Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларыбызга шатлык яугыры...

Юл хуҗалыгы хезмәте катлаулы һәм җаваплы тармак.

Моннан 15-20 ел элек аларның төп эшләре җәйге чорга туры килеп, бар көчләрен юллар салуга юнәлдерсәләр, хәзер инде эшчәнлекнең юнәлешләре хәйран үзгәрде. Эш төрләре дә артты: сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен заман таләпләренә туры китереп ремонтлау, һава торышы нинди булуга карамастан, ел әйләнәсе тирәли районыбыз юлларында транспорт хәрәкәтенең куркынычсызлыгын оештыру... Болар барысы да бу тармакның материаль-техник базасының нык булуын, заманча җиһазланышын таләп итә, хезмәткәрләрнең югары квалификацияле һәм үз эшләренә җаваплы каравын сорый.

Бәйрәм уңаеннан юлчыларның эшләренә нәтиҗә ясау өчен Балтач район төзелеш, архитектура, коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

— Илфат Нуруллович, юлчылар 2024 елга куелган максатларга ирешәләрме?

— Юл төзелеше һәм ремонтлау буенча 2024 елның эш планына кертелгән объектларда эшләр тәмамлану алдында. Елдагыча, юл эшләренең күбесе республика бюджеты хисабына башкарылды. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше гаять катлаулы һәм җаваплы икәнен күпләр аңлый. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору, һава торышы нинди булуга карамастан һәрвакыт юлда хезмәт кую — болар барысы да искиткеч түземлелек сорый. Хәзерге вакытта юл хуҗалыгы хезмәткәрләре параллель төстә кышкы шартларда эшләүгә әзерләнә башладылар. Районыбызда юл эшләренең күп өлешен «МДСУ-1» оешмасы башкара, «Русремстрой» җәмгыяте күперләрне карап-ремонтлап тора, ә «Спектр» оешмасы юлларда ясалма яктырткычлар урнаштыра.

— 2024 елда районыбыз юлларында эшләнгән эшләр нинди юнәлешләр, программалар буенча барды һәм ниләр башкарылды?

— Быел күптән көтелгән, күпләрнең борчуга салган берничә урындагы юлларда зур эшләр башкарылды. Бу — Ор авылыннан башлап Смәел авылына таба юл ремонтының 1 этабы, Чепья — Пыжмара юлындагы Чепья тавы, Нормада мәктәп, балалар бакчасы, профлицейга таба баручы юлда тротуар салынды һәм ясалма яктырткычлар куелды. Шулай ук Урта Көшкәт авылына баручы юлда Куркынычсыз сыйфатлы юллар (БКД) милли проекты кысаларында юл ремонтлары эшләре башкарылды. Россия күләмендәге программа аша Чутай авылында 2022 елда мәктәп-балалар бакчасы төзелде, мәдәният йорты заманча ремонтланган иде. Быел шушы программаның транспорт челтәрен булдыру юнәлеше буенча «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин инициативасы белән Чутай авылының барлык урамнары, тыкрыклары асфальтланды. Башкарылган эшләрнең бәясе 100 миллион сумга якын булып, аның 10 процент бәясен «Кызыл юл» хужалыгы финанслады. Шулай ук, Чутай авылы янында 2 ел дәвамында реконструкцияләнгән Шушма аша күпер дә файдалануга тапшырылды. Балтачта һәм Бөрбашта 2 фермер хужалыгына керү юллары эшләнде. Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 6 ишегалды төзекләндерелде һәм шуның белән әлеге программа төгәлләнде. 2010 елдан бирле уңышлы эшләп килүче асфальт юл ремонты, таш җәю, муниципаль юл фонды программалары аша да Балтачта һәм авылларда күләмле эшләр башкарылды. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Пор-Кутеш авылы аша үтүче юлда һәм Норма авылында ясалма яктырткычлар куелды. Алда әйтеп киткән Норма авылындагы тротуар шулай ук максатчан программа нигезендә башкарылды.

— Илфат Нуруллович, районның кайсы авылларына бара торган юллар аяныч хәлдә һәм аларны тәртипкә китерү буенча ниләр эшләнә?

— Гомумән алганда, районыбыз юллары торышы канәгатьләнерлек хәлдә, дип әйтә алабыз. Күпме генэ зарлансак та, авылдан-авылга, район үзәгенә барганда хәзерге вакытта беребезнең дә юлларда батып калганы юк әле. Дөрес, элекеге юллар белән чагыштыру бик дөрес булмас иде, аның техникасы да икенче, юлларга булган таләпләр дә үзгә. Әлбәттә, кайбер авылларга илтүче юлларның ремонтлау таләп ителә торганнары бар. Шулай ук, авыл эчләренә дә тизрэк асфальт җәйсеннәр диючеләр бар. Ләкин, шуны дөрес аңларга кирәк — бүгенге көндә барлык юлларны да берьюлы һәм бервакытта норматив хәлгә китереп бетереп булмый. Районыбызда зур ремонт таләп иткән юллар бар, район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә торучы Түбән Кенә — Кенәбаш, Арбор — Смәел, Шубан — Ярак-Чурма, Кили — Пүскән, Карек Серма — Борнак, Пыжмара — Әтнә юллары бар, Кили — Нормабаш юлының ремонтын да дәвам итәргә кирәк.

— 2025 елга план да инде билгелеме?

— Юлга ремонт яки реконструкция ясау өчен беренчедән проект-смета документациясе эшләнелә һәм аннан соң Дәүләт экспертизасы уздырыла. Шуннан соң планга кертү артыннан йөрү башлана. Хәзерге вакытта Смәел авылыннан әйләнгеч юл аша Сизнер авылына баручы һәм Алан авылына илтүче юлларның Дәүләт экспертизасы узган проект-смета документациясе бар. Бу юллар ремонты киләсе ел программасына кертелер дип уйлыйбыз. Кенәбаш, Пүскән һәм Ярак-Чурма юлларына проект эшләнергә тиеш. Шулай ук, төрле программалар — юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, урамнардагы асфальт ремонты, таш җәю, муниципаль юл фонды программалары да үз көчендә калыр дигән фикердән чыгып, 2025 елга планны формалаштыра башладык.

— Үзара салым буенча юллар төзелеше, ремонтлау буенча башкарылган эшләргә дә тукталып узыйкчы...

— Үзара салым программасы эшли башлагач, торак пунктларда зур күләмдә, халкыбыз өчен кирәкле һәм мөһим булган эшлэр башкарылды. Шуларның берсе — урамнарга таш түшәү һәм асфальт җәю. Районыбызда әлеге эшләрне «МДСУ-1», «Агрохимсервис» оешмалары башкара. «Гидроремонт» җәмгыяте быел Балтач бистәсендә бетоннан тротуар эшләде.

— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез...

— Юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләрен һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм. Шушы өлкәдә армый-талмый, сезон вакытларында, хәтта, ял да күрмичә хезмәт куючы юлчыларга хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын, эшләрендә хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын дип телим. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге насыйп булсын.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев, баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хуҗалыгы хезмәте