Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якын кешеңне ничек бәхетле итәргә?

Ул үзен бәхетле тойсын өчен биш җөмләне ешрак кабатларга кирәк, дип билгели психологлар.

“Янымда нәкъ син булганга мин бәхетлемен”. Мондый җөмләне ишеткән кеше сезнең аның белән тормыш юлын бергә үтәргә әзер икәнегезне аңлаячак. Бер-берсенә мондый сүзләр әйткән кешеләрдә мәхәббәткә ышаныч арта.

“Миңа синең белән тыныч, рәхәт, уңайлы”. Сөйгәнегез сезнең ниндидер борчылу-күңелсезлекләрегезне уртаклашканда шундый сүзләр әйтегез. Авыр вакытта аның сезнең янда булуы һәм мәсьәләне бергәләп итүегез —бәялщп бетергесез.

“Мин сине яратам!” Хисләреңне белдерергә онытмаска кирәк. Ләкин бу сүзләрне чынлап та чагу эмоцияләр кичергән вакытта әйтү мөһим. Кабатларга кирәкле дип тапкан көндәлек сүзләргә әйләндерсәгез, алар көчен югалта.

“Минем өчен эшләгән эшләрең, хәстәрлегең өчен рәхмәт сиңа!” Сөйгәнегез сезнең хакка барган җитди адымнарны шулай тиеш кебек кабул итмәгез, аларны бәяләгез. Сезгә шатлык, ял, күңелле мизгелләр бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерегез.

“Миңа әле бик күңелсез (кыен)”. Күңелегезне борчыган нәрсәләр турында әйтергә, халәтегезне белдерергә, ярдәм сорарга курыкмагыз. Ихласлык кешеләрне якынайта.

Хисләрне сүзсез дә белдерергә мөмкин. Моның өчен ошаткан кешегезнең күзләренә гадәттәгедән озаграк карагыз. Аралашканда бер-берсенең күзләренә озаграк карап торган кешеләр арасында сөю яисә ныклы дуслык булуы бәхәссез, дип ышандыра психологлар.

Автор:Ләйсән Якупова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр