Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Икмәк фронты батыры» яки «авылның хәрәкәттәге энциклопедиясе»

Моннан 50 ел элек Сосна авылында Сельхозтехниканың алдынгы шоферы Гатауллин Рамазан һәм Правда колхозы хисапчысы Сәләхова Фәридә уртак гаилә коралар

24 ел кайнана һәм кайната белән торып, 2 кыз үстерәләр. Кызлары районыбыз балалар бакчаларында тәрбияче булып эшлиләр. Матур гаиләләр корып, 4 онык үстерделәр. Ялгыз калган ерак туганнары тумыштан инвалид Камилә апаны өйләренә алып кайтып, 14 ел карап, соңгы юлга озаталар.

Рамазан абый Сосна сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач колхозда хезмәт куя. Үрнәктәге механизаторлар әзерләү училищесында укып тракторчы-машинист, шофер һөнәрләрен үзләштерә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, 1970 елда Сельхозтехника оешмасына эшкә керә. Җитәкчеләре, иптәшләре арасында зур абруйга ия була. Күп тапкырлар ТАССР Министрлар Советы грамоталарына лаек була. «Икмәк фронты батыры», берничә тапкыр «Районның алдынгы шоферы» исемнәре белән район Почет китабына кертелә. «Коммунистик хезмәт ударнигы», Хезмәт ветераны исемнәре ала. Хәзер дә хезмәттәшләре яратып искә алалар үзен, очрашуларга чакыралар.

Фәридә апа лаеклы ялга чыкканчы колхозда хисапчы булып эшли. Аңа өстәп бик күп өстәмә эшләр башкаралар. Комсомол, профсоюз оешмаларында членлык взнослары җыйный, Агитатор, сайлау комиссияләрендэ эшли.. Колхозлар оешуга 70 еллыкка авыл, колхоз тарихларын барлык нечкәлекләре белән туплый. Тупланган материал күп чараларда зур ярдәмлек булды. Актив булды Фәридә апа. Ә Рамазан абый аңа ярдәмче булды. Хәзерге көнгә кадәр эзләнеп бүгенге көндә нәсел җепләре өзелеп югалган авылдашларына туганнарын табышырга ярдәм итә. Сосна авылының аяклы тарихы. Авылдашларын, гомумән, кешеләрне ярата. Авыл җирлегендә хатын-кызлар советы һәм Ак калфак җитәкчесе буларак хатын-кызлар белән, китапханә, клуб хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Сугыш һәм тыл ветераннарын барлап төгәл саннар булдыруга күп көч куя. Бүгенге көндә дә авыл тарихына мәгълүматлар туплау өстендә эшли.
Гомумән «авылның хәрәкәттәге энциклопедиясе» диләр авылдашлары хөрмәт белән аның хакында. Бу гаилә бик тату, күпләргә үрнәк, күпләрнең киңәшчесе, туганнарының, дусларының беренче ярдәмчеләре булдылар.

Чыганак: https://www.instagram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев