Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам Гайнетдинов: “Мөмкинлекләре чикле булып та чиксез мөмкинлеккә ия алар” (+фоторепортаж)

Әлеге тирән мәгънәгә ия сүзләрне район район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов ел да инвалидлар белән очрашу чарасында әйтмичә калмый.

Быел да, бер әйтүгә үк күңелләре булып, район мәдәният үзәгенә җыелдылар алар. Сабыр йөрәкле хөрмәтле иптәшләр хөрмәтенә матур эчтәлекле концерт әзерләнгән иде. Һәрбер номер белән беррәттән "Балкыш" ансамленең дә чыгышларын яратып карадылар, көчле алкышларга күмделәр. "Дуслар җыелган җирдә" исемле әлеге чара шагыйрә Чулпан Габделганиеваның шигырьләре белән башланып китте. "Өметем шәме пыскып янганда" дигән үзәк өзгеч шигъри юллар күңелләргә үтеп кереп, чара дәвамы буенча күңелдән китмәде. Кунакларга кече залда кайнар чәй белән өчпочмак та тәкъдим ителде, моның өчен социаль яклау бүлеге иганәчелек ярдәме күрсәткән Тимирязев исемендәге, "Яңа тормыш", "Татарстан" җәмгыятьләренә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250