Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иман нуры йөзләреңдә

Киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле мондый танышларым күп түгел минем. Нинди генә гозерең төшеп барсаң да кире бормый торган җизни ул - Камил Гарипов. Алар йортына кунакка барып кайтканнан соң гына да күңел тынычлыгы табып, тормышка булган карашыңны үзгәртеп, һәрбер адымыңа шөкерана кылып яшисең. Йортларындагы күңел тынычлыгы сиңа да...

1956 елның 20 сентябрендә Нөнәгәр авылында яшәүче Динә һәм Шамил Гариповлар гаиләсендә беренче балалары Камил дөньяга аваз сала. Ул көннәрдән бирле алты дистә ел узса да, үзләре инде 90га җитеп килсәләр дә, беренче тапкыр әти-әни булган көннәрен алар әле дә онытмыйлар. Акъәби Динә апа белән авылның аксакалы Шамил бабай бүгенге көндә төп нигездә уллары Дамир, киленнәре Зөлфия тәрбиясендә гомер итәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Динә апа 5 бала үстерү белән беррәттән авылда сөт җыя, колхоз эшендә актив катнаша. Шамил бабай исә, яшьтән ятим калып, тормышның бөтен авырлыгын үзендә кичергән. Сугыш чоры авырлыклары, тылдагы хезмәт һәммәсе дә 14-15 яшьлек балалар җилкәсенә төшә. 20 ел дәвамында авылда имам вазыйфасын башкара ул. Улы Камилнең һәм оныкларының дингә тартылуында Шамил бабайның да йогынтысы зурдан булгандыр.

Камил җизни яшьтән үк бакча эшләре белән кызыксынучан булып үсә. Әтисенең бертуган энесе Нотфулла абый булачак һөнәрен сайлауда, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә аңа.

Нөнәгәр сигезеллык мәктәбен тәмамлагач, юбилярыбыз Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. - Ул вакытта институтка бик сирәк китәләр иде. Без сыйныфтан 12 кеше ул елны шушы техникумга укырга кердек. Чөнки Чавал белән Нөнәгәр арасы 15 чакрым гына. Техникумны тәмамлагач, юллама буенча Киров өлкәсе Уржум районының «Ленинский путь» колхозында агроном булып эшләдем. 1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмә итеп, аннан кайткач, ике елга якын туган колхозымда икътисадчы ярдәмчесе булып эшләдем, - дип искә ала ул елларны Камил җизни.

1980 елның февралендә «Алга» колхозына баш икътисадчы итеп билгеләнә, өч елын шул ук колхозда баш бухгалтер булып эшли. 1984 елда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисадчы-оештыручы белгечлеге буенча югары белем ала. Тормышының иң матур, сөенечле, истәлекле вакытлары да Шубан авылы белән бәйле...

Әти-әниләре тумышы белән Балтач районыннан булган, тик Мари Иленең чәчәк аткан елларында шунда китеп төпләнгән Фәймә һәм Равил Вилдановларның гаиләсендә дөньяга аваз салган Факия апа кечкенәдән тырыш һәм пөхтә булып үсә. Дүрт бала яшьләй әтисез калу ачысын да татый, тик әниләренә һәрчак терәк булырга омтылу бик тиз тормышның ачысын да, авырлыгын да күтәрергә мәҗбүр итә. 18 яше тулып киткәч әнисенең туган авылы Нөнәгәргә, яраткан Камиленең төп нигезенә килен булып төшә ул. Тормыш корып яши башлагач, «Алга» колхозы салып биргән кечкенә генә өйдә яши башлыйлар. Басу уртасында пычкы чүбе белән җылытылган 6х7 щитовой өй. Газ кермәгән, суны колонкадан ярты чакрымнан ташыйсы. Берсе артыннан берсе өч малайлары туа. Болар барысы да Факия апа җилкәсенә төшә.

30 яшендә яшь белгечне райкомга эшкә алалар. Тормыш юлының алты елын хәзерге вакытта ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә узарга туры килә аңа. - Башта колхозда, аннан райком аппаратында бергә эшләдек. Марат Готыф улыннан күп әйберләргә өйрәндем. Бигрәк тә кешеләргә һәм үзеңә карата таләпчәнлек, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү сыйфатлары хас иде аңа. Әле дә хәтердә һәркем үзенең чумаданын үзе күтәрергә тиеш дип әйтә иде ул, - дип сагынып искә ала Камил җизни Марат Готыф улы белән эшләгән елларын.

Коммунистлар партиясе таркалгач, кабат үзенең яраткан һөнәренә күчә ул. 17 елга якын районның мех әйберләр җитештерү фабрикасында, Кара-Күл ширкәтендә баш бухгалтер булып эшли. Бик авыр еллар иде. Эшчеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк, күбрәк товарлата бирелә иде. Ул чорда фабриканың директоры Фирдәүсә Фәхретдинова белән күп нәрсәләрне килешеп эшли алдык, ди Камил Шамилевич.

Соңгы ун елда ул үзенең коллективын туплап, мех әйберләр җитештерү буенча тегү цехы оештырып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады. Бүгенге көндә дә коллектив дөнья давылларына бирешмичә уңышлы гына эшләп килә. Эшчеләр эш белән тәэмин ителгән. Хезмәт хаклары вакытында бирелә. Камил җизнигә яңа эшне башлап җибәрүдә, аны алып баруда күптән түгел бакыйлыкка күчкән Фарук Ситдыйков ярдәме зур була. Субхана Тәгалә аңа изгелекләрен арттырып, гөнаһларын ярлыкап, соңгы урыннарын җәннәттә кылса иде, ди биш вакыт намазын калдырмаучы юбиляр.

Балалары өчен күңелләре тыныч Гариповларның. Олы уллары Рафил унөч елга якын Түбән Кама районының Зур Афанас авылында имам вазифасын башкара. Җәмәгате Гөлия белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Уртанчы уллары Фәнил үз яннарында эшли. Әтисенең уң кулы. Салавыч авылы кызы Гөлфинә белән матур гына тормыш корып, уртак шатлыклары - кызларын үстерәләр. Кече уллары Раил бүгенге көндә «Балтач сөт-май комбинатында» технолог булып эшли. Тормыш иптәше Әдилә белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр.

Тормышымнан канәгать, Субханә Тәгаләгә рәхмәтлемен. Тормышымда яхшы кешеләр күбрәк очрады, әйбәт-игелекле хатын туры килде, инсафлы, тәртипле балалар насыйп булды. Калган гомерләрне шөкер итеп, туганнар, күрше-күләннәр белән берлектә тату яшәргә язсын, дип теләкләрен җиткерде Камил җизни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250