Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле Биктәш килене

Беренче ярдәмне дөрес күрсәтеп, ул сәламәтләнергә ярдәм иткән кешеләр шактый аның практикасында.

Биктәштә эшләгән ул елларның һәр сәгате, һәр көне әле дә исендә дисәң дә арттыру булмас, чөнки Кәүсәрия апа булган бөтен хәлләрне, вакыйгаларны елы, датасы белән төгәл хәтерли (әле алай гынамы, 1981-2014 елларда туган бөтен баланың туган көнен, елын белә).

Заманында: «Хастаханәгә якынрак урынга кияүгә чыксам ярар иде», – дип тели ул. Теләрсең дә! Район үзәгеннән 35 чакрым ераклыктагы авыллардан өч ел район үзәк хастаханәсенә авырулар, «менә бәбилим-менә бәбилим» дип торган авырлы хатыннар ташысаң.... Әле бит ул эшли торган биш (!) авыл арасы да якын түгел, Бакча дигәне, мәсәлән, 6 чакрымда, эштән соң туган авылы Каенсарга өч чакрым тәпиләргә кирәк. Юллары да начар, телефон, машина заманы да түгел. Тәҗрибәсе дә юк. Кичә медучилище тәмамлап кайткан 19-20  яшьлек бала. Янында киңәш сорардай кеше дә юк. Аннан алда эшләгәне декрет ялына киткән. Пенсиядәге Габидә исемле апаны чакырып, өч ай тирәсе өйрәтү үткәрәләр дә, шушы кадәр зур биләмәне шушы кечкенә генә, ябык кына кыз бала иңнәренә тапшыралар. Өч ел эшләгәндә күргәннәрен бүген ул кызык итеп кенә искә ала. Ул чакта, бәлки курка да белмәгәнмендер, ди. Юкса, кыен хәлләрдә күп кала.

Теләге кабул була кызның: район үзәгеннән 15-16 чакрымда гына булган Биктәш авылына килен булып төшә ул. Тик... биредә эшләгән чорда да җиңел булмый, билгеле. Авылда телефон бер генә: ферма өендә. Анысы авылның теге очында. Кәүсәрия апаның өе дә, эш урыны да бу башта. Шул араны көненә әллә ничәшәр урарга туры килә. Төнгә исә колхоз идарәсе бер дежур машина билгели, әмма барыбер машинаны да үзләренә табасы, шоферны да үзләренә көйлисе була. Кемнең инде эштән арып кайткач, төн уртасында торып чыгып китәсе килсен. Капкаларын бикләп ятучылар да була, койма өстеннән аз йөрелми. Аның юлы – юлмы?! Биктәш белән Яңа Салавыч арасын язын-көзен ярты метрлы канаулардан авам-түнәм дип чыгасы, кышын Яңа Салавычны өй түбәләреннән кар күмә, язын ике Салавыч арасын су өзә... Хастаханәгә бара торган юл шул авыллар аша гына...

Декрет ялында да озаклап утырырга туры килми Кәүсәрия апага. Айратта –  4, 5 ай, Айдарында  5 ай утыруга: «Өйдә ике әбиең бар, карарлар әле», – диләр дә эшкә чыгаралар. «Мин килгәндә әле әтинең әнисе дә исән иде, 2001 елда үлде, әти-әни белән дә озак еллар бик аңлашып яшәдек. Балалар караулы булды, без кайтышка ашау пешкән иде. Алар шундый булмаса, көне-төне эшли дә алмаган булыр идем, – ди ул.– Ирем Павел да  гомер буе аңлады. Әле бит агитатор булып,  Иске Салавычка җыелышларга, урып-җыю чорында кырга да йөрисе иде».

Авылларның гөрләгән чагы, клубта нинди генә чаралар үткәрелми. Ирле-хатынлы Апановлар бөтен бәйрәмдә, чарада уртада...

– Санитарка Клава апа Иванова белән бик озак еллар бергә, килешеп, аңлашып эшләдек. Кайчан әйтсәм дә сүземне тыңлаган Валентин Терентьев, әнинең бертуган энесе Иван абый мәрхүмнәргә, КамАЗ шоферы Борис Ивановларга гомерем буе рәхмәтле булдым...

Беренче ярдәмне дөрес күрсәтеп, ул сәламәтләнергә ярдәм иткән кешеләр шактый аның практикасында. Шуңа да исеме һәрчак мактаулылар арасында булды. Әле ул елларда күрше Яңа Салавычта да медпункт юк, авылның түбән очы бөтенесе Биктәшкә йөри, авырып-сырхап китсәләр, аны чакыралар... Бөтенесенә ничек өлгергән дип аптырамас җирдән аптырарсың. Ул исә бу эшләрне шулкадәр яратып, ихлас башкара иде, аның йөзеннән беркайчан нур, сөйкемле елмаю китмәде. Дару-уколларның гына түгел, әнә шуларның да шифасы тими калмагандыр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килен шәхесләр Биктәш авылы