Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариле авылы аша оялмыйча узып китеп булырмы?

Белгәнебезчә, Кариле авылы аша олы юл уза. Ул юлдан Кукмара, Малмыж, Нократ Аланы, Киров өлкәсенә бара торган күпсанлы җиӊел һәм йөк машиналары йөреп кенә тора. Ягулык салу станциясе янында урнашкан күпфатирлы йортларныӊ хуҗалык алып бару өчен салынган лапаслары хәрәбә хәленә килеп, бар якны ямьсезләп торалар иде.

Бу хәлне төзәтү максатыннан ул йортларда яшәүчеләрдән акча җыеп, хуҗалык лапасларын  ремонтлау, түбәләрен алмаштыру эшләре башланып китте. Инде икесенеӊ йөзе үзгәрде, дип әйтергә буладыр. Әмма әле тагын алыштырасы түбәләр,  эшлисе эшләр күп. Акча җыелышы да сүлпәнләнде бугай. Кемдер бирә, кемдер йөз төрле сәбәп таба, бу эштән  качмакчы була. Бу очракта Норма авыл җирлегенә андый читтә калучыларга мәсьәләне кабыргасы белән куярга кирәктер. Инде ремонтланган лапасларныӊ тирә-якларын җыештыру, өстәмә төзелгән төрткеләрне сүттерү хәстәрен дә вакытында башкару сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев