Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт” үз биеклеген югалтмады

1965 ел Комзавод клубында эшләгән чорлар иде. Элек һәрбер авыл советы хезмәткәрләре агитатор вазифасын башкарды. Язгы чәчү вакыты минем механизаторлар яныннан кайткан вакыт. Клубка яшь чырайлы мөлаем бер егет керде, үзен Рәфыйк Шәрәфиев дип таныштырды.

Мине Комзавод клубының эш тәҗрибәсе турында язарга җибәрделәр диде ул. Чыннан да, шундый матур мәкалә язып чыкты. Шушы язма мине үземне дә мәкаләләр язарга рухландырды. Шулай итеп мин әкренләп газетаның актив хәбәрчесенә әверелдем. КПСС РК һәм район советы башкарма комитеты, газета хезмәткәрләре белән хәбәрчеләр белән зур киңәшмә уздырдылар, күрсәтмәләр бирделәр, Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Мин дә актив хәбәрче буларак, 1966, 1968 елларда КПСС РК һәм район советы башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен алдым. Әлеге бүләк ул елларда актив хәбәрчеләр өчен иң зур бүләк иде. Әлеге бүләкләнүләрнең төп максаты газетага актив хәбәрчеләр туплау. Ул елларда "Хезмәт" газетасында төрле бүлекләр ачылды, мәсәлән: партия, авыл хуҗалыгы бүлекләре. Рәфыкй Шәрәфиев партия бүлеге белән җитәкчелек итте. Ул бик оста, үткен телле журналист иде. Бик күп өчен ул остаз булды. Авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләүче Хәлил Нәкыйпов та үз эшен биш бармагыдай белде. Аның мәкаләләре гади дә, мавыктыргыч та була иде. Илсур Гыйматдинов язмаларын да халык яратып укыды. Әйтергә кирәк, мондый журналистлар газетаның дәрәҗәсен күтәрде. Шунысы куанычлы, "Хезмәт" бүген дә үз биеклеген югалтмады.


Сания Әхмәдиева,
Балтач бистәсе.

Гөлзидә Газизуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250