Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт хакыңнан күпме кала (сораштыру)

Алсу, 38 яшь, бюджет өлкәсендә эшли: - Җитәме дип сорарга кирәк. 13 меңнән аз гына артык алам, бакчага ике балага түлим, үзе була 6000гә якын, 7000 кредит, калганы вак-төяк бурыч, и вәссаләм. Акча алгач та балаларга туңдырма алып ашатам да, теге арзанлы стаканчикны, шуның белән шул. Ирем каравылда, каравылчының акчасын...

Алсу, 38 яшь, бюджет өлкәсендә эшли:
- Җитәме дип сорарга кирәк. 13 меңнән аз гына артык алам, бакчага ике балага түлим, үзе була 6000гә якын, 7000 кредит, калганы вак-төяк бурыч, и вәссаләм. Акча алгач та балаларга туңдырма алып ашатам да, теге арзанлы стаканчикны, шуның белән шул. Ирем каравылда, каравылчының акчасын безнең районда үзегез беләсез, җитә инде шунда балаларны киендерергә. Яшибез инде, яшисе килгәч, ике-өч алма алып, батон һәм ипи белән туенып. Ходай шуннан аермасын инде, хезмәт хакларыннан бәхет булмады...

Камил, эшмәкәрдә эшли, 40 яшьләрдән узган:
- 20 мең сумнан артык хезмәт хакы алам. Ике катлы йорт төзеп чыктым. Хатыным бәбәй белән өйдә, ике яшькә кадәр эшкә чыкмас әле, 5000 тирәсе ул ала. Тагын бер балабыз бар. Хәзер коммуналь хезмәтләргә түләү бик күп бит, өең зур булгач, түләү дә күп . Алган хезмәт хакы айныкы айга бетеп бара. Балаларга да күп кирәк, ашамыйча да торып булмый.

Мәдинә, 30 яшьләр тирәсе
- Ирем белән бергә 20000 акча алып эшлибез. Өч балабыз бар. Ярый инде льготалар каралган. Машина алдык,шуның кредитын түлибез, 10000 тирәсе, өйне ремонтлаттык, кешедән акча алып, шуңа өлешләп бирәбез. Мәктәп-детсад гел акча сорап тора, 200-300 дә акча бит әле ул, итен, сөт ризыкларын балаларга алмый хәл юк. Җәен яшелчә, җиләк-җимеш кибеттән бик алмыйбыз, бакчадагысын ашатабыз. Үзебезнекен үзебез белеп кенә яшибез, балалар булгач, кешедән калышасы да килми бит әле ул...

Төхфәт, өлкән яшьтә:
- Яшьләргә акчасыз бик кыен бит ул. Нишләсәң дә акча кирәк, менә без малай һәм килен белән торабыз, әбиләре авырту, карыйлар рәхмәт, чыгып китмәделәр. Оныкларны да тәрбияләшә алмый. Мин дә әллә ни майтара алмыйм, кан басымы уйный. Яшьләргә үзебез ярдәм итәбез. Утка, суга, газга пенсиядән алып калалар. Балаларның өс-башларын карарга акча бирәбез. Авыл җирендә торгач, хайван да, кош-корт та асрамыйча булмый. Анысы яшьләр өстендә. Рәхмәт, йорт-җирне төзек тоталар. Үлгәчтен дә матур өйдән чыгып китәсе килә бит әле ул. Акыллы картлар булырга тырышабыз инде, әле менә Питрау булды, бар, барыгыз, оныкларның күңелен күрегез , дип кулларына акча тоттырып җибәрдем. Казанга бара калсалар да акча бирәм. Тоз күленә йөргәлиләр, анда да буш җибәрмим. Аларның өч тиенлек хезмәт хаклары бернәрсәгә дә җитмәс иде.

Галия, 50 яшькә таба бара:
- Ирем дә, мин дә акчалы эштә дисәк тә була. Ул 30 мең тирәсе, мин дә шул чама алам. Ләкин акча барыбер җитми. Кредит, ремонт, түләүләр, ашау-эчү, балаларга кирәк-ярак... Ял итәргә дә баргалыйбыз, акча җыеп булса, әлбәттә. Бераз гына булса да банкта да тотабыз. Шабаш та эшләп алгалыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250