Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капка төбендә туңып үлгән

Мәчетледә 17 яшьлек кыз өенә кайтып җитә алмаганмы, әллә төнлә чыгып киткәнме?

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе Мәчетле районында 17 яшьлек кызның үлеме турында хәбәр итә. Элегрәк «Башинформ» язганча, аның гәүдәсе кичә иртә белән аларның коттедж капкасы янында туганнары тарафыннан табылган.

Ведомствода сөйләүләренчә, Дуван-Мәчетле авылында яшәүче кыз алдагы төндә өенә кайтканда туңып үлгән булырга мөмкин. Кызның тәнендә зыян һәм җәрәхәтләр юк

"Судмедэкспертиза билгеләнде, гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль шартлары тикшерелә, ата-аналар, башка гаилә әгъзалары һәм шаһитлар сораштырыла, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау органнары системасының күрелә торган чараларының тулылыгы тикшерелә, булган хәлгә китерә торган башка сәбәпләр һәм хәл-шартлар ачыклана", - дип билгеләделәр Тикшерү комитетында.

Кызның үлеме сәбәпләрен ачыклау белән Башкортстан Прокуратурасы да шөгыльләнә, тикшерү йомгаклары буенча барлык кирәкле чаралар күреләчәк.

Мәрхүмә бу гаиләгә тәрбиягә алынган булган, аннан башка биредә янә 4 бала тәрбияләнә.

Капка төбендә туңып үлгән

 

Автор:Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев