Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йә халыкка ияр, йә халыкны иярт... (фото, видео))

Халкыбызның бу әйтеме авылларына даими булышучы иганәче ир-егетләребезнең тормыш фәлсәфәсенә туры килә.

Районыбызда Алан күренекле, билгеле авыл, ул яшәеше, эчке тормышы, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләре, бер-берсенә булган мөгәлләмәсе аша үзенчәлекле урын алып тора. Исеме табигать белән бәйле булгангамы, әллә инде урман кочагына урнашканлыктанмы, авылның исемен атауга борынга печән, гөлләр исе керә, сулышлар иркенәя.

Мондагы халык урман белән, табигать белән береккән, аның белән нык бәйләнгән. Табигатьнең матурлыгын саклауны авыл халкы үзенең төп бурычы, ә чишмәләрне тергезүне исә изге эшләрнең берсе буларак кабул итә. Шушы эшнең күркәм нәтиҗәсе буларак, Алан авылында төзеклеге, эшләнеше белән һәркем сокланырлык чишмә ачылды. Бөрбаш җирлеге өчен истәлекле чишмә ачу бәйрәме башкалабыздан килгән олы кунаклар, районыбыз җитәкчелеге, авылның иганәче егетләре һәм җирле халык катнашында узды.

Тантананы ачып, район башлыгы Рамил Нотфуллин соңгы елларда авылда, җирлектә, гомумән, районда барган уңай үзгәрешләргә тукталды. Алан авылында быел 1 сентябрьдә мәктәп-балалар бакчасы комплексы кулланышка тапшырылды.

Яңа уку-тәрбия йортына 41 бала йөри. Шартлар да, уңайлыклар да заманча монда. Яңа комплекс белән республикадан килгән кунаклар да танышты.

Авылларның йөзе үзгәрү, яшәр өчен уңайлыклар тудыру халыкның үзенең тырышлыгыннан башка булмый. Авылның киләчәге өчен борчылучы, ярдәм итәргә, булышырга әзер торучы шәхесләрнең булуы аерым игътибарга лаек. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария ида-рәсе җитәкчесе Алмаз Гаптерәүф улы Хисаметдинов Алан авылы чишмә суларын эчеп үскән егет, шуңадыр, ул чишмәләрне торгызуга, яңартуга зур көч куя, дип билгеләп узды район башлыгы. Халык ярдәме белән, булышучы якташлар, иганәчеләр булганда, үзебезнең мохитебезне саклап, киләчәк буыннарга амәнәт итеп тапшыра алырбыз, дип, бәйрәмгә килгән Бөрбаш авылы имамы, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үз фикерен җиткерде.

Шуның өчен үзара салымнарны да вакытында җыярга кирәк, болар барысы да үзебез өчен икәнлегенә инде төшенергә вакыт, диде ул. Авылларыбызда балалар күп булсын, бу яктан аланлылар бөрбашлыларны уздыралар, рәхмәт аларга.

Су — адәм баласына Аллаһтан бирелгән иң кыйммәтле нигъмәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бөтен нәрсә судан башлана, дип әйтә безгә. Чишмәләребезгә, елгаларыбызга, гомумән, табигатькә хөрмәт белән карау — безнең киләчәгебезне кайгырту ул, дип ассызыклады баш казый.

— Хөрмәтле авылдашлар, — дип башлады үзенең сүзен Алан өчен җан атучы Алмаз Хисаметдинов. — Безнең авылыбыз хезмәт сөюче кешеләре белән бай, яңа мәдәният йортыбыз, яңа мәктәп-балалар бакчабыз бар, медицина пункты, ветеринария ярдәме күрсәтү пункты эшли, юллар төзелә, халкыбызның эшләргә хезмәт урыны бар — яңа мегаферма бүген-иртәгә терлек кабул итәргә әзер. Бәйрәмебезне котлап килгән кунакларга, Республика җитәкчелегенә рәхмәт, Программалар эшләмәсә, ярдәмнәр булмаса, бу үзгәрешләр дә булмас иде. Авылыбыз гөрләп торсын иде, яңа гаиләләр күбәйсен, балалар күп булсын иде. Рәхмәт һәркемгә, — дип үзенең җылы хисләрен җиткерде ул.

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин да аланлыларга үзенең рәхмәтен белдерде. Нинди генә эшкә тотынсак та, булмый, кирәкми димисез, безнең терәк булып торасыз. Агымдагы елда Алан авылына 100 миллион сумга якын инвестиция кертелгән икән, бу да район һәм республика җитәкчелегенең сезгә булган карашын чагылдыра. Шулай бергә-бергә эшләргә, матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын, диде ул.

Килгән кунаклар чишмә суыннан авыз иттеләр, су алыр өчен тудырылган уңайлыклар белән таныштылар, челтәрле басмаларның сыйфатлы эшләнүенә игътибар бирделәр. Чишмә янында мәйданда халык белән бергә кайнар пылау, табада чыжылдап торган коймактан авыз иттеләр.

Форсаттан файдаланып, кунаклар Алан авылында «Бөрбаш» җәмгыяте тарафыннан төзелгән заманча терлек торагы — мегаферма белән танышып, яхшы бәя бирделәр. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашуын искә алып, бәйрәмне оештыручылар иң истәлекле вакыйганы ахырга калдырганнар икән. Кара урман кочагында сихри әкияти урын — чишмәле алан барлыкка килгән. Зур көч куеп чишмә башын да тапканнар, тирә-ягын да тәртипләгәннәр. Сихәтле суын алырга дип "Әминә чишмәсе"нә ераклардан киләләр икән. Челтәрле басма кырында басып торган ике ат бу искиткеч күренешне тагын да баета.

Туган якны яратучы, аның яшәешенә яңа көч бирүче шәхесләр булганда авылларыбыз яшәр, тормышыбыз ипле булыр, бары ил-көннәребезгә тынычлык кына әйләнеп кайтсын иде, дигән теләкләребезне әйтеп, без дә чишмә суыннан авыз иттек, эчтән генә рәхмәтләребезне укыдык. Без монда тагын киләбез әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев