Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илгизә экзотик агачларны да безнең якта үстерергә сәләтле (+фото, видео)

Куныр авылында Гамбаров Рәфыйк хуҗалыгы чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә.

Куныр авылында Гамбаров Рәфыйк хуҗалыгы чәчәкләр патшалыгын хәтеләтә. Патшалыкның хуҗабикәсе исә Илгизә. Илгизә Куныр урта мәктәбендә эшли, шулай ук Пыжмара мәктәбендә биология фәнен укыта. Бу бакчада нинди генә чәчәкләр, куаклар, агачлар үсми! Хәйран калырлык! Үз эшен, укытучы буларак сайлаган фәнен чын күңелдән яратуының горурланырлык нәтиҗәсе инде болар."Өстәл өстендәге бокал флорариум - сад в бутылке, дип атала. Мин декоратив бакчачылык белән шөгыльләнәм, күпьеллык куаклар, үсемлекләр үстерәм, бакчамда төрле розалар үсә, гортензияләр, хризантемалар, флокслар һәм башка бик күп төрле чәчәкләр үсә. Мин экзотик агачларны да безнең якта үстереп була, дип исбатларга телим, шуңа бакчада груша, черешня, годжи дигән агачларны үстерәм, йошта, актинидия дигән куаклар да үсеп жимеш бирәләр. Куакларны, розаларны чыбыкчадан үрчетә башладым һәм уңышлы килеп чыга. Прививка белән дә шөгыльләнәм, бер агачта берничә төр җимеш үстереп булганлыгын исбатлыйсым килә", дип сөйли Илгизә. Өй эчендә дә күп төрле экзотик гөлләр үстерә икән. Әле бәйрәмнәргә кәгазь-картоннардан бик матур әйберләр дә ясый. Бу матур гаиләгә матур өйләрендә, чәчәкләр арасында бәхетле яшәсеннәр дип телибез.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгизә