Җире байның иле бай
Җир мәсьәләсе күпләрнең, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең даими игътибар үзәгендә.
Бу четерекле мәсьәлә буенча кабул ителә торган кануннар да, аларны тормышка ашыру юллары да еш үзгәреп тора. Бүгенге көндә бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар, килеп чыккан сорауларны хәл итү юлларын барлау юнәлешендә, гомумән, фикерләү өчен нигез булсын өчен җир турында еш кабатлана торган мөрәҗәгатьләргә Балтач муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвир Мөбарәк улы Фәтхетдиновның җавапларын урнаштырабыз:
1. Күпбалалы гаиләдә кеше санын билгеләгәндә, мәсәлән, гариза биргәннән соң ата-аналары ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән балалар исәпкә алынамы?
— Җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә бирү (тапшыру) турында карар кабул иткәндә, гариза биргәннән соң ата-анасы ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, уллыкка алу, опека яки попечительлек туктатылган балалар исәпкә алынмый.
2. Күпбалалы гаиләгә ничә тапкыр бушлай җир кишәрлекләре алырга мөмкин?
— Гражданнар индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык, яшелчәчелек алып бару яки шундый гражданнар милкендәге торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен тапшыру өчен аларга җир кишәрлеге бирү хокукын бер мәртәбә гамәлгә ашырырга мөмкин. Җир кишәрлеге милекчеләре булган балалар балигъ булганнан соң күрсәтелгән нигезләмәләр буенча җир кишәрлеген бер мәртәбә түләүсез алу хокукын саклап кала.
3. Күпбалалы гаиләгә җир кишәрлеге нинди милек итеп бирелә?
— Җир кишәрлекләре ата-аналарга (ата-анага) һәм балаларга тигез өлешләрдә гомуми өлешле милек итеп бирелә (тапшырыла).
Ата-ананың берәрсе җир кишәрлегенә гомуми өлеш милке хокукында өлеш алудан язма рәвештә баш тарткан яисә ул закон көченә кергән суд карары нигезендә хәбәрсез югалган дип саналган очракта, җир кишәрлеге башка ата-ананың һәм балаларның гомуми өлеш милкенә тигез өлешләрдә бирелә (тапшырыла).
4. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү нинди максатлар өчен каралган?
— 1) индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (йорт янындагы җир кишәрлеге), бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен — 0,06 гектардан 0,20 гектарга кадәр мәйдан;
2) элек башка хокукта (мәсәлән, аренда) бирелгән күпбалалы гаиләгә караган торак йорт булган җир кишәрлеген милеккә яңадан рәсмиләштергәндә (моңа мондый җир кишәрлеге федераль закон нигезендә хосусый милеккә бирелә алмаган очрак-лар керми) — элек бирелгән җир кишәрлекләре күләмендә, әмма 0,20 гектардан артык түгел.
5. Татарстан Респуб-ликасының 25.07.2022 елның 45-ТРЗ номерлы Законы нигезендә кемгә җир кишәрлекләре бирелә?
— Бушлай җир кишәрлекләре җир кишәрлеге сорап гариза биргән көнгә кадәр биш ел дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче күпбалалы гражданнарга милек буларак бирелә. Әгәр дә әти-әнинең берсе яки бердәнбер әти-әни Татарстан Республикасы территориясендә гариза язган көнгә кадәр биш ел яшәсә һәм алар никахсыз яшәп тә уртак өчтән дә ким булмаган балалары булып һәм уллыкка (кызлыкка), опекага, попечительлеккә алынган (опека һәм попечительлек вакыты чикләнмәгән яки балигъ булганчы) өч һәм күбрәк балалары булып һәм гариза язган көнгә кадәр аларга унсигез яшь тулмаган очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук әлеге пунктта каралган нигезләрдә җир кишәрлеген бирү (тапшыру) хокукын кулланган гражданнар күпбалалы гаилә составына кертелми. Шул ук вакытта күпбалалы гаилә составына никахта тормаучы ата-ана да керә, аларның кимендә өч уртак баласы булган очракта.
6. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүне сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
— Гражданнар җир кишәрлеге бирүне сорап гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып, гариза белән яисә электрон документ рәвешендә даими яшәү урыны буенча җирле үзидарәнең вәкаләтле органына мөрәҗәгать итә. Ата-аналар төрле муниципаль районнар (шәһәр округ-лары) территориясендә даими яшәгәндә җир кишәрлеге бирү турында гариза ата-ананың берсенең даими яшәү урыны буенча кишәрлекне сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Исемлекләрне төзү һәм алып бару җирле үзидарә органы тарафыннан башкарыла. Гражданнарның чираты гариза бирү датасы һәм вакыты буенча билгеләнә.
7. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирүдән баш тартырга мөмкинме?
— Мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар тапшырылмаган очракта, яисә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан кабул ителгән документлар, мөрәҗәгать итүченең индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукын расламыйлар икән, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар кабул итә.
Җир кишәрлеген сайлау процедурасында гражданнарның өч тапкыр җир кишәрлеген сайлаудан баш тартуы, яисә җир кишәрлеген сайлау процедурасына гражданнарның өч тапкыр килмәве, я җир кишәрлеген сайлау процедурасында гражданнарның җир кишәрлеген сайлаудан баш тарту һәм аларның җир кишәрлеген сайлау процедурасына килмәү очракларының гомуми саны өчкә тулуы шулай ук җир кишәрлеген алырга хокукы булучылар исемлегеннән төшереп калдыру өчен нигез булып тора.
8. Торак йорт астындагы җир кишәрлеген күпбалалы гаилә милкенә түләүсез яңадан рәсмиләштерү тәртибе нинди?
— Милекләрендә булган торак йорт урнашкан җир кишәрлекләрен тапшыруда кызыксынучы гражданнар вәкаләтле җирле үзидарә органына үзләренә шушы җир кишәрлеген тапшыру турында гариза белән мөрәҗәгать итәләр.
Торак йорт урнашкан җир кишәрлеген бирү турында карар кабул итү өчен түбәндәге документлар кирәк:
1) күчемсез мөлкәткә хокук-ларның һәм аның белән алыш-биреш итүнең Бердәм дәүләт реестрыннан тапшырыла торган җир кишәрлегендә урнашкан торак йорт хакында өземтә;
2) күчемсез мөлкәткә хокук-ларның һәм аның белән алыш-биреш итүнең бердәм дәүләт реестрыннан тапшырыла торган җир кишәрлеге хакында өземтә;
3) торак йортка хокук билгели торган документ (әгәр әлеге торак йортка милек хокукы күчемсез мөлкәткә хокукларның һәм аның белән алыш-биреш итүнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса);
4) җир кишәрлегенә хокук билгели торган документ (әгәр әлеге җир кишәрлегенә хокук күчемсез мөлкәткә хокукларның һәм аның белән алыш-бирешләр итүнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса).
Гражданнар күрсәтелгән документларны үз инициативасы белән бирмәгән очракта, 1, 2 өлешләрдә күрсәтелгән документлар җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә соратып алына.
Мөрәҗәгать итүче «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 25 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында каралган документлар тапшырмаган очракта йә мөрәҗәгать итүче яисә җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан тапшырылган документлар мөрәҗәгать итүченең җир кишәрлеген тапшыруга хокукын расламый икән, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы җир кишәрлеген тапшырудан баш тарту турында карар кабул итә.
9. Күпбалалы гаиләгә җир кишәрлеге алу өчен гариза белән нинди документлар күрсәтелә?
— 1) мөрәҗәгать итүченең паспорты;
2) икенче ата-ананың паспорты (әгәр ата-ана никахта торса; йә никахта тормыйча, бергә яшәгән очракта);
3) баланың туу турында таныклыгы, шулай ук ундүрт яшькә җиткән балаларның паспорты;
4) баланы уллыкка алуны билгеләү турында суд карары (баланың туу турындагы танык-лыгында уллыкка алучылар ата-ана буларак язылган очраклардан тыш);
5) опекун яисә попечитель билгеләү турында опека һәм попечительлек органы акты (опека яисә попечительлек билгеләнгән очракта);
6) опека яисә попечительлекне гамәлгә ашыру турында шартнамә (опека яисә попечительлек шартнамә буенча гамәлгә ашырылган очракта);
7) никахлашу турында танык-лык (ата-ана никахта торган очракта);
8) мөрәҗәгать итүченең социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак урынга мохтаҗ буларак исәптә торуын раслый торган документ;
9) җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көнгә кадәрге биш ел дәвамында мөрәҗәгать итүченең Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү фактын билгеләү турында суд карары (мөрәҗәгать итүченең паспортында җир кишәрлеге бирү турында гариза бирелгән көнгә кадәрге биш ел дәвамында Татарстан Респуб-ликасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлү турында тамга булмаган очракта).
10. Җир кишәрлекләре алган гражданнарны исәпкә алу ничек гамәлгә ашырыла?
— Вәкаләтле башкарма хакимият органы үз милкенә җир кишәрлекләре бирелгән (тапшырылган) гражданнар реестрын алып бара. Җир участокларын алучылар реестрын алып бару тәртибе һәм реестрга кертелергә тиешле белешмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.
11. Җир кишәрлеген сайлаудан өч тапкыр баш тарту сәбәпле, күпбалалы гаилә җир кишәрлеге алу исемлегеннән төшереп калдырылган. Хәзерге вакытта бер балага 19 яшь тулды. Күп балалы гаилә бу очракта җир кишәрлеге бирү турындагы гариза белән кабат мөрәҗәгать итә алырмы?
— Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 маддәсендәге 3 пунктында күпбалалы гаиләгә куелган төп таләпләрнең берсе — җир кишәрлеген милеккә бирү (тапшыру) турында гариза бирелгән көнгә балаларга 18 яшь тулмаган булуы.
Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 25 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Респуб-ликасы Законы нигезендә җир кишәрлеге бирү турында гариза бирелгән көнгә кадәрге биш ел дәвамында Татарстан Рес-публикасы территориясендә даими яшәүче һәм социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак урынына мохтаҗлыкны раслаган гражданнар җир кишәрлеген түләүсез бирүгә дәгъва кылырга хокуклы.
12. Әлеге закон кайчан үз көченә керде?
— 2022 елның 26 августында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 25 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев