Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-ат ут капкан йортка үрмәләп кереп, күршесен коткарган

Урынга килгән коткаручылар утны тиз арада сүндерә.

Балык Бистәсенең Корноухово авылында кичә кичке сигезләр тирәсендә янгын була. 62 яшьлек инвалид-хатын яши торган бер катлы агач йортка ут каба. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән коткаручылар утны тиз арада сүндерә. Аннары хуҗабикә хатынны күршедә яшәүче ир-ат коткаруы ачыклана.

50 яшьлек Олег Уваров кич белән өенә кайтып барганда күршедәге йортның алдагы ике тәрәзәсеннән ялкын чыгуын күреп ала. Ул янгын сүндерүчеләрне чакыра, ә үзе ут капкан өйгә чаба. Ул өйдә 2 нче төркем инвалид хатын булуын белә.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Олег өй ишеген ачкач, кара куе төтен чыга, берни күренми. Олег куркып калмый, ул үрмәләп кереп, авыру хатынны уттан алып чыга.

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9