Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле эшләрнең чиге юк: һәр ярдәмне туплауда райондашларыбыз булыша (фото)

Төркемне хәрби операция башланган чорда ук Балтач егете Айдар Хисмәтуллин оештырып җибәрде.

Балтач районында өлешчә мобилизация чараларында катнашучыларга ярдәм буларак кирәк-яраклар җыю дәвам итә.

Мобилизацияләнгән егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә җирле халыкның һәм Балтач волонтёрларының хезмәте, теләктәшлеге бик зур, нәтиҗәсе дә күз алдына.

Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтачтагы тагын бер гуманитар ярдәм җыю пунктында ПОМОЩЬ СВО#своих не бросаем төркемен әйдәп баручы егетләр-кызлар белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләште.

Әлеге төркемне хәрби операция башланган чорда ук Балтач егете Айдар Хисмәтуллин оештырып җибәрде. Айдар бүген дә гуманитар ярдәмне сугышчы егетләрнең гозерләрен тыңлап туплый. Орашу барышында эшләгән эшләрен анализланып, чираттагы ярдәмне туплау хакында фикер алышынды. Район башлыгы тимер мичләр, шәмнәр, розжиг, коры душ ясау цехында булды. Егетләр барлык җайланмаларны үзләре эшләгәннәр, эш барышы белән таныштырдылар, чималларын юнәтү юллары хакында сөйләделәр.

Игелекле эшләрнең чиге юк. Быел әлеге төркем үзләре генә сугышчыларыбызга 15 тапкыр 36 газель өстәмә прицеплар белән гуманитар ярдәм, халкыбыз тырышлыгы белән үрелгән 100 маскировкалау сеткалары илткәннәр. Һәр ярдәмне туплауда райондашларыбызның олы йөрәкле булуы ярдәм итте диләр волонтерлар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев