Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенә 102 ел

Агымдагы елның 7 май көне җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең 102 еллык юбилее.

1919 елның 7 май көне РСФСР ның Норкомюсты «Мәҗбүри эшләр бюросы турындагы положения»не кабул итүне раслый. Шушы бюро ирекләреннән мәхрүм ителмичә җәза үтәүчеләрне күзәтә башлый. Әлеге тармак берничә мәртәбә исемен үзгәртә. Бүгенге көндә ирекләреннән мәхрүм ителмичә җәза үтәүчеләр белән җинаять җәзалары үтәү инспекциясе шөгыльләнә, ул оешма Рәсәйнең юстиция министрлыгына карый.

Балтач районында күп еллар дәверендә Татарстан Республикасының җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең филиалы эшли. Аның үз ветераннары да бар. Төрле елларда инспекция белән Равил Таҗетдинов, Фәрит Камалов, Илгиз Николаев, Людмила Петрова, Ранил Таҗетдинов, Фәнис Газизуллин, Азат Сабиров идарә итә. Бүгенге көндә инспекциядә бер кеше хезмәт куя. Инспекциянең өлкән инспектор вазифасын эчке хезмәт капитаны Динар Хәбибуллин башкара.

2021 елның 4 аена инспекциядә барлыгы 49 кеше учетта торды. Шулардан 3 кеше мәҗбүри эшкә, 7 кеше төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләр, 1 кешенең иреге чикләнгән, 7 кеше машина йөртү таныклыгын алдырган булса, 30 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгәннәр, 1 кешегә карата җинаять җәзасы үтәү баласына 14 яше тулганчы кичектерелгән. Шул ук вакытта, 2 хөкем ителүченең эше, суд биргән йөкләмәләрне үтәмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде һәм суд аларны ирекләреннән мәхрүм итте. Шулай ук 2021 елда җәмәгать тәртибен бозган өчен инспекция 3 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә һәм шулай ук 3 кешегә сынау срокларын озайтырга дип судка представленияләр кертте. Суд аларны канәгатьләндерде.

Инспекция җитәкчесе Динар Хәбибуллин: "Барлык җинаять үтәү системасында хезмәт итүче сотрудникларны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, аларга хезмәтләрендә уңышлар, үзләренә ныклы сәламәтлек теләп калам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы җинаять җинаять җәзаларын үтәү инспекциясе