Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйнварда нинди үзгәрешләр көтелә?

Аҗдаһа елы яңа өмет-максатлар белән бергә шактый яңалыклар да алып килде. 1 гыйнвардан илдә ниләр үзгәрде? 2024 елдан тагын нәрсә көтәргә?

Хезмәт хакы, пенсия арта

1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ), 18,5 процентка артып, 19242 сум тәшкил итәчәк. Бу - илдәге 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы артачак дигән сүз. Моннан тыш ел башыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе дә 7,5 процентка артачак. Бу яңалык 32 миллион кешегә кагылачак.

Кире кайтарыла торган салым күләме арта

Яңа елның беренче көненнән үк Россиядә социаль салым вычеты суммасы да арта. Әйтик, моңа кадәр баланы укыткан өчен тотылган акчаны максималь 50 мең сумнан гына кайтарып була иде. Хәзер аның күләме 110 мең сумга җитте. Дәвалану, дару сатып алу кебек чыгымнарга килгәндә, бу очракта элеккеге максималь 120 мең сум урынына 150 мең сумнан салым вычеты алып булачак. Шул рәвешле 1 гыйнвардан баланы укыткан өчен - 14300 сумга кадәр (110 мең сумның 13 проценты. - Ред.), башка социаль чыгымнар өчен 19500 сумга кадәр акча кире кайтарылачак. Моннан тыш, тормыш иптәшеңнең көндезге бүлектә укуы өчен дә салым вычеты алырга мөмкин.

Яңа мая

2024 - 2026 елларга дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзегән һәм елына ким дигәндә 2 мең сум акча күчергән кешеләргә өч ел дәвамында дәүләттән өстәмә акча биреләчәк. Хөкүмәт карары нигезендә аның вакыты озайтылырга да мөмкин.

Салымнан азат ителә

Ата-ана даны ордены һәм Герой ана исеменә лаек булган кешеләргә бирелгән түләүгә НДФЛ салынмаячак. Моннан тыш грант, премия рәвешендә алынган керемнәр, төбәк һәм җирле бәйгеләрдә откан бүләкләр дә салымнан азат ителә. Бу яңалык вуз һәм көллиятләрдә белем алучы студентларга түләнгән матди ярдәмгә дә кагыла.

Пособие сакланачак

Баласына 1,5 яшь тулганчы эшкә чыккан әниләргә ай саен түләнгән пособие дә сакланачак. Шул рәвешле ул хезмәт хакы белән бергә пособие дә алып торачак. Хәзерге вакытта Россиядә балага 1,5 яшь тулганчы түләнә торган пособие күләме уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.

Вакыты чикләнми

Куллану кредиты буенча кредит каникулын теләсә кайсы вакытта алып булачак. Моңа кадәр әлеге мөмкинлектән 2023 ел азагына кадәр, килешү 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән очракта гына файдаланып була иде.

Солдатның яше арта

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә 18 30 яшьлек егетләр хәрби хезмәткә алыначак.

Ана капиталында үзгәреш

Яңа елның тагын бер яңалыгы ана капиталына өмет итүчеләргә кагыла. Моннан ары әлеге төр түләүне бала туганчы үзләре Россия гражданнары булган һәм туу хокукы буенча сабый Россия гражданлыгы алган әти-әниләргә генә бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, быел ана капиталы беренче балага - 631 мең, икенче балага 834 мең сум булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие 2024 ел