«Җир йөзендә иң яхшы әни — безнең Герой әниебез!»
Ике сүзнең берендә Харис абыйны телгә ала
Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева Рәсәй Федерациясе Президенты Указы нигезендә «Герой ана» исеменә лаек дип табылды.
Мәрхүм ире Харис ага белән алар ун бала: 6 ул, 4 кыз үстерделәр.
«Балалар эшләп куя»
Ил башлыгы Владимир Путин «Герой ана» исемен 2022 елда гамәлгә кертте. Ун һәм аннан күп бала тәрбияләүче аналарга карата эшләнгән, гаилә институтларының ныклыгына этәрүче, балалар тәрбияләүне алга сөрүче аналарга карата хөрмәтнең олысы бу. Әлеге исемгә лаек булучыга аерым мактау билгесе, грамота һәм берүк вакытта 1 миллион сум акчалата бүләкләү каралган.
Кариле авылында яшәүче Наилә Галиева үзе дә күп балалы гаиләдә үсә. Дөрес, дүрт балалы гаиләдә, ә менә Харис абыйлар гаиләдә 8 бала булалар: 5 кыз, 3 малай. Наилә апаның туганнарыннан абыйсы Тәбрис кенә исән-сау икән инде, калганнары бакыйлыкка күчкәннәр. Харис ага, әйткәнебезчә, үзе дә мәрхүм инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын, уен-көлкеле, җор телле, татар моңнарын өзелеп яратучы кеше иде. Үзе баянда уйнаган, Наиләсе җырлаган. Шуңа да балаларының кулыннан гармун төшми (башка уен коралларында да яратып уйныйлар), бакча яшеннән үк оста биюче, җырчы булып үстеләр, хезмәтне сөйделәр. Хезмәтне сөймичә, алар кечкенәдән үк эшләп үскән балалар шул. Туксанынчы еллар азагында Галиевлар гаиләсе турында язарга миңа да йөкләмә бирелгән иде, кич, эштән соң килдем аларга, чөнки ул чактагы баш мөхәррир шулай теләде — барысы бергә җыелган чакны туры китереп, гаиләдәге бердәмлекне, тәрбия алымнарын укучыга җиткерергә кирәк, диде. Мин өйгә килеп кергәндә олы кызлары иң кечкенә сеңлесен бакчадан алып кайткан, зурлар абзарда мал карап йөри иде. Озак тормадылар, Харис абый белән Наилә апа да фермадан эштән кайттылар, әти кеше кайтышлый ук абзардагы терлекләре янына кереп калды, Наилә апа өс-башын чишенде дә, эшнең кызган чагы димәде, яныма утырып, ипләп кенә сорауларыма җавап бирде. Эшли башлавыма 2-3 кенә ел, балачаганың да чагасымын, тик Наилә апа хөрмәт белән кабул итеп, әле тормышның ни икәнлеген дә аңламаган, кыскасы, йомырка эчендәге чебеш халәтендәге кечкенә кызчык белән хәйран озак кына әңгәмә корып утырды. Шул көннән башлап әлеге ханымга ихтирамым чиксез минем, ул язма 1999 елның 95 санында дөнья күрде (язманы сайтка (baltaci. ru) куябыз, кызыксынган кеше кереп укый ала). Эшегез кала инде дигәнгә шулчак Наилә апа, аш пешкән, су керткән, өйләр чиста, маллар каралган, ашап, дәресләрен генә карыйсы калды, — балалар эшләп куя бөтен эшне дә, дигән иде. Зурлар йорт тирәсендәге эшләрне бетереп өйгә кергәнче, өйдәгеләр кечкенәләрнең дәресләрен хәзерләтеп куйган иде дип хәтерлим, мин киттем, алар өстәл тирәли тезелешеп утырып ашап калдылар, мине дә дәштеләр, тик кышкы караңгы кич иде инде, кайтырга ашыктым.
Хәзер карыйм, — шулчакта әле генә бакчадан кайтып төшкән, кызыл чәчәкле күлмәк кигән, чем кара чәчле матур төпчек кыз да инде үсеп беткән. Хәтерлим әле, кечкенәләре сүз тыңларга теләми кыбырсып куйса, әтиләре Харис абый бармакларын Шүрәленекедәй суза да, борын тирәсенә китереп, «оти-оти» дип уйната-уйната, сөзеп карап балаларга таба килә иде. Нормадагы күршебез Зөлхәбирә әбинең улы ул Харис ага, әнисенә хәл белергә килгәч, ата-анасын санламаган күрше малайларына да шулай иткәли иде, ормый-сукмый, орышмый гына тәрбия алымын куллану дип кабул итә идем мин ул уйнаклап торган бармакларны.
Кыз сыер сава, егет сөт ташый
Менә шул Харис ага хатынын Герой итәрлек ил-көнгә асыл уллар, уңган кызлар бүләк итеп калдырды. Наиләсе белән фермада эшләгән чакта танышалар, чибәр кыз сыерлар сава, асыл егет сөт ташый. 1974 елда, дүрт ел очрашып йөргәчтен, кавышалар. Бер елдан кызлары Гөлназ туа. 1977 елда Рәмзияләре аваз бирә. Аннан һәр ике елдан соң солтан гаиләсендәге кебек нәсел дәвамчылары Рөстәм, Фәнис, Алмаз якты дөньяларга аваз сала. Дүртенче уллары Рәмис 1986 елда туа. Аннан янә кыз, — 1988 елда Лилия, 1991 елда сигезенче бала булып Ранил, 1993 елда тугызынчысы булып Алинә, аннан унынчы бала булып Рамил дөньяга килә.
Шәхсән үзем белгәннән бирле, язма геройларымның балалары өчен кызарганын хәтерләмим, әти-әни балалар өчен оялмады, балалар әти-әни өчен читенсенмәде. Чөнки бу гаиләдә ныклы әхлак хөкем сөрде, хезмәт тәрбиясе, олыны олыга, кечене кечегә санау көчле иде. Балалар бер-берсен карашып, әти-әниләренә булышып буй җиттеләр, әле дә шул тәрбия дәвам итә, нәсел агачының да тамыры шуңа нык. Алар һичнинди мохтаҗлык күрми, зур, җылы, якты өйдә үстеләр, әти-әни бар тапкан малын балаларын тәрбияләүгә, үстереп, җәмгыятькә файдалы шәхес итүгә багышлады. Мәктәптә дә яхшы укыдылар, кешене хөрмәт тә иттеләр, ярата да белделәр, әле дә шулай, һәрберсе ягымлы, итагатьле. Кияү-киленнәре дә үзләренә охшап килә, берсеннән-берсе рәхимле, акыллы, үрнәк гаилә исеменә тап төшермәс өчен тырышып яшиләр. Олы кызлары Гөлназга — 48, төп йортта калган төпчекләре Рамилгә 27 яшь. Ун баланың тугызы туган авылында яши, туган җиренә игелек китерәләр, балалар үстерәләр, әниләрен ташламыйлар. Араларында шәфкать туташлары, укытучылар, фермерлар, механиклар бар. Гөлназ Арча педагогия көллиятендә белем алганнан соң, балалар бакчасында эшли. Хәзер исә ире белән ярдәмчел хуҗалыкны җитәклиләр — Кариле авылында мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә үстерәләр. Рәмзия урта һөнәри белем алып, туган авылына кияүгә чыга, «Бәхет» кибетендә эшли. Өченче уллары Рөстәм Казан дәүләт технология институтын тәмамлап, Әлмәт каласындагы предприятиеләрнең берсендә химия буенча әйдәүче белгеч. Фәнис Балтач сөт-май комбинатының механика цехында машинист. Алмаз Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә амбар мөдире. Рәмис менеджер белемен үзләштерә, туган җирендә үз эшен башлап җибәрә. Ранил исә төп йортта яши, әле өйләнмәгән, үзмәшгуль булып тора. Лилия чәчләр матур итә, ул да югары белемле, КХТИны тәмамлаган, әмма керемле, табышлы эшне үз иткән.
«Харисымны сагынам»
Бүгенге көндә Галиевлар нәселе 10 баладан, 18 оныктан, бер оныкчыктан тора. Гөлназ, Рәмзия һәм төпчек кызның ике улы, Лилиянең ике малае, бер кызы бар, Рөстәм белән Рәмис шулай ук ике ул үстерә. Ә менә Фәниснең өч егет, Рамил белән Алмаз гаиләсендә дә нәсел дәвамчылары туган. 25 июль көнне оныгының балалары Хәят туа. Сабыйны өйдә Наилә апаның кайнанасы, 93 яшьлек Зөлхәбирә әби үзе каршы алды. Әлеге гаиләнең күзгә шатлык яшьләре генә китерә торган мизгелләре бик күп. Быел Наилә апага 70 яшь тулуы да күңел кылларына тия, аның гомер бәйрәменә генә биш буын вәкиле җыелган. Наилә апа үзе бу кадәрле бала алып кайтырмын дип башына да китерми, Аллаһ насыйп иткән һәр балага гомер бирә алар, шуңа да үзенең, балаларының тормышлары бәрәкәтле, күз тимәсен.
— Харисым үлгәнгә җиде ел инде, бик сагынам канатымны, — дип елап җибәрде Наилә апа. — Менә җиде ел инде аннан башка гына балаларыма киңәш бирәм, оныкларымны үгетлим, оныкчыклар тәрбияләшәм. Бик сагынам, үзәкләрем өзелә...
Ике сүзнең берендә Харис абыйны телгә ала Наилә апа. Тигез яшәделәр шул, юкны уртак иттеләр, барның кадерен белделәр.
... Балалары «Безнең әни җир йөзендә иң яхшы Әни», дип кенә торалар. Әйе, Татарстан белән Рәсәйдә генә түгел, җир йөзендә иң-иңнәр рәтенә куярлык Наилә апаны. «Рәсәй Президентының фәрманын ишеткәч, Наилә апа елап ук җибәрә, янә шатлык яшьләре, янә зур куаныч, Әниләр көненә нинди зур бәхет. Гел мактала-мактала килде ул бу көнгә, — 1984 елда икенче дәрәҗә «Ана даны» медален алды, 2004 елда Татарстанның «Ана даны-Материнская слава» медаленә лаек булды, 2009 елда Ата-ана ордены бирелде. Монысына инде еларсың да еларсың, Герой ана бит ул хәзер, ун баласына гомер биргән, күкрәк сөте имезгән, кочагында йоклаткан, туганнар җылысын бүләк иткән, бәхетле тормышка юл күрсәткән сабыр, акыллы, лаеклы Ана бит. Ватан алдыбызда Балтачыбызның йөзе ак — бар яктан да лаеклы Герой әниләребез бар, район җирлегендә Наилә апаны да танып белик, зурлыйк, аңарга кайда да юл бирик. Мондый дәрәҗәгә бөтен әни дә ирешә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев