Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелек җирдә ятмас

3 октябрь көнне җирле иганәче эшмәкәрләр әлеге йортның ачылышына җыелды

Норма авыл җирлеге эшмәкәрләре Норма авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле Нурия апа белән Равил абыйга өр-яңа йорт җиткезеп бирде

 

Әлеге эшне башлап йөрүдә җирле депутат Тимур Гатауллинның, дин әһелләреннән Илгиз хәзрәтнең, Радик Хәмидуллинның, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗановның роле зур.

3 октябрь көнне җирле иганәче эшмәкәрләр әлеге йортның ачылышына җыелды. Эшкә турыдан-туры катнашы зур булган Балтач бистәсенең «Балтач нуры» мәчете имамы йортка дога укыды, җирле мулла Алмаз хәзрәт азан әйтте. Йортка дога керде. Хуҗабикә Нурия апаның йөзе тагын да нурланды, ул рәхмәтләрен кат-кат кабатлады. Өстәл тирәли эшмәкәрләр кылган гамәлләренең бәрәкәтен күреп, Аллаһ разый булсын диешә-диешә чәйләп алдылар, теләкләрен, фикерләрен белдерделәр.

– Үзем җитәкләгән җирлектә егерме алтын баганам бар минем, – диде Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов ышанычлы, игелекле эшмәкәрләре белән горурланып. Әйт кенә, хәзер тотыналар һәм эшләп тә куялар. Җирлектәге халкыма, эшмәкәрләргә бик тә рәхмәтле мин. Эшләр өчен шулкадәрле рәхәт җирлек бу, сүзнең авыздан чыкканын көтеп кенә торалар. Бу изге эшләрнең тәүгесе генә түгел, моңарчы да эшләдек, моннан соң да планнарыбыз бар. Ә  шушы эшне башлаганчы иң беренче сәдаканы һәм дә хәер-фатиханы район башкарма комитеты, аның җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ирештерде.

Эшмәкәрләр үзләрен белгертергә теләми, Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәлләр кылабыз, әйтеп эшләнгән эшнең савабы калмаска мөмкин, диләр. Шуңа исем-фамилияләрен күрсәтергә дә риза түгелләр, һәр-хәлдә, яхшылыкларын белгертәсе килмәүне шулай аңлаталар.

– Авылдашыбыз Нурия апага һәм Равил абыйга ярдәм итү йөзеннән  зәкятләрен шушы юлга биргән районыбыз эшмәкәрләрен, сәдакаларын шушы эшкә багышлаган бик күп райондашларыбызны, кемнең нинди көче кергән, мал беләнме, киңәш беләнме, дога беләнме, һәрбарчасын Аллаһ разый кылсын, диде хәзрәт. Хәзрәт әйтүе буенча, Газизовларга йорт җиткерүдә  райондашларыбызның күпчелеге кушылган, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп булган. Нурия апа үзе дә, «Илгиз хәзрәт, ике Радик һәм Тимур бик тырыштылар инде», ди.

Тырышлык, бердәмлек күз алдында. 3 миллион сумнан артыкка төшкән йортка, аның эчке бөтенлегенә сокланып бетәрлек түгел. Узган ел Нурия апаны шушы ук эшмәкәрләр мунчалы иткән булсалар, быел исә өйле дә иттеләр. Нурия апаның мәрхүм әнисеннән калган йорты бик тә искергән иде инде, искерсә дә, аңарда җан җылысы, үзгә бер рәхәтлек саклана. Шуңа да аны Нурия апа саклап калырга тырыша.

– Әнием җылысы бар анда, – ди Нурия апа. – Бик кадерле ул миңа. Шуңа да аны сүттертәсем, бетерәсем килми.

Заманчалаштырып салынган өйнең бусагасыннан ук атлауга борынга агач иске бәрелә, юкса, хәзерге заман материалларыннан да эшләп булгандыр, алай арзанга да төшкән булыр иде, әмма бу изге эшкә алынучылар сырхау кешегә сулыш алырга ук рәхәт булсын дип агачны сайлаганнар. Душ кабинасы, санузеллар өр-яңа биредә, зур телевизор да алып куйганнар, җылылык системасы да яңача, йокы бүлмәләре дә иркен, залны әйтеп тә торасы юк, тәрәзә челтәрләре күз явын алырлык. Игелеген күрергә язсын хуҗаларга.

– Бу зур эшне 10 июньдә башлаган идек, менә аларның Аллаһка якын бәндәләр икәнлеген шуннан белеп була инде, һәр эшебез уң барды, –  ди иганәчеләрнең берсе Радик Хәмидуллин. Аның сүзләрен куәтләп, социаль хезмәткәр Гүзәл дә «табигать тә булышты, көннәр аяз, матур торды, эшчеләр һәр эшне җиренә җиткереп башкардылар, әйдә ярарга гына эшләмәделәр», диде.

Эшләр беткәннән соң җыештырырга мәктәп укучылары килә. Һәм менә Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина шушындый изге эшләр башкаручы ир-егетләрне Бүгенге Көн Геройлары дип атый. Горур һәм матур яңгырый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек