Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗтимагый Совет: районда кискен мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекнең дә фикере исәпкә алынырга тиеш

Район Советы утырышы кануннар нигезендә районның Иҗтимагый Советы турында нигезләмәгә үзгәрешләр керткәннән соң, җәмәгатьчелекнең киң катламын чагылдырган бу оешма үзенең беренче утырышына җыйналды.

Анда иң элек оештыру мәсьәләсе каралды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдимен җиткереп, аның урынбасары Наил Сабирҗанов бу оешманың җитәкчесе итеп, шушы җаваплы эшне моңарчы алып барган Равил Таҗетдиновны тәкъдим итте. Иҗтимагый Совет әгъзалары бу тәкъдимне кабул итеп, аны бертавыштан җитәкчеләре итеп расладылар.

Икенче мәсьәлә булып соңгы вакытларда мәгълүмат чараларында иң актив яктыртыла торган мигрантлар мәсьәләсе каралды. Бу өлкәдә сораулар күп һәм аларның барысы да чишелеш сорый. Әмма аларны тиз генә хәл итеп була, дисәк, нык ялгышабыз. Бу проблеманы чишү өстендә Көнбатыш дөньясы, Россия дәүләте дә күптән ныклап баш вата. Мәсьәлә шул дәрәҗәдә кискен ки, мөһаҗирләр (күчеп килүчеләр) үзләре яшәгән илләрдә, торган җирләрендә хәлиткеч роль уйнаучы катлауга әверелеп бара сыман. Лондонда инде өченче срок рәттән чыгышы белән пакстанлы булган Садыйк Ханның шәһәр башлыгы итеп сайлануы күп нәрсә турында сөйли.

Әллә кая барасы юк, башкалабыз Казан мәчетләрендә, бигрәк тә үзәктә урнашканнарында җомга намазы укырга кергәч, үзеңне Азия якларында итеп хис итә башлыйсың. Шөкер, моннан берничә ел элек башкаланың күп мәчетләрендә килүчеләр дә аңласын, дигән булып җомга намазларының русча гына алып барылуына киртә куелды, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдә тырышлыгына сокланырлык. Әмма проблема бар. Татарларның җомга намазларына күпләп йөрмәве, мәчетләрне чит итүләре, кайбер дин әһелләренең традицион дини караштан читкә тайпылулары гасырлар буе килгән гореф-гадәтләребезне юкка чыгуына, чит идеологиягә иярүгә китерергә бик мөмкин бит.

Кемдер районыбызда андый кискен хәл юк, дип әйтергә мөмкин. Әйе, имамнарыбызның тырышлыгы, бигрәк тә Җәлил хәзрәт Фазлыевның максатчан булуы мондый күренешләргә киртә булып тора. Ә шулай да бу юнәлештә уйланырга кирәк.

Моннан дистә еллар элек колхозларда зур төзелеш эшләрен көньяк республикадан килгәннәр башкара иде. Ул чорда эшче куллар да җитәрлек, эше дә кадерле иде, әмма нигәдер өстенлек матур сөйләшә, һәркемнең күңеленә ачкыч табучы шул егетләргә бирелә иде. Ни өчен, дигән сорауга күпләрдә җавап инде әзердер. Шуның белән бергә, аларның районның төзелеш өлкәсенә керткән өлешләрен инкарь итәргә ярамый.
Менә читтән кеше яллап, күмәк хуҗалыкларда эшче куллар булдыру мәсьәләсе тагын кискенләште. Урыннарда вәзгыять инде икенче — дөрестән дә, эшче куллар җитешми, җитештерүне арттырам дисәң, ялланып эшләүчене күрше республикалардан гына түгел, хәзер чит ил булган яклардан акча түләп китертәбез.

Иҗтимагый Совет утырышында район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илгиз Васильев китергән саннардан күренгәнчә, 2024 елның 9 аенда 260 чит илдән килгән кеше исәпкә алынган, шулардан иң күбесе үзбәкләр — 121, таҗиклар — 81 кеше. Корея, Монголия, Төрекмәнстаннан, Америка Кушма Штатларыннан килүчеләр дә исәпкә кергән. Дөрес, миграция исәбенә алынганнар бар да районда калган дигән сүз түгел, бүгенге көндә 54 үзбәк, 44 таҗик районыбызда эшләү өчен килеп урнашкан дип санала. Шулар арасыннан икесе гаилә белән, аларда 6 бала тәрбияләнә. Россия Федерациясенең район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Ләйсән Нәҗипова әйтүе буенча, соңгы елларда мигрантлар тарафыннан җинаять эшләре эшләнмәгән, әмма эшкә урнашу тәртибен бозган өчен аларга карата 46 административ беркетмә төзелгән. Алай гына түгел, 12 эш бирүче оешмага да шушындый беркетмәләр төзелгән, бер оешмага 25 мең сум күләмендә штраф салынган, 17 кеше туган илләренә суд карары нигезендә кайтарылып җибәрелгән.

Соңгы вакытларда миграция өлкәсендә кануннарның катгыйлануын истән чыгарырга ярамый, диде Балтач район прокуроры урынбасары Динар Низамов. Нигезсез чит ил кешесен хезмәткә тартучы шәхси кеше 2000нән 5000 сумга кадәр, вазифаи затларны 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларны 250 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган. Нидер эшләгәнче, аның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген уйларга кирәк. Легаль рәвештә эшкә урнашу һәм яшәү өчен сертификат алу мәҗбүри булып, мигрантлар рус теле, Россия тарихы һәм законнары буенча имтихан тапшырырга тиеш иделәр. Әмма моңарчы бу тулысынча үтәлде, дип әйтмәс идем. Соңгы вакытта Россия прокуратурасы тарафыннан бу юнәлешкә аерым игътибар бирелә һәм кабул ителгән кануннар бар җирдә үтәлергә тиешлеген тагын бер кат искәртеп узам, диде ул.

Районыбыз тыныч, һәм шуның белән ул күпләрне үзенә тартып тора да инде, диде Равил Таҗетдинов, килүчеләр мәсьәләсендә авыл җирлекләренә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Хәзерге кануннар күчеп китү, күчеп килү, яшәргә йорт сатып алу, авылларда яшәр өчен төпләнеп калу өлкәсендә кемнәндер рөхсәт алу каралмаган. Әмма, бу беркемнән дә җаваплылыкны төшерми, диде утырышны алып баручы. Чыгыш ясаган Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алсу Камалиева, шулай ук Нөнәгәр, Смәел, Чепья авыл җирлеге башлыклары яшәү өчен, йорт сатып алган очраклар булганда, җирлек җитәкчеләренә җиткерүне кирәклеген әйтеп, моны мисаллар белән ныгыттылар.

Миграция мәсьәләсендә район предприятие-оешма җитәкчеләре алдында чыгыш ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин шундый фикерләр җиткергән иде һәм аны монда китерү урынлы булыр дип саныйм. — «Бүгенге көндә эшче кулларга кытлык булганда, чит илләрдән килгәннәрне яллап эшләтү үз-үзен икътисади яктан аклыйдыр. Әмма, бу адымның вакытлы булырга тиешлеген без истән чыгармаска тиешбез. Җирлекләрдә, авылда яшьләр калмый икән, димәк, без нәрсәнедер эшләп бетермибез. Тору урыны, югары хезмәт хакы, яшәеш өчен уңай мохит тудыру җитәкченең вазифасы бит. Кемдер белемле белгечне, квалификацияле эшчене әзерләп бирерләр, дип, көтеп ята икән, бу — киләчәккә юлны ябу, дигән сүз. Халкыбызның киләчәгенә, гореф-гадәтләребезнең саклануына, милләтебезнең яшәешенә килгән халык борчылмый, моңа үзебез борчылырга, кайгыртырга бурычлыбыз. Без чит ил милләт кешесенә ихтирам белән карыйбыз, әмма туган илебезнең, туган җиребезнең киләчәге беренче урында булырга тиеш».

Дөрестән дә миграция мәсьәләләренә, районыбызга чит ил гражданнарының күпләп кайтуына зур игьтибар бирү сорала. Халкыбызга хас булмаган гадәтләр кертү, дини юнәлештә Сез дөрес юлдан бармыйсыз дип, бигрәк тә яшьләр арасында шик-шөбһә тудыру районыбызда берничә гасыр җайга салынган милләтара ызгышларга китерергә дә мөмкин. Бу очракта күп мәсьәләләрдә халыкның үзенең фикерен белеп, төрле иҗтимагый оешмаларның бу мәсьәлә буенча керткән тәкьдимнәрен нигезләп өйрәнү зарур. Бу очракта район Иҗтимагый советы нәкь менә шул мәсьәләләрне барлап, хакимияткә җиткерер, дип ышанабыз.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев