Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истә, әле дә истә

1950 һәм аннан соңгы елларда Балтач МТС комсомол оешмасы районда сан һәм эшчәнлеге ягыннан да зур, көчле оешмалардан санала иде. Комсомол оешмасы эшен комсомол комитетында расланган план белән алып барды. Бу вакытта колхоздагы барлык техника МТСта ремонтлана иде. Биредәге хезмәт зур завод тормышын хәтерләтте. Бу чорда МТС яшь кадрлар белән...

1950 һәм аннан соңгы елларда Балтач МТС комсомол оешмасы районда сан һәм эшчәнлеге ягыннан да зур, көчле оешмалардан санала иде. Комсомол оешмасы эшен комсомол комитетында расланган план белән алып барды.
Бу вакытта колхоздагы барлык техника МТСта ремонтлана иде. Биредәге хезмәт зур завод тормышын хәтерләтте. Бу чорда МТС яшь кадрлар белән тулыланып торды. Республикада "Яшь тракторчылар" бригадасы төзелде. Бу башлангычка Балтач МТСы партия һәм комсомол оешмалары да бик теләп кушылдылар. Ул елларда партия оешмасы секретаре Рашат Хәбибуллинның үз эшенә чын күңелдән бирелеп, аны намус белән башкаруы аеруча истә калган.
Комитет членнары да комсомол тормышында кайнауны төп хезмәт вазыйфалары белән тигез күрделәр. Инженер булып эшләгән Казан егете Илгиз, механиклар Марс Төхвәтуллин, Вәли Ризванов, алдынгы токарь Разил Нигъмәтуллин, физкультура һәм спорт эше җитәкчесе Морат Камалов, оешма секретаре Әнвәр Хәбибуллина хакында якты хатирәләр саклана. Мастерской мөдире Камил Гәрәев таләпчән, белемле, кешелекле булып истә калган.
Эшчеләр, механизаторлар белән аралашу урыны мастерской иде. Һәркөн эш башланырга ярты сәгать кала, мөһим вакыйгаларга күзәтү ясый идек. Район, МТС тормышы, эш барышы, илдәге хәлләр турында җанлы әңгәмә була иде. Бу чорда телевизор юк, ә МТС матбугатка күп языла иде. Хәзерләнеп эшче алдына чыгарга мөмкинлек зур.
Комсомол яшьләр катнашында узган смотр концертлары, колхозлардагы урып-җыю, чәчү чорындагы агитбригада чыгышлары, халыкның алкышлавы, төрле очрашу мизгелләре әле дә сагындыра. Рашат Хәкимовның оста биюе, Әхәт абый Насыйбуллинның баянда уйнавы, Вәлинең юмор сөйләве, Фәниянең моңлы тавышы, Фенираның балерина биюе һәм башка бик күпләр хәтердән җуелмыйлар.
Физкультура-спорт бәйрәмнәре, смотр концертлары әзерләгәндә һәм үткәргәндә партия оешмасы секретаре Рашат абый да безнең белән бергә була иде. Шуңа да призлы урыннарны безнең оешма комсомоллары ала иде.
Район, зона, республика буенча уздырылган чаңгы ярышларында да беренче урынны алулар, алкышлар, бүләкләр - барысы да комсомол яшьләрнең тырышлыгы, МТС данын эчкерсез яклавы, дип уйлыйм.
Тракторчы, комсомол активисты Гөлфәния Гарифуллинаның (соныннан Салавыч авыл җирлеге рәисе) һәм башкаларның хезмәтенә, спортта булган уңышларында комсомол оешмасының да тәрбияви йогынтысы булгандыр.
Ял көнне комсомол яшьләр белән узган өмәләр дә үзенә күрә бер тантана һәм бәйрәм төсен ала иде.
"Сельхозтехника" оешмасы тирәсеннән узган чакта биредә үсеп утыручы бөдрә каеннар комсомол өмәләре һәм безнең яшьлек хатирәсе дип карап үтәм.
Миңа яшьлегеңнең матур бер мизгелен сөйлә әле дисәләр, Балтач МТСында комсомол яшьләр белән эшләгән чорым, дияр идем.
Әнвәр Хәбибуллина(Фазлыева)
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250