде, балаларны өйдә әби-бабай карап кала иде. Бергә-бергә аңлашып, матур итеп яшәдек. Бүгенге көндә дә авылда төп йорт җылысын саклап яшәүче гаиләләребез бар. Гөлшат һәм Габделхәй Мөхәммәтшиннар, уллары Айнур, киленнәре Ленара һәм оныклары белән матур итеп яшиләр. Хөрмәтле укытучылар нәселе – Ибраһимовлар да күпләргә үрнәк. Розалия апа бүгенге көндә улы Фәнил, килене Гөлчәчәк, оныклары янәшәсендә хөрмәтле картлык кичерә. Наҗия һәм Зәкәрия Сибгатуллиннар да уллары Алмаз, киленнәре Гөлшат, оныклары белән тормышларын гөрләтеп алып баралар. Авылыбызда гына түгел, район һәм республикада да танылу алган кортчы Венера һәм Айдар Сәмигуллиннар гаиләсе дә тырыш һәм үрнәк гаиләләрнең берсе. Бүгенге көндә алар мәрхүм булган әтиләре Гали абыйның бертуганы Рәйсә апаны тәрбияләп яшиләр.
Авылыбызда элек-электән көчле имамнар булды. Башта озак еллар Мөбарәк Ибраһимов имамлык итте, аннан соң 22 ел Нәүфәл Лотфуллин имам булып торды (Нәүфәл абый быел мәрхүм булды, аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен – З.Ф.), бүгенге көндә аның эшен, шәкерте – Ягъфәр Хәйруллин дәвам итә. Элегрәк елларда намазларга йөрүчеләр күп иде, хәзер җомга намазына 5-6лап кына кеше җыела. Шулай да күңелле яңалыкларыбыз да бар – өч ел рәттән кышкы айларда Зөлайха Гарифуллина һәм Әлфия Рамазанова мәчеттә гарәп хәрефләренә өйрәттеләр һәм анда күп кенә авылдашларыбыз кызыксынып йөрде. Мәчетне карап, кышларын карларын көрәп торучы кешебез дә бар, ул Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә апаның улы Фәнис Галимуллин, – дип сүзен тәмамлады Мәдинә апа. Бүгенге көндә инде ул абыстайлык эшен Тәнзилә Ситдыйкова белән Зәйтүнә Хәйруллинага тапшыра һәм дәвамчылар булуына бик сөенә. Мәктәп елларыннан иплелеге белән күңелләргә кереп калган, безне хезмәт дәресләрендә тегәргә дә, чигәргә дә, пешерергә дә өйрәткән Мәдинә Галимулла кызына озын һәм бәрәкәтле гомер телим.
Мәчет темасын дәвам итеп, сүзебезне дүрт еллап авыл старостасы вазифасын башкаручы Равил Хәсәнов белән дәвам иттек.
– Староста эше бер дә җайлылардан түгел икән ул, – дип сүзен башлады Равил әфәнде. – Мин үзем генә бер эшне дә эшли алмас идем, сүземне тыңлап, күтәреп алучы яшьләр Марсель Минһаҗев белән Фәрит Хәйретдинов бар. Авылыбыз халкы да бик актив. Бергә-бергә өмә ясап, зиратны җыештырдык. «Игенче» хуҗалыгының зур тырышлыгы һәм матди ярдәме белән мәчет янына сарай эшләп куя алдык. «Водстрой» оешмасы җитәкчесе, авылдашыбыз Рифат Закиров ярдәме белән мәчеттәге җылыткыч яңага алышынды. Мәчетнең коймаларын буярга Нияз Әхмәтгалиев матди ярдәм күрсәтеп, авылыбызның хатын-кызлары бергә җыелып матур итеп буяп та куйдылар. Авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев ярдәме белән мәчет янына вак таш түшәлде. Халыкка тагын бер мөрәҗәгатем бар иде, мәчетнең эчен евровагонка белән тышлап, коверларын алыштырып булмасмы икән?! Тамчыдан күл җыела, бердәм булсак, әлеге изге эшне дә башкарып чыга алыр идек. Авыл старостасы буларак әйтәсем килә, оештырган өмәләрдә катнашучыларга бик зур рәхмәт, гел шулай күмәк булып, авылыбызның киләчәге өчен дип яшәсәк иде.
Һәрчак ярдәм итәргә әзер булган «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка, «Водстрой» оешмасы җитәкчесе Рифат Закировка, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевка барлык мәчет картлары зур рәхмәтләрен ирештерделәр.
Авыл урамнары буйлап атлыйм. Йортларның төрлесе бар. Элек салынып, үзендә тарих саклаганы да, заманча итеп эшләнеп, тирә-юне чәчәккә күмелгәне дә. Табигате матур Кенәнең. Су буена урнашканлыгы белән маллар арканларга, көтү йөртергә дә мөмкин. Капка төпләрендә хәтфә чирәм, анда биби һәм чебиләр чирәм чемченә. Авыл урамнарында балалар күп, ә менә хезмәт кешесенең иң эшкә чумган чагы. Моны печән чапкычлары тавышлары да дәлилли.
Үзем дә мин шушы авылның урта мәктәбен тәмамлаган укучы. Ләкин инде ул хәзер тугызъ еллык һәм үз канаты астына балалар бакчасын да алды. Авылда 2014 елда ачылган мәдәният йорты, ике кибет, почта бүлеге, фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә. Авыл урамына асфальт түшәлгән, башка урамнарга үзара салым акчасына вак таш җәелгән һәм ел саен начарайган участоклары яңартылып та тора икән. Шулай ук янгынга каршы гидрантлар куйганнар. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге мәктәптә, «Игенче» хуҗалыгында хезмәт куялар, читкә йөреп эшләүчеләр дә бар. Җыр-моңга да вакыт табалар биредә. Рәнис Габбасов җырына төшерелгән клип белән Түбән Кенә авылы үзешчәннәре республикага да танылу алды. 2011 елдан клуб мөдире булып эшләүче Кадрия Галимуллина «Сәйлән» ансамбле оештырып җибәрә. Бүгенге көндә анда 18 үзешчән йөри. «Сәйлән» район, республика һәм хәтта төбәкара үткәрелә торган конкурс, фестивальләрдә дә һәрдаим катнашып, уңышларга ирешеп торалар. Гореф-гадәтләрне онытмау, аларны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә дә әлеге ансамбль үзешчәннәре зур эш башкаралар.
Авыл бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрә, хезмәттә сынатмый торган һәм авылыбызның киләчәге булсын иде дип яши торган тырыш халкы белән мактаулы ул Түбән Кенә. Алга таба да бердәмлекләрен югалтмыйча, матур итеп яшәү насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Рәхмәт җылы сүзегезгә
0
0