Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике улын махсус хәрби операциягә озаткан ана: Ничек инде борчылмыйсың! Ана бит мин!

Мәгъфирә апа баласын көткән һәр әнигә сабырлык тели. Гомерләре бетмәсен, дип кабатлый.

Балтачта гомер итүче Мәгъфирә апа Әсхәдуллина ике улын махсус хәрби операциягә озата. Алар ире белән бер кыз, өч малайга гомер бирәләр. Малайларның да ниндиләре бит: өчесе дә игезәкләр! Заманына күрә авыр чаклар бит әле. Киендерәм дисәң, кием юк, ашау-эчү дә бүгенге кебек иркен түгел. Әмма ул бер дә зарланмый, дүрт баласын да берүзе аякка бастыра.

— Кыз баланың язмышы шул инде аның. Монда килеп эләгүемне сизми дә калдым. Әмма бик рәхәт яшәдем һәм яшим. Авылдашларым да, райондашларым да — терәк. Үземнекеләр дә ташламый. Сыйныфташларым да Арчадан кадәр килеп хәлемне белешеп тора, — ди 66 яшьлек Мәгъфирә апа.

Өч улының икесе махсус хәрби операциягә чакырылган.

— Өч улым да бергә армиядә хезмәт иттеләр. Өлешчә мобилизация башлангач, Балтачта яшәүче ике улыма шундук повестка килде. Илнар белән Ленар беренче көннән үк шунда. Динар да китәргә җыенган иде. Әмма аны чакырмадылар, — ди Мәгъфирә апа. — Ул чаклардагы хәлләремне белсәгез! Сыгылдым да төштем. Бик борчылдым. Күз алдымнан улларымның кечкенә чагы узды. Шунда җибәрер өчен үстердемме сезне, дип, еламаган көнем булмады. Улларымның нык булуы мине көчле итте.

Ана өчен иң авыры — улларының алгы сызыкта булган көннәре. 20шәр көн бернинди хәбәрләре булмый бәгырь җимешләреннән. Ананың укымаган догасы калмый. «Балаларымны югалттым», — дип елаган чаклары күп була...

— Илнарым бик каты яраланды. Анда да үлеп терелдем инде. Исән калуына сөендем. Әмма күпме сәламәтлеген югалтты. Улларымның гаиләләре бар. Илнарымның — ике баласы, Ленарымның сабыена 2 генә яшь әле, — ди Мәгъфирә апа. — Алар үзләре гел: «Әни, кайгырма!» — дип кенә тордылар. Ничек инде борчылмыйсың! Ана бит мин! Сабыйларымны ялгызым аякка бастырган кеше бит мин. Алар дүртесе дә миңа бик газиз.

Мәгъфирә апа баласын көткән һәр әнигә сабырлык тели. Гомерләре бетмәсен, дип кабатлый.

— Бәйрәмнәрдә чәчәкләр дә, бүләкләр дә көтмибез. Газиз балаларыбыз исән булса, шул җитә безгә. Кайчакта өч-дүрт көнгә бер тапкыр улым: «Әни, бар да яхшы», — дигән хәбәр сала. Шул сүзләр канатлар куя инде! Көннәрем яктырып китә, ризыклар тәмләнә, яшисе килә башлый, — ди ул. — Күпме әниләрнең балалары бүген ил сагында. Мондагылар тыныч тормышта яшәсен, сабыйлар бәхетле булсын, ди алар. Ничек инде горурланмыйм ди?! Ана өчен баласының илне саклавы — зур горурлык! Инде алдагы көннәремдә дә балаларымның игелеген күреп, аларның бәхетенә сөенеп яшәсәм иде, дим.

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Мәгъфирә апа өч игезәк