Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Изге нияткә теләктәшләр табыла икән», ди Салавыч Сәрдегәне халкы

«Хезмәт десанты» белән авылларга йөргән чакта – 2015 елда без Салавыч Сәрдегәне, аның тарихы, кешеләре турында язган идек инде. Бүген төп сүзебез аннан соң үткән еллардагы үзгәрешләр турында.

Элекке старосталары Илдар абый Саттаров җитди авырып киткәч, сәрдегәнлеләрдә аның урынына кемне куярга дигән икеләнү булмый: аңа кадәр дә авыл дип җан атып йөргән ир-егетләрнең берсе Фәргать абый Саттаровны сайлап куялар. Һәм ялгышмыйлар да. Авылдашлары арасында авторитетлы, сүзе үтә торган Фәргать абый янына үзе кебек үк тырыш, алтын куллы ир-егетләр туп-лана. «Яшьти белән бергә инде без», – ди Фәргать абый үзе. Яшьтие – Газинур Әхмәтҗанов мең дә бер һөнәр иясе. Авылда аның ярдәме тимәгән кеше калмагандыр да, аның сүзен бөтен кеше тыңлый, ди авылдашлары. Газинур абый өйрәтеп кенә калмый, бөтен эшкә җиң сызганып иң беренче үзе тотына икән.

–Һәрвакыт авыл халкы белән киңәшләшеп эшлибез, башкаларның да фикерләрен тыңлыйбыз. Соңгы вакытта авыл халкы бик активлашты, – дип дәвам итә Фәргать абый.

Дөрес аңларлармы, булышучы булырмы дип тотынган бик күп эшләре, уй-ниятләре тормышка ашкач алар инде: «Изге нияткә теләктәшләр табыла икән», – дип ышанган. Үткән елда гына да, әнә, күпме соклангыч гамәлләр кылганнар. Барысы да авылдагы өмәләрдән башланган. Иң элек зиратны тәртипкә китергәннәр, аннан клуб, иске подвал тирәләрен дә чистартырга уйлаганнар. Җимерелгән подвал чын чүплеккә әйләнгән булган. Әйләнә-тирәсен җыештыргач, «Татарстан» хуҗалыгы балчык ташыта, авыл халкы җыйналып, тирә-юнен тигезлиләр, печән чәчәләр, йөздән артык агач утырталар. Авылның оста ир-егетләре, үзләре чималын алып килеп, авыл бәйрәмнәрен үткәрү өчен беседка төзеп куялар, бер өлешенә бөтен шартын туры китереп волейбол мәйданчыгы ясыйлар. Инде анда берничә бәйрәм үткәрергә дә өлгергәннәр. Яңа елны да бер көнне авыл клубында, ә икенче көнне, коймаклар пешереп, самавырлар кайнатып, күңелле уеннар белән шушы урында, инде үзара авыл паркы дип йөртә торган урында үткәргәннәр.

Бер активлашкач, авыл халкы идея-фикер бирүчеләрне көтеп кенә торган диярсең. Барысы бергәләп, «Нәкыйп чишмәсе»н чистартканнар, үзара салым акчасына бик матур итеп, чишмә өе дә ясап куелган. Азактан кабат өмә ясап,  тирә-ягын тәртипләгәннәр. Үзара салым акчасына авыл зиратының бер өлешендә коймалар алыштырылган булган, көздән үз көчләре белән калган өлешен дә тәртипкә китергәннәр.

–Әле бетеп җитмәде, язга чыккач, тагын дәвам итәбез. Анысына бик күп спонсорлар да булышты, аларны да языгыз инде, – ди Фәргать абый. – «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин, Норма һәм Кариледән Рушан һәм Рәмзил Насыйбуллиннар, Васил Мөҗипов, Рәмис Галиев, Курмаладан Ленар Галиев – безнең авылныкылар булмаса да, гозеребезгә колак салдылар, барысына да без бик рәхмәтле. Авылдашларыбыз Муса Гарифуллин, Рафил Габбасов, Нәкыйп Гыйлемҗанов, Райнур Бариевларның хезмәте бик күп керде. Газинур исә бөтенесен башлап йөрде...

Җәй азагында сәрдегән-леләр мәчетләрен ремонтлый башлый. Монысы да спонсорлар ярдәме белән башкарыла. «Акча кемнән кергәнне дә белми калабыз, кешеләр исемнәрен күрсәтмәскә тырыша. Авыл халкы да үз өлешен кертә, мәчеттә эшләр тәмамлангач бер язарбыз әле», – ди имамнары Ирек Әхмәдуллин.

Менә ничә ел инде сәрдегәнлеләр Читән тавында тау бәйрәме үткәрә. Кышкы озын ялларда да анда бергәләп тау шуалар, күңел ачалар. Ел саен зурлап балалар сабан туе үткәрәләр. Мәрхүм авылдашлары Мөкатдис Яппаров призына хоккей ярышлары үткәрү дә матур традициягә әйләнгән. Авылның данлыклы баянчысы Васил Зыятдинов истәлегенә дә бик матур кичә оештырганнар. Авыл халкы үзенең данлы якташлары белән дә горурлана, алар турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Сахалин губернаторы Игорь Фәхретдинов, рәссам Рәхимҗан Сабирҗанов, танылган журналист Харис Әшрәфҗанов, күп еллар прокурор булып эшләгән Гарифҗан Мөхәммәтҗанов... – бу исемлеккә авылдашларына күп игелек күрсәткән  Дамир  Салихов,  Нургаян Әүхәдиев, Хәмит Баһаветдиновлар өстәлә. Шулай ук тырыш хезмәтләре белән күп елларда районда данлыклы булган Ярулла Шәмсетдинов, Равил Бариев, Зариф Заһретдинов, Фәләхетдин Фәхретдинов, Фәйзулла һәм Муса Гарифуллиннар, Ильяс Дәүләтшин, Реваль-Райнур Бариевлар (Реваль белән Райнур бөтен эшебездә үз техникалары белән катнаша, авылдашларга да күп ярдәм күрсәтә диләр), яшьләрдән Илшат Һидиятуллин, Рафил Каюмовлар, заманында союз күләмендә танылган тулы бер сөтчелек фермасы коллективы һәм башка бик күп төрле мактаулы һөнәр ияләрен өстәргә кирәк.

Тау өстендә, аерымрак урында гомер кичергән сәрдегәнлеләр гомер-гомергә үзгә булдылар дисәң дә, ялгыш булмас. Биредә эшкә уңган, җыр-моңга сәләтле, мең дә бер һөнәрле кешеләр яшәде. Баянчы-гармунчылар да, җырчы-биючеләр, үзешчән актерлар... – аларга бервакытта да кытлык булмады. Сәрдегән шагыйрәләре Сәлимә Габделхакова, Флера Габдуллина исемнәре газета укучыларыбызга яхшы таныш. Заманында мактаулы сыер савучы Ра-зия апа Габбасованың шигырь язуын авылдашлары әле соңгы елларда гына белгән.

–Әни үлгәндә сигезенче сыйныфта укый идем. Шул чакта әнигә багышлап бәет чыгардым. Аннан соң да үзем өчен генә язгаладым әле...– ди ул. – Хәзер инде пенсиядә булгач, вакыт күп бит. Уйланып йөрисең дә, күңелдәгесен язасың... Авылдашларга багышлап та язам.

Үткән ел авылда яңа ФАП ачыла. Шул хөрмәткә ул авылдашларына күп еллар игелекле хезмәт күрсәткән фельдшер Люция Зыятдиновага багышлап шигырь чыгара. Бәйрәмне алып баручылар аны бик хисле итеп халыкка җиткерә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да кем шигыре булуы белән кызыксына һәм сок-лануын яшерми. Китап чыгарырга дип туплаган да булалар... Кызганычка, моңа кадәр дә күп югалтулар, сынаулар белән очрашырга туры килгән Габбасовлар үткән җәйдә 33 яшьлек кызлары Алинәне югалта. Аннан соң инде күңел әрнүләрен сала-сала күпме яңа шигырьләре язылса да, китап дигәне икенче планга күчә. «Юньләп авырмаган да килеш бит, аны уйламаган бер минутыбыз да юк, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы калды, – ди Разия апа. – Тыным бетә, йөрәк кыса дип, Тәтеш хастаханәсенә барган, кардиограмма яздырганнар да иртәгә килерсең дип кайтарганнар. Өйгә кайткач, хәле авырайган, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлгән дә... Балаларын үзебез үстермәкче идек, киявебез белән кодагый үзебез карыйбыз диде. Шулкадәр матур яшиләр иде, бер минутта барысы үзгәрде»...

Тормышыбызда матур үзгәрешләр генә булса иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев