Ике тел белү генә көлке
– Телләрне, мәдәниятне саклау тәҗрибәсен бөтен дөнья бездән өйрәнергә тиеш.
– Телләрне, мәдәниятне саклау тәҗрибәсен бөтен дөнья бездән өйрәнергә тиеш. Татарстан, Башкорстан, Чуашстанда бер тел белән генә чикләнү юк. Бездә башка телләрне кайгырту көчле, – дип белдерде Мәскәүдән килгән Евгений Кузьмин КФУда узган телләр саммитында. Бу сүзне татар теле укытучыларына әйтсә икән ул! Аларның киләчәген хәтта министр да фаразлый алмый.
ЮНЕСКОның “Мәгълүмат барысына да” хөкүмәтара программасының Россиядәге комитетын җитәкләүче белгеч XXI гасыр ахырына дөньядагы теләрнең 90 проценты юкка чыгарга мөмкин дигән саннар да китерде. “Күп кенә эре телләрнең дәүләтчелеге юк. Шуңа күрә алар үзләреннән эрерәк булган халыкның теле басымы астында кала. Шул исәптән, илдә икенче урында торган татар теле дә рус теле йогынтысына бирешә”, – дип сөйләде Кузьмин. Дөньяда эре халыкларның, шул исәптән, итальян, испан, француз, португал телләре глобальләшү шартларында инглиз теле күләгәсендә кала. Бизнес, сәясәт, мәгариф, фән өлкәсендә бар да инглизчә аралашырга тырыша. Күп кенә Европа, Азия илләрендә, Россиядә урта белем инглиз теленә күчә бара. Вьетнамда Голландия университеты ачып, инглизчә укыталар. Италиядә дә әлеге телгә мөкиббән киткәннәр. Болар да шундый хәл булганда, азсанлы халыкларның телләре нишләсен? Моннан җиде ел элек Камчатка белән Чукотка арасында яшәгән киряк халкы алты кешегә генә калган. Алар коряклар һәм чукчалар белән буталып, юкка чыккан. Африка илләрендә дәүләт теле булып та тормышта кулланылмый торганнары аз түгел. “Тел мәгариф өлкәсендә кулланылмый икән, бу инде юкка чыгу куркынычы яный дигән сүз. Әгәр китап укуга игътибар бирмәсәк, телләрне укыту, саклау турында сөйләшүдән генә файда булмаячак. Сөйләм телендә бик аз сүз кулланыла. Язмаларда сүз байлыгы 100 тапкырга күбрәк. Аз санлы халыкларның телләрен саклауга аның тирәсендә яшәгән эрерәк халыкларның кайгыртуы да кирәк”, – диде Евгений Кузьмин.
Финляндиядә ике телле әти-әниләрнең белемен күтәрүгә зур игътибар бирелә икән. Хельсинки шәһәреннән килгән галимә Екатерина Протасова мәктәпләр белән гаиләләрнең тыгыз элемтәдә булуын әйтә. Быелдан башлап, әти-әниләргә бакчага, мәктәпкә килеп, төрле темалар тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылган. “Әгәр гаиләдә ике телне дә бирү мөмкинлеге бар икән, моны кулдан ычкындырмаска кирәк. Күп телләрне белгәннәр тормыштагы үзгәрешләргә тизрәк яраклаша. Бүген ике телне генә белү хәтта көлке дә, күпләр 3-4 телдә аралаша. Мин дә татар телен өйрәнгән булсам, әбиемне яхшырак аңлаган булыр идем”, – ди галимә.
Нигә кирәк ул татар теле? Бездә исә мондый сүзне үз татарымыз арасында да әйтүчеләр җитәрлек. Казан мәктәпләрендә директорга кереп, татар теле сәгатьләре саны күп, аны математика, рус теленә бирегез, диючеләр дә булды. “Шуның аркасында бала башка фәннәрдән надан кала”, – ди әнә баласы Казан мәктәпләренең берсендә белем алучы Хәлимә ханым Сабирова. Үзебезнекеләр шулай дигәндә, башкаларда нинди теләк булсын?
КФУ узган саммитта чит ил университетларында татар дәресе укытылуына сөенгән арада бүген Татарстан мәктәпләрендә Тукай теленең киләчәге кыл өстендә. “Әлегә барысы да элеккегечә. Методик берләшмәдә икенче чиректә рус теле сәгатьләре артачак, диделәр. Укытучылар бик борчыла. Инде эш эзли башлаучылар да бар. Кайберләре башка фәнгә алынырга җыена. Минем, мәсәлән, рус телен дә укыта алам. Эш табу кыен булмас, анысы. Ләкин эшсез калучылар арасында ипотека түләүчеләр, балаларын ирсез үстерүче хатынннар да бар бит. Таякның авыр башы директор, урынбасарларына төште. Янәсе, алар рус теле сәгатьләрен татарчага биргәннәр”, – ди Казанның рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зиннәтуллина.
Мәктәпләрдә татар теле ихтиярига каламы, укытучылар эштән китәме? Бүген күпләр шул сорауга җавап көтә. “Әлеге вакытта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Рособрнадзор вәкилләре мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуны тикшерә. Бу эш 25 октябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәне шуннан соң гына җиткереп булачак”, – дип белдерде Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов газетабыз хәбәрчесенә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 157, 21.10.2017/)
Фидания Сабирова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев