Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Яшел фуражкалы дусларга» (видео)

Укучыбыздан котлау килеп иреште.

Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Чик буе гаскәрләре көне яки Чик сакчылары көне Россия президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында» билгеләнгән.

Чик сагында торучыларны, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, гаиләрегезгә иминлек, муллык, бәхет телибез. Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын, безнең чикләрне дошман үтеп кермәсен!

Бәйрәм уңаеннан, үз вакытында чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән, Нурулла  Дәүләтшиннан җырлы котлау кабул итеп алыгыз!

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау чик