Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирләр дә елый икән

Эшнең берсе дә җиңел түгел, бары тик күңел биреп эшләгән эш кенә ансат бирелә, ди Борнак авылында яшәүче Альберт Габдрахманов.

8 сыйныфны тәмамлаганнан соң киномеханик ярдәмчесе булып эшли башлаган Альберт абыйга әлеге хезмәткә махсус укыйсы да булмый. Чөнки практикасы көчле булып, тиешле имтиханнарны укымый да биреп кайта ул. 1970 елдан үзе киномеханик буларак эшләп, Борнак белән Иске Торҗа авылларына кино күрсәтә башлаган егетне Армия сафларына алалар. Мәскәү астында хезмәт иткәндә дә күңеле яткан эшен бик сагына ул һәм туган якларына әйләнеп кайтуга яңадан кино кую эшенә алына. Дөрес, бер бу эшкә генә берекми ул, колхозда механизатор булып та эшли. Трактор иярләвем дә ярдәмгә килде, чөнки киноны ташып күрсәтәсе иде бит, ә болай техника кул астында, ди 20 елдан артык механизатор булып эшләгән Альберт абый. Тырыш, бер авырлык алдында да куркып калмыйча, һәрчак үз алдына куйган максатына ирешүче киномеханикның эшен югары бәяләп, «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән күкрәк билгесе, күптөрле грамоталар белән бүләклиләр. Тик кызганыч аларны сакламадым шул, саклаган булсам «Хезмәт ветераны» дигән исемле дә булыр идем, ә болай гына аны бирмиләр икән, дип күңелен борчып торган мәсьәләсен җиткерде Альберт Габдрахманов.

Бүгенге көндә күңелдәге истәлекләрен күз яшьләре белән искә ала киномеханик. Чөнки яраткан эшенә халыкны җәлеп итү өчен бөтен көчен куя ул. Авылдашлары яратып караган гарәп, һинд киноларын кайдан да, ничек тә булса алып кайтып күрсәтүне үзенә максат итеп ала. Ә инде күрсәтер киносы булмаса, читтән генә качып йөри. Чөнки кино сөючеләрнең сораулары бер булуын ул бик яхшы белә. Альберт абый истәлекләре белән бүлешкән мәлдә күзеннән яшьләр тамды. Шулай шул, яраткан хезмәтең уйламаган җирдә өзелсә, ир-атлар да еларлык.

Кечкенә һәм җыйнак йортыннан мине озата чыккан Альберт абый пенсиясенең 7 мең сум тирәсе генә булып, мунчасын төзекләндерә алмаганына борчуын җиткерде. Ялгызы яшәүче, әле 65 яше дә тулмаган ир кайдан ярдәм сорарга дип баш ватмый, чөнки сорап йөри белми ул. Ә үзенең генә көченнән килми инде, ләкин ничә еллар эшләгән кинооешма һәм колхоз идарәсе бу мәсьәләне чишә алуда минем өметем әле юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250