Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-ат кызның ата-анасына ничек дәшәргә тиеш?

Әти-әнигә ничек дип эндәшү — гаилә мәсьәләсе. Бу тамырлары еракка барып тоташа торган гадәтләр, йолалар белән бәйле.

Кияүгә чыккач, гадәттә, кыз каената-каенанага әти-әни дип дәшә. Ә ир-ат кызның ата-анасына ничек дәшәргә тиеш? Кайбер якта әби-бабай диләр. Тик әти-әни яшь булса, болай әйтү уңайсыз кебек?
Инзилә САБИРОВА, Казан.

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Әти-әнигә ничек дип эндәшү — гаилә мәсьәләсе. Бу тамырлары еракка барып тоташа торган гадәтләр, йолалар белән бәйле. Ни өчен килен каената-каенанага әти-әни дип әйтергә тиеш? Ата-ана бер генә була, дияр кайберәүләр. Әйе, бер генә. Әмма килен каената-каенанага хөрмәт йөзеннән әти-әни дип дәшә. Бу очракта моның гөнаһы юк. Үз әниеңне кимсетүгә керми.
Ир-атка килгәндә, кызның әти-әнисенә бабай-әби дип дәшү гадәте бар. Кайсы гаиләдә ничек кабул ителгән бит. Хатын-кыз ирен әти-әни дип дәшәргә күндереп карый ала. Тик ире булдыра алмый икән, ата-ана яшь булса да, әби-бабай дип әйткәнгә үпкәләмәсен иде. Чөнки бу һич кенә дә дәрәҗәне төшерә торган сүзләр түгел, киресенчә, хөрмәт билгесен күрсәтә.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев