Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйльфан ага безгә рәнҗеп ятадыр (фото)

Гыйльфан Әшрәфҗанов гомер буе абруйлы җитәкче булды. Заманында бар кешене ашлы, эшле, күпләрне йортлы иткән олы йөрәкле кеше иде.

Туган авылым Кариленә кунакка кайткан саен Гыйльфан Әшрәфҗанов чишмәсенә суга бармый калганым юк.

Быел да матур гадәт буенча чишмәгә килдем. Һәм аннан йөрәгем авыртып кайтты. Чишмә чын мәгънәсендә ташландык хәлгә килгән: коймаларының буяулары кубып беткән, баскычыннан йөри торган түгел, самавыры авышкан, суы бик начар ага, тирә-юнен чүп баскан.

Гыйльфан Әшрәфҗанов гомер буе абруйлы җитәкче булды. Заманында бар кешене ашлы, эшле, күпләрне йортлы иткән олы йөрәкле кеше иде. Кешенең яхшылыгы тиз онытыла шул. Аның исемен йөрткән чишмә мондый хәлдә булырга тиеш түгел, җәмәгать. Бердәм булып өмә ясыйк, авылдашлар, туганнар! Гыйльфан ага безгә рәнҗеп ятмасын!

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә