Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртә-кич рәхмәт әйтәм

Әлеге сүз кайсыбызның гына йөрәгенә сары май булып ятмый икән?! Рәхмәтне ишетү кайчан да рәхәт, кәеф күтәрелеп, авыз ерылып китә. Гади рәхмәт сүзе генә дә зур көчкә ия. Шуңа да һәр яхшылык өчен, җавап йөзеннән, рәхмәт әйтү тиешле.

Соңгы елларда ресубликабызда тузган балалар бакчаларын, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы киң таралды. Безнең Бөрбаш балалар бакчасы салынуга да бик күп еллар үткән иде инде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бу бәхет авылыбызга да килде.
Төзекләндерү башлана дигән яңалыкны ата-аналар җыелышы җыеп анлатуга, без олылар, бигрәк тә әбиләр куркып калдык.Чөнки иртән торуга балаларны бакчага озатып күнеккәнбез, аларга анда күңелле һәм рәхәт.
Аллаһыга шөкер, эш без курыкканнан бик күпкә яхшы килеп чыкты. Хәзер искиткеч матур, җылы, чиста, заманча йортта ачык йөзле тәрбиячеләребез шатланып каршы ала.
Авыр һәм җаваплы төзекләндерү эшен башлап җибәрүне үз өстенә алган кыю йөрәкле, ару-талуны белми торган бакча мөдире Розалия Харисовнага, олы хөрмәкә лаек, авылыбызның үрнәк шәхесе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка, төзелеш оешмасы җитәкчесе Наил Сафиуллинга, мастерларга һәм төзелештә катнашкан барлык эшчеләргә, авылыбыз җитәкчеләренә, төзелеш эшенә рөхсәт биргән, ярдәм итеп торган район җитәкчеләре Рамил Нотфуллинга, Рамил Шакировка, Алия Зәкиевага, бакча хезмәткәрләренә, булышкан әти-әниләргә, әби-бабайларга эшне сыйфатлы итеп намус белән башкарулары, ярдәмнәре, яхшы киңәшләре өчен рәхмәт.
Сезне хөрмәт итеп Яңа ел белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, шатлык-куанычлар теләп калам.
Нурия Кәримуллина
Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250