Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гырон быдтон – җан азыгы (+фоторепортаж)

"Гырон быдтон" удмурт халкының иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Чөнки биредә алар күңел ачып кына калмый, ә күпме вакытлар күрмәгән танышларын очрата, дуслары белән бәйрәм итә.

Сабантуйларга старт биргән "Гырон быдтон"га һава торышы гына рәхимсез кебек тоелды. Юкса, әлеге бәйрәмнең төп асылына күз салсак, ул булачак уңышка дога кылу белән бәйле. Димәк, Илаһи Зат ул көнне койдырган яңгырын һәм аннан соң ялт итеп чыккан кояшны да мул уңыш өчен кирәкле төп алшарт икәнен күрсәтергә теләде ахры.

Район башлыгы Рамил Рәшитович бәйрәмнең тантаналы өлешен удмурт телендә котлап башлап җибәрде. Ә аннан соң сәхнә түренә алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, күп еллар иңне-иңгә куеп яшәүчеләр, яңа туган сабыйларның әти-әниләре, бу көнне гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр күтәрелде.

Сәхнәдә дәртле бию һәм җырлар, гармунда уйнап, милли көйләрдән тезмәләр тәкъдим итү берсен-берсе алыштырып торды, ә мәйданда уеннар гөрләде. Биредә итек һәм бүрек киеп чаңгы да шудылар, капчык белән дә тукмаштылар, утын да кистеләр, күзне бәйләп бүләк тә алдылар, капчык киеп тә йөгерделәр, чүлмәк тә ваттылар, «чучка» артыннан куып, аны да тоттылар, гомумән, нинди күңелле уен бар, барысын да уйнап, күңел ачтылар. Мәйдан тирәли күп кенә сәүдә нокталары, балалар өчен күңел ачу аттракционнары урнашып, алар яныннан халык өзелмәде. Шулай да кырмыска оясыдай гөжләп торган урын ул да булса ботка, коймак, көмешкә һәм чәй белән сыйлаучы палаткалар яны иде.

"Гырон быдтон" башланганчы кулчатырларын тотып, инде җирне чылатырга өлгергән яңгырдан качып, мәйданнан машиналарына таба йөгерешкән халыкны күреп, бәйрәм булырмы икән, яңгыр шәп ява дип уйлап утырган уйларымны бәйрәм гөрләгән вакытта тагын бер кат искә төшердем. Булды ул бәйрәм һәм нинди генә әле, еракларга ишетелерлек итеп гөрләде, чөнки халкы аның тырыш һәм уңган бит. Баскан урыннарында да тыпырдап тора, йөзләреннән елмаю китми, һәрчак кунакчыл булулары белән дә үзләренә тартып торалар.

Әлеге бәйрәм барышында удмурт халкыннан күп кенә кешеләр белән аралашырга, аларның әлеге бәйрәм хакында фикерләрен белергә насыйп булды.

- Әлеге бәйрәмгә ел да кайтам мин, үзем Казанда торам, - ди Михаил Романов. - Биредә мин үземә җан азыгы табам, сәхнәгә менеп скрипкада уйныйм, җырлыйм. Гомумән, өйдә утырганым юк. Аллаһы Тәгалә мөмкинлек биргәндә йөрергә, күрергә, танышырга, һәрбер чарада катнашып калырга кирәк, - ди Рәсәйнең һәрбер почмагында булырга өлгергән Миша абый.

Ә менә биредә яшәп, барлык гомерен туган ягына, туган халкына хезмәт итүгә багышлаган Петр Чернов әлеге бәйрәмне йөрәгенә җиңеллек бирүче бәйрәм дип атый. - Безнең районда берничә милләт халкы яши һәм аларның һәрберсенең үз бәйрәме бар. Райондашларыбыз милләткә аерылмыйча, бик матур һәм тату яшиләр. Эшләп кенә халыкны берләштереп булмый. Кешеләрнең берсен-берсе хөрмәт итүе дә еллар барган саен сүлпәнәя кебек. Халыкны берләштерү һәм бер-береңә ихтирамлы, игътибарлы булу өчен дә нәкъ менә шушындый бәйрәмнәр кирәк, - ди Петр Григорьевич.

Әйе, чыннан да өлкән буын, элек мал суйсак та бергә җыелып иттән авыз итә идек, азны гына бүлешә белә идек, дип искә ала, ә менә яшьрәк буын хәзерге заманага көйләнеп, бәйрәм җитте исә мул табынын әзерләп, кунакка кергән һәрбер кешегә ягымлы йөзе белән тәмле сыен жәлләми. Яңа танышларым Кобылкиннар гаиләсе дә шундыйлардан. Кунакчыл булулары өстенә әле алар бик иҗади да булып чыкты. Ижевскиның танылган "Шулдыр жыт" ансамблендә шофер булып эшләүче уллары Иван белән оныклары Игнатий сәхнәне гөрләтеп гармунда көйләр сыздырды. Ел да шулай бәйрәм күрке булып торучы әлеге гаилә үзләренә кунакка да дәште. Алар белән якыннанрак танышуыбыз киләсе саннарда булачак.

Иске Көшкәттә яшәүче Кобылкиннар гаиләсендә әлеге бәйрәмдә табын күрке - ул балан бәлеше икән, аның янына коймак та пешереп куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250