Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллардагы проблемалар язгы чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берседер (+фото)

Районыбыз юлларындагы хәтәр участоклар тәртипкә китерелә башлады.

Юллардагы проблемалар язгы чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берседер ул, мөгаен. Җәяүлеләр юлларында бозлавык, юеш кар катнаш су проблема булса, машина юлларында асфальт өслегенең ашалып чокырларлануы проблема тудыра.
Кыш көне чокыр-чакырлар алай сизелмәсә дә, районыбызның кайбер юл участокларында хәзердән үк мәхшәр башланды. Юлларның начар булуы машина йөртүчеләргә шактый зур кыенлыклар тудыра, "чокырлар аша "сикереп" йөри-йөри машинамның бер төзек җире калмады" дигән ах-зарларны нәкъ шушы чорда шоферлардан аеруча еш ишетергә туры килә. Дөрес, бер генә хуҗаның да үз автомобилен начар юлларда йөреп сафтан чыгарасы килми.

Районыбыз юлларындагы хәтәр участоклар тәртипкә китерелә башлады. МДСУ-1 оешмасы җиткергән мәгълүматләр буенча чокырларны ямау эшенә гыйнварда ук керешкәннәр.

"Юллар кипшерүгә, асфальт юлдан су китүгә чокырларны ямау, ремонт эшләре тулы көченә башланып китәчәк. Безнең карамакка райондагы барлык әйләнгеч автоюлларны тәртиптә тоту керә, шулай ук башка районнарда да хезмәт күрсәтәбез. Эш фронты бик зур, күп кенә юллар, чыннан да, бик начар хәлдә. Ел саен иң элек юл хәрәкәтенә куркыныч тудыра торган участокларда ремонт эшләрен башлап җибәрәбез һәм шулай чират буенча ямау-төзекләндерү эшләре дәвам итә. Асфальтның ашалуы иң беренче чиратта һава шартлары белән бәйле. Бер җебетеп, бер катыру, шиплы тәгәрмәчләр белән йөрү дә юлларның вакытыннан алда җимерелүенә китерә. Шуны искәртеп узыйм: төзү материаллары, технологияләр барысы да тиешле таләпләргә туры килә," - дип хәбәр итте оешма җитәкчесе Рашит Ильясов.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз юллардагы проблемалар