Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның беренче этабында кыска программада җиңде

Фигуралы шуучы бозга Казан спортчысы Кәримә Әскәровадан соң чыкты.

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында кыска программадан соң беренче урында бара.

Фигуралы шуучы бозга Казан спортчысы Кәримә Әскәровадан соң чыкты. 11нче номер астында бозга чыккан Вәлиева бик яхшы чыгыш ясады, бер тапкыр да егылмады. Нәтиҗәдә, ул 45,13 очко җыюга иреште, фигуралы шуучының чыгышы 83,92 баллга бәяләнде.

Икенче урынны яулаган Софья Акатьева кыска программада 72,70 балл җыйды. Тутберидзе аның чыгышын ышанычлы булмады дип бәяләде.

70,19 балл туплаган Анастасия Зинина өченче баскычта урнашты. Татарстан вәкиле Кәримә Әскәрова исә тугызынчы урынны яулады.

Иртәгә фигуралы шуучылар ирекле программа белән чыгыш ясаячак. Шуннан соң Россия Гран-приеның беренче этабы җиңүчесе билгеләнә.

Искәртеп узабыз, беренче урынны яулаган спортчыны этап өчен 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев