Шабашникларга авылда да эш чыгып тора. Әле менә 88 яшьлек Нәгыймә Фәйзрахманова шушы зәмһәрир суыкларда өендәге иске мичен сүттереп, яңасын чыгарткан.
Нәгыймә кебек акъәбиләргә һәм аксакалларга бай икән Салавыч Сәрдегәне. Авылда ялгыз яшәүче өлкәннәр шактый, күпчелеген әбиләр тәшкил итә. Аларның заманча сайдинг, профнастиллар белән тышланган йорт-җирләрен, төзек каралты-кура һәм капка-коймаларын күргәч, монда ялгыз карчыклар яши, димәссең.
Балалары читтә булганнары, күрше-тирә авылларда яшәүчеләре дә бар араларында. Авылның иң өлкән кешесе Бибиниса Закирова монда туган, үскән һәм гомере буе читкә китү уена да кереп карамаган. Авылдашы Шакир белән гаилә корып 7 бала үстергәннәр. Яшьләргә үрнәк күрсәтеп, яшим дип, яши әле. Менә шундыйлардан: Нәгимәтҗанова Флюрә, Галимова Суфия, Сәмигуллина Мәгъмүрә, Гомәрова Фатыйма, Әлтәпова Гасимә, Гайфетдинова Тәгъзимә, Гарипова Фирдәвес һәм Хәмидуллин Габделбәрләрнең һәр кайсы турында аерым бер мәкалә язарлык.
Орчык кебек, кечкенә генә Нәгыймә әби карамагында 1971нче елда туган дауна авырулы кызы да бар. Алар икесе генә яшиләр. Яшьләр дә эшләмәгәнне башкаралар икән.
- Бездә төзелеш бетми инде ул. Былтыр уңайлы булсын дип, өйдә бәдрәф ясаткан идем. Мич тузгач, яңасын аласы иттек. Шуңа куркып тормадым, башланган эш бетә ул дип, кыш аенда тиз арада эшләп тә бирделәр. Язга чыгуга лапасны төзекләндерергә кирәк. Кәҗәләрем бар, тавыклар асрыйм. Әле бер ике көн элек урамга чыкканда таеп егылып кулымны имгәткән идем, гипс салып кайтардылар. Шулай булса да, эштән курыкмыйм мин. Ходай безне сәламәтлектән аермасын да, һәр көнне кереп, хәлләребезне белешеп, дәвалап торучы авылыбыз фельдшеры Люциядән мәхрүм итмәсен иде, - диде ул.
Авылның "ашыгыч ярдәме"
Авыл халкы белән аралашканда Люция Зыятдинова турында шактый җылы сүзләр ишеткән идек инде. Шуңа да Нәгыймә әбидән чыгуга күршедә генә урнашкан фельдшер акушерлык пунктына да сугылдык.
- Казанда медицина училищесын тәмамлап кайткач, бераз Салавыч авылында эшләп алдым, аннары бирегә күчерделәр. Шушы авыл кызы булганга, халык белән уртак телне тиз таптым. Барлыгы 33 ел медицина хезмәте күрсәтәм.
Әлеге чорда төрле авырлыклар аша үтәргә туры килде. Язгы-көзге пычракларда Салавыч юлы үтеп йөри алмаслык хәлгә килгәч, Яңгул аша әйләнеп барулар авылдашларымның иң үзәгенә тигән мәсьәлә. Чөнки авыр хәлдәге авыруларны, ә кайвакытта бала табарга җыенган авырлы хатыннарны да ашыгыч рәвештә район больницасына алып чыгып китәргә туры килгәләде. Элек техника табу да зур проблема иде. Җыенып чыгып кына китәсең, машина кереп бата. Ул баткак юллардан машина этеп гомерем үтте инде. Шул ук вакытта кеше сәламәтлеге өчен җавап та бирергә кирәк бит.
Соңгы елларда машинасы да табыла, бик авыр дәрәҗәдәге һәм инфаркт, инсульт белән авыручыларга "ашыгыч ярдәм" машинасын да чакыртырга була. Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр күп. Бу өй саен 2 яки 3 кеше дигән сүз. Мәсәлән, 1925 - 32нче елларда туганнар 17 кеше бар. Авырып, урын өстенә калган өлкән яшьтәге әби-бабайларга Яңгулдан участок табибы Айрат Саттаровны да чакыртам.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары арта башлады. Бу 1953 - 56нчы елларда туганнар арасында күбрәк күзәтелә. Менә шуларның барысын да өйрәнеп, кешеләрнең авырулары буенча исәптә торганнарының һәм тормаганнарының да өйләрендә булып, кирәкле укол, даруларны юнәтүдә ярдәм итеп, авыл сәламәт булсын, дип эшлибез инде, - ди Люция ханым. Әниләре юлын дәвам итеп ике кызы да фельдшерлык белгечлеге алганнар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев