Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Итекчедән итекче туа

Бүген Балтач хакиме Рамил Рәшит улы Нотфуллинга да 55 яшь тула икән. Рамил Рәшит улы дип яздым да уйлана калдым: юк, без, авылдашлары, аңа тәки шулай дияргә күнегә алмадык, олыраклар һәм урта буын өчен ул Рамил булып калса, яшьрәкләр өчен ул әле дә - Рамил абый. Инде дүрт елга якын...

Мин аны утыз елдан артык беләм. Утыз ел элек нинди гади булса, ул бүген дә шундый - әнә шуңа сокланам. Рәис вакытында, егерме ел буе, гади авыл кешеләре яннарыннан выжылдап үтеп киткәндә дә, ул күрше авылга СПТУга йөреп укучы малайларны юлда калдырмады. Әле дә юлаучылар яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Таныш түгелләр кемгә утырганнарын да белми каладыр...
Ә бит эшли башлаганда ук әнисенең бертуганы, Татарстанда гына түгел, СССРда данлыклы Харис абый Галимуллин - шул колхозда рәис, бер җизнәсе райкомда, икенчесе - райкомолда беренче секретарь, әтисе Рәшит абый - "Госстрах" җитәкчесе... - ике яктан да "тармаклы" бу нәсел агачының тамырлары тирәндә, бик ныклы, Рамилнең дә борын чөярлеге бар иде димәкче булам. Юк, ул гына түгел, әниләре Мәүлиха ападан күчкән гадилек, бу гаиләдәге алты баланың барысына да диярлек хас иде. Без олы кызлары Миләүшә апаның ул чакта райком секретаре хатыны булуын уйламый да идек - үзе башлап, әллә кайдан елмаеп исәнләшә иде. Шулай ук чоры өчен зур кәнәфи саналган ВЛКСМ райкомының беренче секретаре хатыны булган Гөлнур, озак еллар банк җитәкләүче Кадрия апалары да, мәктәп елларыннан ук кызлар кебек тыйнак, бик тырыш булган, күп еллар санэпидстанциядә баш табиб булып, коллективы белән бүген дә сагынып искә алырлык итеп эшли алган, аннан соң инде район Пенсия фондының ипле-итагатьле җитәкчесе булып танылган Габделнурлары да... Фәкать төпчек булып, барысы да бик яратып үстергән, башта төзелеш оешмасында, аннан район газ хуҗалыгында җитәкче булган Алмазда гына бар иде ул бераз мин-минлек. Анысы да - тышкы "кабыгы" гына, сөйләшә башлауга, икенче кешегә әйләнә иде... Кызганыч, "иде" дип язарга туры килә - 50 яше дә тулмаган Алмазларын быел яман чирдән коткара алмадылар...
Бу мәгълүматлардан чыгып, газета укучыларыбыз күңелендә: "Әһә, башлык булуга, Рамил үз туганнарын "җылы" урыннарга урнаштырып бетергән икән", - дигән фикер уяна күрмәсен, бу нәселнең улы-кызы, килене-кияве (әле башка туганнары да) гомере буе шундый дәрәҗәле булды, ул бу постка билгеләнгәнче, барысы да урнашып беткән иде инде. Итекчедән итекче туа, диләрме әле, бу бит бер Нотфуллиннарга гына кагылмый, республикада, районнарда моңа үрнәкләр бик күп. Хәер, сүзебез бит Рамил турында, юбилее турында иде. Бу хакта киңрәк язуым, шушындый тирәлектә үсеп тә, гади булып кала алуына соклануымның урынсыз түгеллеген исбатлар өчен генә иде.
...Аның моңа кадәр булган бар гомере авылдашлары, райондашлары күз алдында үтте. Шушында туды, үсте, белем алды, армия хезмәтеннән кайткач, агроном, терлек азыгы җи-тештерү цехы җитәкчесе, колхоз рәисе булып игелекле хезмәт куйды. Илгә-көнгә данлыклы "Татарстан" хуҗалыгы ул җитәкчелек иткән елларда тагын да танылды, куәтле заманча техникаларга баеды, барлык җитештерү объектлары яңартылды, бер-берсе генә дә кемнәрдер өчен буй җитмәс хыял булып тоелырдай бик күп яңалары төзелде. Тынгысыз җитәкче, заман сулышын тоеп, гел эзләнде, яңалыкка омтылды, башкаларга һәрчак үрнәк булды. Шулай да аның иң зур уңышы - дистә еллар буе авылдашлары белән уртак тел табып, аңлашып эшләве булгандыр, мөгаен. Эшләтә дә, кызыксындыра да белде шул. Бик күп игелекле башлангычларның инициаторы да ул иде. Районда беренчеләрдән булып, хезмәт хакына бирелә торган печән-саламны, рулонлатып, капка төпләренә кайтартып бирүе генә дә авыл кешесе өчен күк капусы ачылуга тиң булды. Моңа кадәр игътибардан читтәрәк калган кече авылларны үстерү, юлларны асфальтлау, газлаштыру, ике авыл
халкының гомерлек хыялы булган Шушма аша заманча күпер салдыру... - боларның һәркайсы ул җитәкчелек иткән елларны халык хәтеренә мәңгеләштерергә бик лаек лабаса!
Тик, кызганыч, кыска шул безнең хәтерләр. Яхшылык дигәнең бигрәк тә тиз онытыла. Дөресрәге, бу яхшылыкларга бик тиз күнегәбез, гомер буе шулай булган дип хис итәбез, ахрысы. Һич югы тирә-якка күтәрелеп карасак, бераз гына чагыштыра белсәк тә, начар булмас иде... Ә икенче яктан, яхшылыкның чиге юк - тагын да яхшыракка өметләнәбездер. Тик шунысы гына бар: нигәдер, син күбрәк яхшылык эшләгән кешеләр сиңа күбрәк начарлык эшли, күбрәк начарлык тели - гади кеше өчен генә түгел, җитәкче өчен дә чабып барган уңайга сөрлектерә торган әйбер бу. Үҗәтләнеп эшкә ябышканда, инде нәтиҗәләрең күренә генә башлады дигәндә, сүз берләшкәндәй, бер-бер артлы "хәнҗәр кадаулар" да эзсез уза алмый - сыгылып төшмәс, сынмас өчен җитәкчегә дә көч бик күп кирәк. Кешеләргә ышану да, нигәдер, еш кына үзеңә авырлык булып кайта. Ә бит беркем дә хаталардан азат түгел, җитәкче өчен иң куркынычы - аңа хаталанганда да яраннары: "Сез - хак юлда", - дияргә мөмкин. Кем ихлас, кемдә мәкер ятканын ничек чамаларга? Тормыш сынаулары әнә шулай җитәкчене дә кеше буларак чыныктыра, уята, уйландыра. Мондый чакларда Рамил сабыр гына: "Димәк, миңа шулар аша узарга язган", - дияргә көч таба.
Бүгенге тормышның ритмы бик кызу. Таләпләр дә, ихтыяҗлар да бүтән. Бу ритмнан калышмау иярдәгеләргә дә бик үк җиңел түгел. Өстәвенә бер чорда районда торгынлык, бертөрлелек хөкем сөрде (аның саллы сәбәпләре дә булды шикелле), әмма, кызганыч, моны танырга кирәк - бездән бер карыш артта барганнар төзелеш-яңалык-яңарыш буенча безне бер карышка үтеп китте. Мин еш кына: "Яңа килгән җитәкчегә бездә яки бик җиңел булачак - аз гына эшләсә дә, эше күренәчәк, яки бик авыр булачак, яңа ритмга иярә алмаячак", - дип уйлый идем. Шөкер, Рамил бу ритмга иярде, инде бүген үк күрсәтердәй эшләре дә бар, шул ук вакытта әле хәл ителмәгән проблемаларның күплеген дә аңлый... Югалткан елларны куганда, монысы да бик мөһим.
Гөлсинә Хәбибуллина
("Ватаным Татарстан", /№ 107, 27.07.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250