Каннарын да, җаннарын да жәлләмичә сугышалар десантчылар
«…Бөек Җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 126 десантчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Бу батырлар арасында райондашларыбызның да булуы белән без чын-чынлап горурланабыз.
«Дәү әтинең сугышчан юлын беләм»
Баннер-рәсемнәрнәрен кем «уйган»?
Узган ел «Хезмәт»тә ВДВның 91 еллыгына «Сугышчан дусларыбызга ихлас бүләк» дигән мәкаләдә «Ватан сакчылары» паркындагы «Десантура» биләмәбездә ветераннар советы инициативасы һәм күмәк көч белән дусларыбызга ихлас бүләгебез - истәлек баннеры ачуыбыз хакында да язып чыккан идем. Әмма материалны бәйрәм санына өлгертү максатыннан мәкаләне «кысарга» туры килде. Күп кенә мөһим мәгълүматлар әйтелми калды яки ассызыкланып кына үтелде. Шуңа язылганга кире кайтып, күңелдә туган фикерләрне яңартып алырга булдым.
Ул мәкаләдә «Быелгы бәйрәмебездә катнашучыларны тагын бер яңалык каршылар»,дип, истәлек баннеры ачылачагын да белдергән идем. Алдан ук хәбәрдәр булганга, бәйрәмгә мәрхүмнәребезнең якыннары-гаиләләре, туганнары, балалары-оныклары да килгән иде.
Бәйрәмдә катнашучыларны иң дулкынландырганы, районыбызның тәүге десантчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, әйе, сугышны ВДВ гаскәрләре сафында кичкән, мәшһүр мөгаллим Фәрзи ага Гыймадиевның оныгы, мәгариф ветераны Роза Фәрзиевна кызы, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Фидаил кызының чыгышы булды.
«Дәү әти янында еш булып, аның сугышта десантчы булуын белеп үссәм дә, нечкәлекләрен белми идем. «2004елда «Хезмәт»тә, үзе дә десантчы, дәү әтиемнең дусты Рамазан абый Фәрзиевның дәү әтием һәм аның белән иңгә-иң торып сугышта ВДВ сафларында кан койган райондашларыбызның тулы сугышчан юлын, батырлыкларын тасвирлаган күләмле язмасы басылып чыкты. Минем өчен бу бик зур яңалык булды. (Мөгаллимәнең кулында минем материал басылган, әле ул вакытта битләре А-4 форматлы «Хезмәт» газетасы). –Менә мин хәзер бабаем Фәрзи Гимадиевичның һәм сугышчан дусларының сугышта кылган батырлыклары хакында беләм, сөйли алам. Районыбыз халкы олы хөрмәт белән искә алган мәшһүр мөгаллим бабаемны инде легендар педагог булуы өстенә Ватан өчен күкрәген калкан итеп кан койган батыр сугышчы-десантчы булуы белән горурланып, укучыларыма, балаларыма сөйли алам. ВДВ тарихын күзаллыйм.
Моннан тыш та ул «Хезмәт»тә һәм республикабыз матбугатында бу темага дистәләрчә материаллар язып чыкты. Бик зур рәхмәт сезгә, Рамазан абый. Бу чын тарих!» - диде.
Гөлчәчәк ханым сафка баскан баннерга да югары бәя бирде: «Бу сезнең тагын бер зур изге гамәлегез, - диде Фәрзи ага оныгы - Бу олы хезмәткә лаеклы хезмәтләрен куйган егетләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ә баннерга килгәндә Аны ясау, җыю, урнаштыру кебек хәсияләр алтын куллы егетләребез Фаил Габдрахманов, аның Чаллына яшәүче үзе дә десантчы кияве һәм Әлфәт Газизовлар хезмәте.
Йорт төзү хакында сүз барганда: «Өй салуның нәрсәсе бар - чутлыйсы да мүклисе», - диләр бит. Әмма һәркем белә: анарчы агачын юнәтеп, бурыйсы, калган кирәк-ярагын да табасы бар бит әле! Алдагы язмада шул хакта сөйләнә
Баннер-рәсемнәрнәрен кем «уйган»?
Игелекле Балтач егете
Сезнең игътибарга якташыбыз белән таныштыру-күрсәтү максатыннан аның бер китабының тышын куям.
Узган елгы бәйрәмгә сафка баскан баннерга әзерлек - фотоматериаллар, мәгълүматлар туплау, начар сыйфатлы фотоларны реставрацияләтү (формасыз килгән фотоларны беретлы-төсле рәвешкә кертү, һ.б.) эше белән, башлыча мин шөгылләндем.
Ә тәүге десантчыларыбыз - сугыш ветераннарының рәсемнәрен Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам, журналист дустым Зөлфәт Хәйруллин иҗат итте. Билгеле,аның районыбызга багышланган игелекләренең беренчесе генә түгел. Хезмәт биогафиясенең соңгы 30 елында «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты булып эшләгән Зөлфәт дустым республика матбугатында, шул исәптән «Хезмәт»тә дә туган ягын, якташларыбызны данлап, даими рәвештә язып килә. Безне зурлаган кебек, үзен дә хөрмәтләп үтик әле бүген. Өстәвенә, 5 мартта якташыбызның күркәм юбиллее - җиденче дистәсенең кыл уртасына аяк баса. Туган ягы, яраткан эше, гаиләсе, якын дуслары һәрвакыт илһам чыганагы, иҗат дәрте, яшәү яме биреп торсын үзенә.
Язмамның алдагы өлешендә урнаштырылган ветераннарыбызның рәсемнәре дә Зөлфәт Хәйруллинның иҗат җимешләре.
Каннарын да, җаннарын да жәлләмичә сугышалар десантчылар.
Инде тәүге десантчыбыз Фәрзи аганың лаеклы дәвамчысы Гөлчәчәк Фидаилевнаны дулкынландырган һәм зур горурлык хисләре уяткан, 2004 елда беренче тапкыр «Хезмәт»тә басылган язмамның нәкъ менә беренче тапкын үлем тегермәнен, сугыш чорын кичкән десантчыларыбызны ачкан, аның да сугышчан юлларын тасвирлаган өлешен тәкъдим итәм. Чөнки 2020дә, гаскәрләребезнең 90 еллыгындагы чыгышымда да батырларыбызның исемнәрен атап чыгу белән генә чикләнгән идем…
Районыбызның, республикабызның хөрмәтле шәхесләренең берсе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучысы, мәшһүр мөгаллим Гыймадиев Фәрзи Гыймади улына, исән булса, быел 102 яшь туласы ел иде. Сугышчан орденнар һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны, олы йөрәкле бу кеше белән 50 елга якын таныш һәм дус булуыма горурланып яшим.
Гыймадиев Фәрзи Гыймади улы. Нөнәгәр авылында туган. 05.03.1920-25.02.2011
1942нче ел башыннан алар Мәскәү өлкәсендә искиткич авыр шартларда, һава десанты гаскәрләре буларак хәрби әзерлек үтәләр. Менә шул ерак 1942нче елдан бирле районыбызның иң өлкән десантчысы исемен горур йөртте безнең Фәрзи ага.
«Шубан егете Калмык җирендә ятып калды…»
«…Бөек Җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 126 десантчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Бу батырлар арасында райондашларыбызның да булуы белән без чын-чыннан горурланабыз.
«Үз теләкләре белән киткәннәр», «доброволецлар» дигән сүзләргә бик күпләрнең ышанасы килми, әмма нәк менә безнең якташларыбыз инде бүгенге көндә унынчы дистәсенә аяк баскан, районыбызның, республикабызның легендар шәхесе, мәшһүр мөгаллим Фәрзи ага Гыймадиев, сугыштан соң районыбызда озак еллар кулланучылар җәмгыятен җитәкләп, соңыннан 20 елга якын, лаеклы ялга киткәнче республика кулланучылар җәмгыяте рәисенең урынбасары булып эшләгән Алан авылы егете, бүген дә Казан шәһәрендә яшәүче Әгъләм ага Камалов, шул ук авылдан Фәйзулла ага Фәйзрахманов һәм Шубан авылыннан Гәбделхәй Шаһиевлар нәкъ менә үз теләкләре белән фронтка җибәрүләрен сорап гариза язалар. Алар гариза керткән 25 ирекледән беренче бишлеккә эләгеп, фронтка китәләр. Сугышның нәрсә булуын алар юлда ук, Мәскәүгә барганда ук татыйлар. Аларның эшелоны берничә мәртәбә дошманның һава һөҗүменә дучар була. 1942 нче елның башыннан алар Мәскәүдә бик авыр шартларда хәрби хәзерлек үтәләр. Дошманга каршы, коралсыз яки пычакка-пычак ничек сугышырга кирәклеген өйрәтәләр, самолеттан, төрле биеклекләрдән янып торган авыллар, урманнар, елга-чокыр-чыклар өстенә ташлыйлар үзләрен. Кыскасы, аларны һава-десант гаскәрләренә, дошман басып алган территорияләргә, дошман тылына төшерергә әзерлиләр. Тылда партизан отрядларын, Совет властен оештыруны, коммунист, комсомоллар белән эш алып баруны бурыч итеп куялар. Әмма командование аларны махсус максатларда (нәкъ менә десантчы буларак дип аңларга кирәк) файдаланырга өлгерми. Көньяк фронтта хәлләр үтә кискенләшә төшә. Дошман Сталинградка, Иделгә ыргыла. 1942 елның 5 августында составында якташларыбыз да булган 34нче гвардиячел укчы дивизияне Мәскәүдән Астраханьны сакларга җибәрәләр. Алар Калмыкиядә Яшкуль дип исемләнгән район үзәгендә оборона тоталар. Биредә һәрбер төбәк өчен каннарын да, җаннарын да жәлләмичә сугышалар десантчылар. Соңгы патронга, соңгы тамчы канга кадәр үлмичә чигенмәскә, әмма позицияне ташламаска. Алар чигенсәләр, дошман Астраханьга үтәчәк.
Шаһиев Габделхәй Хаҗи улы. Югары Шубан авылында туган. 1923-1944. Дәһшәтле сугышта батырларча һәлак була.
...Йөк машиналарына төялеп килгән немецлар тоташ чылбыр белән һөҗүмгә күчәләр. Алар якыная төшкәч, совет сол¬датлары бөтен кораллардан ут ачалар. Караңгы төшкәнче фашистларны үткәрмиләр безнекеләр. Хәрби бурычны шулай намус белән үтиләр алар. Әмма югалтулар да бик күп була шул: райондашыбыз Габделхәй Шаһиев та шул бәрелештә батырларча һәлак була. Рота парторгы Фәрзи Гыймадиев та бик каты яралана, снаряд ярчыгы берничә кабыргасын чәрдәкләп үтә. Өч көннән соң гына кыр госпиталендә аңына килә егет. Яраткан рота командирларының да терәп атылган автомат пулясыннан гомере өзелә.
Камалов Әгъләм Камал улы. Алан авылында туган. 20.10.1923-18.06.2018
Ә «Минем әти-әниемә дә әлеге сугыштан соң ук, үлемем хакында хат җибәрәләр, - дип искә ала Әгъләм ага. -Без ротада Камаловлар икәү идек. Дөрестән дә, дошман пулясыннан якын дустым Әхмәт Камаловның җаны кыелды шул... Озак еларга туры килмәгәндер әниемә. Икенче көнне үк өйгә үземә хат юлларга туры килде».
Фәйзрахманов Фәйзулла Фәйзулла улы. Алан авылында туган. 05.04.1924-25.02.2007.
Сугышка бергә алынган авылдашы Фәйзулла Фәйзрахманов белән юллары аерыла Әгъләмнең. Төгәлрәге, Фәйзулла аерым диверсия бүлегенә җибәрелә. Махсус хәрби бурычны үтәү өчен Фәйзулланы дистәдән артык иптәше белән дошман тылына ташлыйлар. Бу хәлне сизеп алган фашистлар ачылган парашютларны мишень итеп, «кайчы» рәвешендә ут ачалар. Җиргә күпләренең җансыз гәүдәләре генә төшә. Исән-сау төшкәннәре өчен дә шатланырга иртәрәк була әле. Янәшә төшкән 2 иптәше белән пленга алына Фәйзулла. Бер хәлең юк, ике елга якын дошман лагерьларында җәфа чиксә, аннан кайткач, үзләрен азат иткән үзебезнекеләр «хыянәтче» ярлыгын тагып, шактый гына тинтерәтә тагын үзләрен. Сугыштан соң гаилә корып, озак еллар төзүче булып эшли. «Алтын куллы балта остасы иде», —дип искә алалар үзен авылдашлары».
Бу батырлар күптән арабыздан киттеләр инде. Һавалана димәгез, бу материаллар, ниндидер мәктәп альбомнарыннан алынмады. Язмамның әлеге өлешенә дә исемне кайдандыр эзләмәдем. Әйе, «Шубан малае һәлак булды», - диде ул. …Фәрзи ага белән тәүге сөйләшүләребездә үк Алан егетләренең исемнәрен дә атады. «Шубан егете яу кырында ятып калды», - дигән иде. Шушы язмам чыккан елны, Фәрзи абыйны 2 августта очрашуга да алып килдем. Шул елның башында Аланга Фәйзулла абый белән очраштым. Әгъләм абый белән дә башта телефон аша аралашсам, соңарак, 11ел чамасы элек, очратып берара сөйләшеп тору бәхете тәтеде. Ул да җир куенында керде инде 4 ел элек.
Уң аяк сугыш кырында кала…
Әхәтов Фәрт Габделәхәтович. Салавыч Сәрдегәне авылында туган. 08.08.1922-03.06.1999.
Соңгы еллрда гына тагын бер фронтавик-десантчыны «таптым» бит әле!
Монысы өчен, бер мин генә түгел, барыбыз да якташым, танылган язучы, шагыйрь, журналист дустым Харис Әшрәфҗановка (1943-2018) рәхмәтле булырга тиешбез. Харис абыйны да соңгы тапкыр вафатына бер ай элек күреп, очрашып-сөйләшеп калдым үзе…
Очраклы рәвештә «борын төбендәге» Сәрдегән авылында үскән язучы, журналист дустым Харис Әшрәфжановның «Сезгә әйтер сүзем бар» дигән язмасына юлыктым. Шул язманың бер өлешен сезгә дә укытам:
Харис Әшрәфҗанов: «…Күрше өйдә (Сәрдегән авылы.) Фәрт абый Әхәтовлар тәрәзәсендә ут сүнгән иде инде. Бу гаиләдә дә ләгънәт суккан сугыш үзенең кара истәлеген калдырган. Имәндәй таза булып үскән тормышка гашыйк егет Фәрт Әхәтов 19 яше тулар-тулмас Ватан сагына баскан. Киеренке өйрәнүләр, ниһаять, десантчы буларак дошман тылында көчле бәрелешләр, төнге бомбардировщикларның тоташ гөрелтесе, караңгы төнне ерып төшүче парашютларнын ак куполлары - барысы да газаплы төш кебек кенә хәзер. Типсә тимер өзәрдәй егет әнә шундый бәрелешләрнең берсендә ике аягын да бик нык яралый. Сул аяк буыннарын махсус металлар белән тоташтырып, дефомация белән булса да саклап калалар. Уң аяк сугыш кырында кала…».
…Фәрт абый белән танышлар идек. Әтием Фәрзетдин дә «агач» аяк белән йөргәнгә мине «аякташ җегете» дип йөрде. Вафатына гына да чирек гасырдан артык вакыт узды. «Сугыш турында сөйләргә яратмады ул,- ди төп нигезләрен дәвам итүче улы, кордашым Шамил, – Старая Русса дип атый иде үлемнән калган җирен». Бу сүзне ишеткәч, сугышчан юлын әтием кан койган Төньяк-Көнбатыш фронтында булуын чамаладым. Ө биредә десантчылар кылган батырлыклар, алар кичергән җан тетрәткеч фаҗигаләр турында күп өйрәндем.
R.S. 23 февраль көнне районыбызның запастагы хәрбиләре, шул исәптән десантчылар да тантаналы митингта һәм спорт ярышларында катнаштык. Бәйрәм барышында телефоныма дистәләрчә котлаулар килгән. Берсе, мине иң дулкынландырганы Гөлчәчәк Фидаилевнадан иде. Мине хөрмәтләп-олылап бәйрәм белән котлаган, җылы теләкләрен язган. Фәрзи ага минем әтиемнең әнисе- әбием туган Нөнәгәр авылыннан. Ә Гөлчәчәк ханымның кайнанасы, Ансарның әнисе, Чутай кызы Әнвәр апа, әниемнең бер туган апасының сыйныфташы иде.
Бәйрәм тәмамлангач, Гөлчәчәк ханыма: «Без, Фәрзи аганың лаеклы дәвамчылары - Балтач десантчылары, аларның данлы эшләреи, исемнәрен аклап, ярышларда җиңү яуладык, күчмә Кубокка ия булдык. Рухлары шат булсын батырларыбызның» - дип яздым. Фотоларны салдым. Җавабында барыбызны да котлаган, олы рәхмәтләрен ирештергән сугышчан, гаскәрдәш дустыбызның оныгы…
Бу язмам исә мәрхүмнәр рухына догаларыбыз булып ирешсә иде.
Рамазан ФӘРЗИЕВ
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев