Кан эчендә яткан хатынны көч-хәл белән өйгә алып керәләр...
«Сезгә кичекмәстән бала алып кайтырга кирәк!»
Мәрьям әби белән хастаханәдә яткан чакта таныштым. Ап-ак яулык астына яшерелгән икегә ярып үргән чәч толымнары, үткән еллар эз салган җыерчыклы куллары, уйчан күз карашы әбиемне хәтерләтте. Ягымлы, үтә тыйнак һәм сабырлыгы йөзенә чыккан әбигә калган палатадашларым да зур хөрмәт белән Мәръям әби дип дәшәләр иде.
Язмышлар... Алар төрле һәм алар бер-берсен кабатламый. Мәрьям әбинең тормыш юлы исә миңа гомумән киноны хәтерләтте. Булмас, алай була алмый ул дидем. Була икән. Хәтта бала да әнигә гомер бүләк итә ала икән бит.
Мәрьям белән Борис гаилә корып, Субашта үрнәк булып яшиләр, бер-бер артлы биш бала алып кайталар. Уртак көч белән тапкан муллыкка, тигез гаилә тормышына сөенеп яшәгән мәлдә барысы да челпәрәмә килә. Мәрьям абзарда маллар карап йөргән җиреннән егыла. Аңсыз килеш бик озак ята ул. Очраклы гына кергән күршеләре балалар елаган тавышны ишетеп өйгә үтә. Аннан Мәрьям апаны эзләп абзарга чыгалар. Кан эчендә яткан хатынны көч-хәл белән өйгә алып керәләр. Борис абыйны тиз генә эшеннән чакыртып алалар. Ярты үле Мәрьямнең башын кысып бәйләп, район хастаханәсенә озаталар. Гемоглабины дүрткә генә калган хатын ничә еллар урын өстендә ята. Балаларын әнисе, туганнары чиратлашып карый.
— Бик авыр вакытлар иде. Рәхмәт якыннарыма. Борис та бик сабыр булды. Гомер бетмәгәч, бүгенге мул тормышларны күрергә, балаларны гына түгел, оныкларымны да сөяргә насыйп булды, шөкер, — ди Мәръям апа.
Хатынының хәлләре бер дә уңайга булмагач, Борис абый аны Казанга профессорга алып бара. Профессор исә бик озак итеп тикшергәннән соң бары бер җөмлә әйтә.
— Сезгә кичекмәстән бала алып кайтырга кирәк... Киләчәккә өмет бирүче һәм шул ук вакытта ышанмаслык хәл. Ир белән хатын икесе дә сүзсез кала.
— Бала тапканнан соң гемоглабиныгыз күтәреләчәк, — ди табиб.
Нишләргә? Авыру килеш ничек итеп бу адымга барырга? Озак уйлашканнан соң уртак фикергә килә Вафиннар. Тугыз айдан Рәнис дөньяга аваз сала. Баланың тәүге авазлары әни кешегә шатлык һәм гомер бүләк итә.
Инде ул көннәрдән күпме вакыт үткән. Бүген Рәнис үзе дә ике бала атасы. Алар әти-әни белән бергәләп төп йортта яшиләр. Вафиннарның калган уллары да авылда гына (кызганыч, берсе вафат). Кызлары Әтнә районында тормышта булса да, җае чыккан саен гаиләсе белән төп нигезгә әти-әнисе янына еш кайта. Балалары да, кияү-киленнәре дә өлкәннәрне хөрмәтләп, ихтирам итеп яшиләр. Оныклар да әби-бабайларын өзелеп ярата.
Мәрьям апаның авыр, газаплы һәм дә бәхетле тормышы турында язуым юкка түгел. Чөнки әниләр — гаилә учагын саклаучылар, яшәргә көч калмады дип уйлаганда да, яшәү көче табучылар. Алар үз тирәләрендә бөтен дөньяны тота алырлык көчкә ия олы затлар да. Мәрьям апа Вафина исә моның ачык мисалы.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев