Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәү тәме: хөрмәтле җитәкчебез хакында

Хужалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан терлекчеләр, механизаторларны да онытмыйлар. Өлкәннәр көне уңаеннан һәр ел саен күчтәнәч тутырылган пакетлар өйләренә илтеп бирелә.

Авыл үсә, көннән көн матурлана, төзекләнә. Шушы авылны яшәртү өчен аягында ныклап басып тору өчен «Борнак» җәмгыяте директоры Рәфкать Нәкыйп улының өлеше зур. Ул хуҗалыкны җитәкли башлаганнан бирле авылда бик күп төзелеш эшләре башкарылды.

Терлек тораклары ремонтланды һәм яңартылды, яңа терлек тораклары салынды. Авылның ашханәсе заманча итеп төзекләндерелде. Амбар хуҗалыгында бик күп яңарту эшләре алып барылды. Зират коймасын ремонтлауга да хуҗалык үзеңнән зур өлеш кертте. Машина-трактор паркы яңартылды.

Хужалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан терлекчеләр, механизаторларны да онытмыйлар. Өлкәннәр көне уңаеннан һәр ел саен күчтәнәч тутырылган пакетлар өйләренә илтеп бирелә. Изге Рамазан аенда өлкәннәрне чакырып хуҗалык ашханәсендә үз исеменнән ифтар мәҗлесе үткәрә. Хуҗалыкта һәр елны корбан чалына һәм корбан ашы үткәрелә. Хуҗалык җитәкчесенә өлкәннар рәхмәт укыйлар.

 «Хезмәт» гәҗите битендә безнең терлекче, механизаторларны бик еш мактап язалар. Чөнки аларның хезмәте мактауга лаек. Басуларда игеннәр гөрләп үсә.Терлекләргә мул итеп азык запасы әзерләнә. Бу хезмәтләрне оештыручы Рәфкать Нәкыйп улы һам аның кул астында эшләүчеләрнең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Авылда яшәүче һәркем хуҗалыкның яңа үрләр яулавына сөенеп яши.

Рәфкать Нәкыйп улы тормыш иптәше Эльвира белән 3 ул үстереп, хәзер оныкларына сөенеп яшиләр. Яшәүнең тәмен, ямен белеп матур гомер кичерәләр.

Лилия Хәбибуллина,

Борнак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев