Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караңгы дип зарланганчы, шырпы яндыр

Күптән түгел "Яңа Гасыр" каналында "Таяну ноктасы" тапшыруында бүгенге авыл, аның язмышы, киләчәге турында бик тә мәгънәле сөйләшү булды. Бу проблема шулкадәр катлаулы, шулкадәр колачлы, хәтта бер тапшыруга гына сыешып та бетә алмадылар. Анда район башлыгы да, җәмәгать эшлек­лесе дә, депутат та, журналист та катнашты. Һәркемнең үз фикере, үз "каланчасы".

Тапшыруда катнашкан кешеләрнең нибары икесенең авылда яшәвенә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев (берсе - үзе) игътибар итте һәм "авыллар юкка чыга" дип, уйландырырлык саннар китерүчеләрне тыңлап торды да түзмәде: "Ә сез үзегез ник авылдан киттегез?" - дип бәреп сорады. Мин күңелемнән ул сорауны биреп өлгергән идем инде. Җавап билгеле: "Укырга".
Гаеп түгел, бар кеше дә авылда яши һәм эшли алмый. Әмма минем күңелдәге тагын бер сорауны ишетмәде Илшат әфәнде: "Ә авылыгызда төп нигезегез исәнме? Анда кем дә булса төпләнеп калдымы?" Җавап уңай булган очракта, сөенергә була иде. Миңа калса, һәр очрактагы кебек монда да һәркем үзе­нән башларга тиеш. Җәлил хәзрәт Фазлыевның бик яратып китерә һәм бик уйландыра торган фикере бар. "Авыл бетә, дип мин дә күздән яшь китерә торган итеп вәгазь сөйли алам, әмма мин гомерем буе авылда яшәдем һәм ике улым да авылыбызда яши", - ди ул... Хәдистә дә: "Караңгы дип зарланганчы, бер булса да шырпы яндыр", - диелә. Хөкүмәттән, урындагы җитәкчеләрдән, инвестордан, фермердан, авылдан чыккан байлардан - кемнәрдән генә ярдәм көтми бүген авыл! Булсын, бу ярдәмнәр дә булсын. Алар да бик кирәк. Әмма авылда яшәүче үзе тырышмый, без монда дип аваз салмый, авыл яшәсен өчен берни дә эшләми икән, миңа калса, мондый авылның киләчәге юк, аны беркем дә коткара алмый. Әле бит матди кыйммәтләр генә түгел, авыл яшәсен өчен башкасы да кирәк. Бу хакта бераз соңрак.

Безнең күршедә генә алтмыш хуҗалыклы Биктәш авылы бар. Аннан министр да, зур түрә дә чыкмаган. Үз көче белән күрше Киров өлкәсендә җитештерү цехы булдырган бер Геналары гына бар. Туган авылында чиркәү салдырып, биктәшләргә бик зур бүләк ясады ул. Әмма иң зур бүләкне биктәшләр үзләренә үзләре ясады - төп авылны ныгыту өстенә, алар авылдан бераз читтә (авыл эчендә буш урыннар юк, ул болай да тыгыз урнашкан) тагын бер салага - халык телендә Пүчинкә дип йөртелүче берничә урамга заманча матур йортлар өлгертте. Биредә авылның каймагы булырдай бик булдыклы, чагыштырмача яшь гаиләләр яши. Араларында колхозда эшләүчеләр дә, башка урыннарда, Казанга барып-кайтып эшләүче "шабашник"лар да бар. Әмма алар авылдан китмәде, алар биредә яши! Әле үзләре тапкан хәләл акчаларын җыешып (күмәк хуҗалык та матди ярдәм күрсәтә, билгеле), инде берничә ел, бик зурдан кубып, Питрау бәйрәме үткәрәләр. Күптән түгел Хач ману бәйрәмнәрен дә, бөтен шартын китереп, Шушмада бәкеләр тишеп, бөтен авыл, район бәйрәменә әйләндерделәр. Аларныкыннан бик күпкә әйбәтрәк безнең башлангыч мәктәп ябылганда да, мәктәпләрен саклап калдылар, клубларын да эшләтәләр...

Бу көннәрдә районда авыл җирлекләре арасында иҗат концертлары конкурсы бара. Биктәшләр бу концертта да үзләрен кабат бар районга танытты. Кыш уртасында табигый үләнчәчәкләрдән үргән тәкыялар, төенчек-төенчек үләннәр белән район үзәгенең зур сәхнәсен тутырып, тамашачыларны Питрау бәйрәменә алып кайттылар. Өлкәннәре, "Айбагар" фольклор ансамбле оештырып, үзләренең йолаларын күрсәтсә, яшьләре башкарган керәшен татарлары биюе үзгә дәрте белән аерылып торды. Авыл данын яклау өчен 84 яшьлек Зәйкә түти гомерлек юлдашы - гөсләсен алып сәхнәгә чыкты, 76 яшьлек Галина, Анастасия түтиләр дә аннан калышмады - җырлады да, биеде дә... Студентлары исә сессияләрен "онытып", концертта катнашырга кайтты.

Иҗат концерты турында сүз чыккан икән, аны оештыручылар, бу конкурс авылларны уятуга шушы кадәр зур этәргеч бирер дип тә уйламагандыр бәлки. Хәер, таләпләрне шактый катгый куюларын искә алсаң, шуңа өметләнгәннәр кебек. Бу чара гади бер концерт к­на булып калмасын, шул җирлектә яшәүче барлык оешма, хуҗалыкны да "селкетсен" өчен, аңа урамда я­минкә үткәрүне дә, мәдәният үзәгендә күргәзмә оештыруны да, авыллар турында презентация эшләүне дә керткәннәр. Биктәшләр кергән Салавыч авыл җирлеге бу чарага бигрәк тә җитди караган иде. Ярминкәләренә, күргәзмә­әренә жюри тарафыннан иң югары бәя бирелү - шуңа бер дәлил.

Без инде хәзер бар нәрсәне матди кыйммәтләрдә генә үлчи башладык. Белмим, безнең як авылларын саклап калуда хәзергә кадәр иң дөрес адым булган колхозларны саклап калган элекке һәм хөкүмәт программаларына кушылып, авылларда социаль көнкүреш объектларын төзүне оештыручы бүгенге җитәкчеләр куйган хезмәтләр янәшәсендә иҗат концерты өчен җаваплы иптәшләрнең авыллар буйлап җыр-биюгә, кул эшләренә сәләтлеләрне барлап туплавы, аннан бергәләп, атналар буе мәш килеп, кара төнгә кадәр репетицияләр үткәрүе, дулкынлана-дулкынлана авыл, район сәхнәләрендә чыгыш ясаулары нинди үлчәмнәрдә бәяләнә ала икән?! Әле бит талантларның да ниндиләрен - һөнәри артистларга тиң булырдаен сәхнәгә алып чыккан салавычлылар. Бу үзе үк - авыл әле яши, бирешми дип сөенергә бер сәбәп. Берсеннән-берсе чибәр өч кызы Рузия, Илзия, Әдилә белән җыр сузган Роза (Габдрахмановалар), бар яктан бик сәләтле яшь белгечләр - абыйлы-энеле Ленар һәм Алмаз Мөхәммәтҗановлар, районда данлыклы биюче кызлары Талия Нәҗипова, Айгөл Шакирҗанова, Гөлсинә Галимуллина, һөнәри хореограф белән әзерләнгән биючеләр ансамбле...
Баянчылар, хор коллективлары... Болар барысы да һәм алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк дип башкаларны өйрәтеп, эш таләп итеп кенә йөрмичә, концертның башыннан азагына кадәр сәхнәдән төшмәгән Рафил Сибагатуллин кебек авыл җирлеге башлыгы да, миңа калса, авыл өчен энҗе бөртегедәй бик кадерле. Үзенеке булганга кадерле. Шулай ук: "Авылда бер караган идек инде, җитмәде, тагын карарга дип, менә район үзәгенә дә килдек", - дигән Мәсхүдә, Фирая апа кебекләр дә бик кадерле аңа.
Азактан сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рамил Нотфуллин да соклануын, авылдашлары белән горурлануын яшермәде. Әйе, эшләсен дә, яшәсен дә, күңел дә ачсын авыл. Үз язмышына битараф кына булмасын ул. Һәркем бер шырпы яндырсамы?!
("Ватаным Татарстан",
/№ 12, 27.01.2016/)
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9