Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яктылыкны тәэмин итүчеләр (+фото)

Бүгенге язмабыз районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче профессия ияләре турында.

22 декабрьдә – Энергетиклар көне иде. Һөнәри бәйрәмнәрен алар гади көндә түгел, ә елның көн озынлыгы буенча иң кыска көнендә билгеләп үтәләр. Әлеге тармакта эшләүчеләрнең хезмәте аеруча хөрмәт һәм рәхмәткә лаек. Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык – болар барысы да үз эшенең осталары гына башкарырдай хезмәт авырлыклары.

Кышкы буранлы көннәрдә авылда ут бетсә, шәм яки лампа яндырып, аны шулай тиеш кебек итеп яшәгән балачак әле генә кебек булса да, бүген инде без утсыз яшәүне күзалдына да китерә алмыйбыз. Бөтен җирдә эш тукталып кала. Шул минутларда иң беренче булып электрчылар искә төшә, ә башка көннәрдә алар хезмәте күләгәдә кала кебек.

Бүгенге язмабыз районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче профессия ияләре турында.

Район электр челтәрендә җитәкче булып эшләгән Гыйният Кәлимуллин, Илдус Шиһабетдинов исемнәрен район халкы олы рәхмәт хисләре белән искә ала, алар эшләгән чорда башкарылган хезмәт бүгенге уңышларның нигезе булып тора. Алардан соң җитәкче булып озак еллар Әнвәр Бахтиозин эшләде, ул лаеклы ялга киткәннән соң бу тармак белән Руслан Бахтиозин җитәкчелек итә башлады. Руслан Әнвәровичның хезмәт юлы 18 ел элек Балтач электр элемтәсендә электромонтер булып эшләүдән башланып китә, аннан инженер хезмәтен башкара, соңгы 9 елда Арча районы электр элемтәсендә җитәкче урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә аның кул астында барлыгы 45 кеше хезмәт куя. Алар Балтач, Карадуган, Салавыч, Яңгул, Чепья, Кускем подстанцияләренә һәм алардан районыбызның төрле авылларына киткән 415 километр 10 кВ югары вольтлы линияләрне, 524 километр 0,4 кВ түбән вольтлы линияләрне һәм 376 трансформатор подстанцияләренең эшчәнлеген тәэмин итәләр. «Сетевая компания» тарафыннан 2022 елда район җирлегендә 64 миллион сумнан күбрәк күләмдә эшләр башкарылган. Кенәбаш һәм Түбән Кенә авылларында капиталь ремонт эшләре башкарылып, электр баганалары һәм чыбыклары яңартылган. Смәел, Бөрбаш Сәрдегәне һәм Бөрбаш авылларында реконструкция эшләнеп, заманча технология белән трансформатор һәм электр челтәрләре алышынган.

Район электр элемтәсенә райондашларыбыз үзләрен борчыган сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, ут уйный яки аның көчәнеше җитми һәм башка күп кенә зарларын җиткерәләр. Кышын чыбыкларга кар төшү буенча да шалтыратулар күп килә икән. – Аларның һәрберсенә анализ ясалып, нәрсә эшләп буласы хәл ителә. Кайсыбер авылларда, мәсәлән, озын урам буенча бер үк линия өскә дә менә, аска да төшә, ул да электр сыйфатына йогынты ясый, – ди баш инженер Айдар Сабирҗанов. – Быел без Балтач, Кили, Карадуганда өстәмә трансформаторлар куйдык, ә Иске Салавыч авылында булган трансформатор подстанциясеннән өстәмә линия чыгарып, линияләрне бүлеп эшләдек һәм авылның икенче очына өстәмә трансформатор куйдык. Болай эшләп булмаган авыллар да бар. Бу трансформатор якында булмау яки башка төр факторлар белән дә бәйле булырга мөмкин. Андый очракта инде без өстәмә трансформатор кую вариантын инвестицион программаларга кертәбез.

Район электр элемтәсе челтәренең халыкка мөрәҗәгате дә бар! – Янгыннарның сәбәпләрен карасак, аларның күпчелеге өй эчендәге электр чыбыкларыннан чыга. Моның сәбәпләре төрле, ялганышта берәр нинди контакт начар булганлыктан нагрузка арта да, контакт кыза һәм янгын килеп чыга. Өйдәге чыбыкларны үз белдекләре белән эшләп куючылар да бар, бу бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Шулай ук чыбыклар астына агачлар, салам, печән өелгән булырга тиеш түгел. Электр линияләренә зыян китерә торган агачларны без кисәргә мәҗбүрбез, каршы килүчеләр дә бар, ләкин аларның зур куркыныч тудырганын онытмасак иде, – ди Айдар Сабирҗанов.

Әлеге тармак эше өзлексез башкарыла, көнен-төнен туктап тормый. Кайчак хезмәткәрләргә тәүлекнең нинди вакыты икәненә дә карап тормый эшләргә туры килә. Биредә унике кешедән торган оператив күчмә бригада эшли. Әлеге  җаваплы бүлекнең җитәкчесе – Данияр Таҗиев. Район электр элемтәсендә тарату челтәрләрен эксплуатацияләү бригадасы да бар, аның белән мастерлар Алмаз Фатыйхов һәм Азат Фәйзрахманов җитәкчелек итә. Ноябрь ахырында яуган яңгыр сәбәпле Чүпрәле һәм Лаеш районнарында электр чыбыклары бозланып өзелгәч, Балтач энергетиклары шул районнардагы коллегаларына электр линияләрен торгызуда да зур ярдәм күрсәттеләр.

Иң авыр дигән аерым ел фасылы бармы сезнең өчен дип кызыксынам. – Энергетикада һәрбер ел фасылында үз куркынычлыгы бар. Җиле дә, давылы да җәй көне дә, кыш көне дә, язын да, көзен дә булырга мөмкин. Кыш көне хезмәтләрне башкару уңайсызрак, чөнки сәбәбен эзләп табарга кирәк, кайчак басуларга да керергә туры килә, шул катлауландыра да. Нагрузка да кышын күбрәк. Бозлы яңгырлар да электр чыбыкларына зур зыян китерә, – ди Айдар Сабирҗанов.

Энергетикларның хезмәте дөрестән дә җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрен һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки аларның эштәге кечкенә генә хаталары да зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа да бирегә махсус белеме булган кешеләр генә эшкә кабул ителәләр һәм нинди вазыйфага алынуларына карап, бер айдан өч айга кадәр тагын өстәмә уку үтәләр.

Һөнәри бәйрәмнәрен Балтач электр челтәре хезмәткәрләре коллективы кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итеп, яхшы күрсәткечләр белән каршылыйлар. Эшләгән эшләре, сөйләр уңышлары да күп аларның. Ветераннарга да хөрмәт зур биредә.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Руслан Бахтиозин ветераннарга һәм район электр элемтәсе челтәрендә бүгенге көндә тырышып хезмәт куючыларга котлау сүзләрен җиткерде:

– Һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Һәрбер хезмәткәребезнең һөнәри осталык белән һәрчак куркынычсызлык таләпләрен үтәп эшләүләрен телим. Чөнки безнең өчен һәрбер хезмәткәребезнең сәламәтлеге бик мөһим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә тигезлеге, озын гомер телим. Шулай ук якынлашып килүче Яңа еллар белән дә һәрбер райондашыбызны котлыйм. 2023 ел һәрберебезнең гаиләсенә бәхет-шатлыклар гына алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энергетиклар көне