Илгә Җиңү кирәк
Быел, 6 февральдә, Айдар Зәкиев кыюланып хәрби контрактка кул куя. Шулай итеп, 55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте.
Айдар Зәкиев Салавыч авылы егете, гаиләле, Гөлшат ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр, нәни оныклары бар. 2019 елда хәләле белән бергәләшеп 50 яшьлек юбилейларын зурлап, кунаклар җыеп уздырдылар. Аларның туган көннәре икесенеке бер айда — 9 октябрьдә Гөлшат ханымныкы, 27 октябрьдә Айдар Зәкиевныкы. Ә инде быел, 6 февральдә, Айдар Зәкиев кыюланып хәрби контрактка кул куя. Шулай итеп, 55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте.
— Ике ел җыенды инде ул китәргә, — ди Гөлшат ханым. — Барырга исәбе башта ук булды. Чөнки телевизордан сәяси вакыйгаларны даими карап, илнең хәрби хәле белән гел кызыксынып торды. Укыган китаплары да бит аның сугыш темасына багышланган. Әнә, ахырдан укыган китабы һаман да өстәлдә тора — Виктор Поповның «Один выстрел во время войны» дип атала ул. Андагы геройлар фронт сызыгының бирге ягында — тылда торып, фашизмны җиңүгә бар көчләрен сарыф итүчеләр булса да, ирем бүтәнчә уйлады, андый кеше райондашлары анда булганда монда тыныч кына ята аламы соң?! Барам булгач, барам, диде. Туганнарына да әйтми китү иде әле исәбе, юлыма-уема аркылы төшмәсеннәр, дип. Зинһар, әйтә күр, андый эшне туганнарсыз гына хәл итмиләр, дидем. Тыңлады үзе, барысына китәсен әйтте — «акча өчен түгел, идея өчен барам», диде. Дөрес әйтте инде, безгә акчасы кирәкми, тормышыбыз бөтен, Аллага шөкер, балалар урнашкан, кредитларыбыз, бурычларыбыз юк. Балалар да, мин дә горурланабыз аның шундый патриот булуы белән. Оныкларны әйтеп тә торасы юк инде, безнең бабайка, дип өзелеп торалар.
Айдар Зәкиевның улы Булат белән кызы Айгөл гаиләләре белән Казанда яшиләр, әниләре янына еш кайталар. Ике онык — Ясминә белән Әмирхан әбиләренең олы куанычы, бабалары да гел сораштырып тора үзләрен. Бабалары тыныч урынга туры килгәндә видеоэлемтә аша сөйләшәләр.
— Оныкларга бабагыз еракка эшкә китте, — дидек. — Бигрәк сабый бит әле алар, үзе дә шулай дияргә кушты. Кунак-мазар килсә дип тәм-томны йокы бүлмәсендәге шкафка җыеп куя торган гадәтем бар, Ясминә оныгым шуны тапкан да, конфетларын күтәреп чыккан, каян алдың, дим, «бабайкина спальнядан» ди, «бабай кайткан да, шунда вкусняшкалар калдырып киткән», ди. Күңелле булып китте. Ясминәсе бабасын бик сагына инде, шулай дигәч, абыйсы Әмирхан «кая кайтсын инде, еракта бит ул», ди, «менә кичләрен кайта да, шулай калдырып китә», дип мин әйткәч, ышана тагын, тынычланып йөреп китә. «Бабай безгә курчак балән чаңгы алып кайта», дип бик көтәләр инде.
Әле кайта алмый шул, бер-бер артлы өйрәнүләр, хәзерлекләр, аннан утлы ноктага керүләр. Барысы да иле, балалары, якыннары хакына. Сәламәтлеге какшап киткән әле, госпитальдә операция кичергән. Аякка басуга, кабаттан үз урынын алачак хәрби ул Айдар Зәкиев.
Казаннан киткәч тә, Екатеринбург каласында хәрби өйрәнүләре башлана. Аннан Севастополь-Алупта-Крым шәһәрләрендә сакта торалар.
Айдар Зәкиев гап-гади авыл егет, югары белемле, һөнәре буенча агроном, җир эшләренә бик хирыс кеше. Әле менә киткәндә генә дә интернет аша 18 мең сумлык агач үсентеләренә заказ биргән, «14 меңе генә кайтты аның, — ди Гөлшат ханым. — Бөтенесе дә булмады». Буш вакытында схемасын сызып җибәреп, гаиләсенә шул агачларны утыртырга куша.
— Өйдәге тормыш белән бик кызыксынып тора, — ди Гөлшат ханым. — Җиңел җиргә китмәде, аңлыйм, әмма ул сораган һәрбер үтенечен үтим, авыр эшләр кушмый бит ул миңа — бәрәңге утырттыңмы, кая, фотога төшереп җибәр әле, ди, ул китте дип сыерны да бетермәдем, асрыйм, утыз биш чеби алып-асрап -суйдырып куйдым инде. Ул да сыер нишли дип кызыксына, бибиләрне, чебиләрне төшереп җибәр, ди. Эшкә чиста-пөхтә кеше ул, егерме биш ел җәмгыятьтә агроном булып эшләде. Аның шулай кызыксынуы, кайгыртып торуы безне тынычландыра, алдагы көнгә ышаныч уята.
Гөлшат ханымның да теләге бер: илгә җиңү килсен. «Җиңдек дип Сабантуйларына кайтып керсен иде егетләр», дигән теләкләргә ул да кушыла. Әйе, илгә җиңү кирәк, Ватан өчен, шәһит киткән батырларыбыз истәлеген күңелләребездән җуймас өчен, тынычлык һәм якты киләчәк, рәхәт яшәү хакына ныклы җиңү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев