19нчы март көнне Норма авыл китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Шәрипова җитәкчелегендә Норма урта мәктәбенең 10нчы сыйныйф укучылары белән Кариле авылында бүгенге көндә исән-сау булган 92 яшен тутырган, бердәнбер сугыш ветераны Шәрип Сабир улы Таҗиев һәм 1941нче ел баласы Зелирә Гани кызы Ахкямова белән "Хәтер йомгагы сүтелгәндә,...
Сугыш ветераны Шәрип аганың сугыш кырларындагы батырлыгы, 3 тапкыр яраланып госпитальгә эләгүе, Зелирә апаның сугыш беткәч, көндә әтисен ничек сагынып көтүе турында сөйләүләре безнең күңелләрне тетрәндерде. Чөнки Зелирә апа: "Мин әтиемне сугыштан кайткан һәр солдатны күргән саен, бу минем әтиемдер", - дип каршына йөгерә идем. Гомерем буе әтиемне көттем, бары 70 яшем тулган көннәрдә генә, әтиемне төшемдә күргәннән соң гына мин тынычлана алдым", - дип күз яшьләре белән сөйләгәндә, ирексездән, һәммәбезнең дә күзләре дымланды.
И ашыга әткәй... кабалана,
Йөгерә-йөгерә килә каршыма.
Ул ашыга, әмма аннан да ныграк
Каударланам, үзем ашыгам...
Очрашу ахырында Зелирә апа үзенең бар тетрәнүен читкә куеп, җыр белән йомгаклап куйды.
20нче март көнне без, сәяхәтебезне Норма авылының тыл ветераннары белән дәвам иттек. Сугыш башланганда 9-11 яшьтә булган балалар, бөтен авырлыкларны балалык җилкәсендә күтәреп, зур түземсезлек белән дошманнарны җиңеп, тизрәк кайтсыннар иде безнең әти-абыйларыбыз, дип көткән алар. Бүгенге көн тыл ветераннарыннан Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова, Фәрит ага Кәлимуллиннар белән очрашуны дәвам иттек.
Зөлхәбирә апа безне зур дулкынлану белән каршы алды.
- Әй, балакайларым! Ни дип сөйлим, нәрсәдән башлыйм икән сүземне? Сөйли башласам, күңелем тула.
Тыл ветеранының күзләрендә яшь. Ул дымлы күзләрен бер ноктага төбәп, сыкрана-сыкрана сөйли дә сөйли. Зөлхәбирә апаның шулхәтле өзгәләнеп сөйләгән хатирәләре безнең күңелләрдә дә сакланып калды. Күпме авырлыклар күргән, балалар хәсрәте, оныгын югалту ачысын кичергән олы йөрәкле Ананың сабырлыгына сокланырлык! Әле без ул сөйләгәннәрдән айнып та җитмәгән бер мәлдә, Зөлхәбирә апа үзенең яратып җырлый торган "Яшь наратлар" җырын башкарып таң калдырса, инде шулхәтле самими бер матур көйгә салып, берничә доганы укып, безне янә өнсез калдырды. Зөлхәбирә апага зур соклану белән олы рәхмәтләр аша юлыбызны дәвам итеп, Фәрит ага Калимуллиннар йортына юл алдык.
Хәтерләүләр... миңа хәтәр сагыш.
Хәтәр аның хәтта бер көне,
Шул бер көннең мин учагын күрәм,
Кояшларны каплый төтене.
Фәрит абый дәһшәтле сугыш елларын сөйләүне күз яшьләреннән башлады: - Без сугыш ачысын үз җилкәбездә татыган буын. Сугыш башлангач, авылда эшкә яраклы ир затлары калмады диярлек. Бар эш безнең кебек малайлар җилкәсенә калды. Әле алай гынамы соң? Фронттан өчпочмаклы хатлар килә. Без шуларны өйләргә кертеп, укып бирергә тиеш. Ул хатларның ниндие генә юк. Әйбәт хәбәрлесе, начары, кара тамгалысы... Башта хатларны үзебез укыйбыз, аннан соң гына гаиләсенә барып хатны укыйбыз, андагы авыр юлларын, җайлап кына, шомартып әйтергә тырышабыз. Ул вакытта күргәннәр, китап язарлык инде, балалар...
Әнә шундый кайнар күз яшьләре аша ветераннар тагын бер кат хәтер йомгагын сүттеләр. Бу очрашулар бездә, укучылар күңелендә тирән эз калдырды, җаннарны айкап, тарихыбызның үткәнен кабат барларга зур этәргеч бирде.
Һәр ветеран белән очрашу ахырында, укучылар аларга үз куллары белән эшләгән кечкенә генә бүләкләрен тапшырды. Әздән хәтер кала, әздән күңел була ди халык. Бу очрашу һәр ветеран күңелендә тирән эз калдырып ,алар белән очрашу мизгелләрен, сугыш хатирәләрен сөйләүләрен авылдашыбыз Ранил Шәрифҗанов ведеога яздырып барды һәм 70 еллыкка кыска метражлы документаль фильм эшләнде.
Безнең белән очрашып, хатирәләрен кабат барлаган ветераннарыбызга, укучыларга, оператор егеткә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Нет комментариев