Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яугирләрнең даны — һәйкәлләрдә! (фото)

1992 елда ачылган элекке һәйкәлебез дә бик мәгърур, матур иде. Шулай да еллар үзенекен итә, ул да таушалды.

Мәдәният йорты территориясенең алгы ягында яңа һәйкәл өр-яңадан төзелеп сафка басты. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелде.

Безнең авыл халкы өчен һәйкәл һәрвакыт үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы, тарихны барлаучы урын булып торды.

Бөек Ватан сугышында катнашып, чит җирләрдә башын салган, хәбәрсез югалган солдатлар, тыныч тормышта һәлак булган фронтовик авылдашларыбызның исемнәре язылган һәйкәл сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган авылдашлар, әтисез үскән, балачак еллары булмаган сугыш чоры балалары өчен аеруча да кадерле монумент.

1992 елда ачылган элекке һәйкәлебез дә бик мәгърур, матур иде. Шулай да еллар үзенекен итә, ул да таушалды. Яңа мәктәп-бакча салганда, һәйкәлне дә өр-яңадан төзү беренче планга чыгып басты, чөнки баштагы монумент мәктәп территориясендә урнашкан иде.

Рузалия Тимербаева,

Алан  авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев