Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариле егете, прапорщик Булат Әхмадуллин ике медаль иясе

Балтачлылар бер-берсен ташламый

Булат Әхмадуллин Кариле авылы егете, 2000 елгы. Гаиләдә өлкән бала, тагын унтугыз яшьлек сеңлесе бар. 2020 елда контракт төзеп, Нижегородский өлкәсенә хәрби хезмәткә китә. «Балтачтан барлыгы, контракт нигезендә, 7-8 егет киткән идек, кайтып җитешкәне җитеште, җитешмәгәне шунда әле», ди Булат. 

2022 елда Воронеж өлкәсенә өйрәнүләргә җибәрделәр. Өйрәнүләр бик җитди бара, әмма егетләр алга таба тагын да җитди булыр дип уйлап та карамыйлар. Февраль башларында аларны Белгород каласына таба күчерәләр, аңарчы егетләр өйләренә чираттагы ялга да кайтып килә.

Ә менә 23 февраль көнне позиция алырга китәләр, 24 көнне иртәнге сәгатьләрдә ата башлыйлар. Булат үзйөрешле артиллериядә ядрәләр биреп тора. Ядрә 29-30 чакрымга кадәр җитәргә сәләтле. Заданиене үтәгәч, хәрби «КамАЗ», килә, ядрәләрне тиз-тиз генә төйиләр дә, икенче позициягә күчәргә җыеналар. Әмма бер техникалары ватылу сәбәпле, Булатлар үзләренең төркемнәреннән артта калалар. Ремонтлап бетергәч, кичке якта чик ягына кузгалалар, Белгородка исән-сау гына кайтып җитәләр.

Беренче сынау әнә шундый була. Шәһәрдә торган килеш Украинага кереп-чыгып йөриләр. 9 март көнне лагерь булып оешып керәләр, палаткалар урнаштыралар. Кергәнче сержант, «син нишлисең, керәсеңме?», дигәч, Булат «хочу» ди. Шулай итеп, 9 март көнне тагын Украина эченә кереп китәләр. Бер бистәдә аларны Россия флагы белән каршы алалар.

— Шул бистәдә урнашырга урын табалмый йөрдек, беренче көнне Урал машинасының кузовында йокладым, — дип сөйли Булат. — Аннан ташландык өй таптык, шунда мичләр урнаштырып, тәрәзәләрен каплап тора башладык. Сак хезмәтен үтәп йөрдек. Ул авылдан китәргә тиеш идек инде, ләкин өлгерми калдык, ата башладылар. Мин үзем минометтан аттылар дип уйлыйм, ашыгычлык белән генә оешып китә алдык. Беребезгә дә зыян килмәде.

Соңыннан безне саткан булулары ихтимал икәнлеген белдек, бер карт бар иде анда, безнең белән дус мөнәсәбәттә иде үзе, оныгына руслар килде әле авылга, дигәч, онык тиешле кыз саткан булырга мөмкин. Тиз генә бер амбарга барып җайлаштык, анда вышкалар бар иде, шунда менеп 24 сәгать буе сакта торабыз, кушылган йөкләмәләрне үтибез, амбар эчендә торырга урын ясадык. Фәрман булуга, позицияне үзгәрттек, күчтек башка җиргә.

Палаткаларны урнаштырдык, шунда безгә берничә тапкыр гуманитар ярдәм килде, балалар язган хатлар да бар иде. Ул хатлар күңелгә тиде, җаннар актарылды, рәхмәт безгә хатлар язган балаларга, бик кирәк ул хәрби кешегә андый рух күтәрә торган хатлар. 25 март көнне палаткаларны җыйдык, ачык һавада йокладык. Шунда еракта ату тавышлары ишетелә башлады, аннан якынайды, безгә кассетный ядрәләр белән һөҗүм иттеләр бугай. Ул шундый ядрәләр, эче тулы бомба, ачылуга бомбалар төрле якка чәчелә.

Техникага зыян китермәскә мөмкин, әмма кешене аямый инде. Үлүчеләр дә, яраланучылар да булды. Аякка оекбаш та кимичә машинага чаптым. Бер бинага урнаштык, шул ук көнне бөек каладан безнең гаскәрләрне, техниканы саклап торып чыгардык әле. Бер шәһәргә керергә тиеш идек, минометтан аттылар, яр буена урнашмакчы идек, анда миналар тезеп чыкканнар, шуннан бер авылга кердек, урамда маллар, сыерлар үлеп ята, кешеләр калмаган. Бер капка төбенә урнаштык, баз шикелле җир бар иде, кайберәүләр шунда йокларга төшеп китте.

Апрельдә егетләр яралангач, комбат наводчик итеп Булатны билгели. Чираттагы позициядә ул орудие командиры, сержант Денис Овчаров белән бергә була, командирын бик яхшы кеше, ун еллап хезмәт иткәндер инде, личный составны бик кайгыртты, гаять ярдәмчел кеше. Улы туган хөрмәткә чираттагы ялга китәргә тиеш иде ул, үз урынына Балтач егете Альберт Садартдиновны калдырасы иде, артиллериядә бергә эшлисе идек, тик Альберт яраланды, дип искә ала Булат.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Үзйөрешле артиллерия эчендә торалар, фәрман булса гына аталар, җаваплылык зур, төз итеп төбәргә кирәк, дошман да ата. 4 май көнне бик күп аттылар, ди Булат. 9 май алдыннан каршы як сезгә бүләк әзерли дигән хәбәр килә, чыннан да, дошман ядрәләре ява башлый.

— 3-4 снаряд атарга өлгердем, — ди Булат. — Шундый көчле шартлау яңгырады. Чыгарга маташтым, самоходка бик биек, хәл дә булмагандыр инде, тәнемне баштан-аяк ялкын чорнап алган килеш бит, аркага егылып төштем, җиргә бик җиңел генә егылып төштем кебек тоелды, шок булгандыр инде миңа ул чакта, авыртуны да тоймадым. Шунда умырткама зыян килгән булган. Бик тиз ярдәмгә килеп җиттеләр, авытуны җиңеләйтә торган укол ясадылар, үлеп эчәсем килә иде, су эчерттеләр, аннан сак урынга алып киттеләр.

Медицина "КамАЗ"ы килеп җитте, рульдә Балтач егете Илназ Газизуллин иде, яралыларны кыр госпиталенә алып киттеләр, командир да яраланган, аның яңагына нык зыян килгән. Табиблар-хирурглар кечкенә генә бинага урнашканнар, мине 37 процент пешкән дип таптылар, егетләрнең кайсын марляга урыйлар, кайсына укол ясыйлар... Вертолет килеп, безне Белгородка алып китте. Күземне дә ачалмадым, йөз тәмам шеште...

Белгородтан Булатны самолет белән Мәскәүгә Үзәк клиникага озаталар. Бирегә егетнең әнисе Гөлназ белән әтисе Ирек тә килә. Аларга Балтач егете, офицер Руслан Җәләев хәбәр иткән була (игътибар иттең микән, хөрмәтле укучым, ничәнче контрактчы Балтачлыны телгә ала инде Булат! Балтачлылар бер-берсен ташламый!!! ).

Булат башта яралануы турында әти-әнисенә белгертергә теләми, аннан психолог үгетләгәч кенә, бер-ике көннән ризалашып, шалтыратмакчы була, әмма психолог аңа сине тагын да зур шатлык көтә, ди. Ул минутларда әти-әнисе шунда — госпитальдә була инде! Дин әһелләре дә хәлләрен белеп тора. Психологлар даими эшли. Булат яралы солдатка ярдәм итү өчен хәрбиләр дә, табиблар, иминлек министрлыгы барысын да эшли, ди. Кайткач Булат Балтач районы хәрби комиссариатына эшкә урнаша. Булат Әхмәдуллин Суворов исемендәге һәм махсус хәрби операциядә катнашкан өчен медальләр иясе.

Кечкенәдән үк хәрби булырга теләгән егет үз теләгенә иреште, бүгенге көндә ул хәрби хезмәткәр — прапорщик. Әмма балачак хыялына ул утны-суны кичеп ирешә, шуңа аның күңелендә җиңү рухы кайный. Героебызга ныклы сәламәтлек телик.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Таһирҗан

    0

    0

    Менә бит безнең Кариле егетләре шундый батырлар! Булат энем, сиңа корычтай нык сәламәтлек, хезмштеңдә һәм тормышыңда зур уңышлар телим!Иң изге теләрләр белән авылдашың, Россия ФСБның Байкал аръягы буенча чик буе идарәсе ветераннар советы рәисе запастагы 2 нче ранг капитаны Таһир Әгъләм улы Әгъләмов.

    erid: 2Vtzqv1AZW9