Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариле зиратын чиста тоту серләре (фото)

Кариле зиратына игътибар иткәнегез бармы сезнең? Ә мин үткән саен сокланып китәм. Моннан берничә ел элек кенә аннан да шомлы, куркыныч зират булмагандыр.

Ә хәзер киресенчә, районда аннан да чиста, тәртипле зират юктыр: бер ягыннан бер ягы үтәли күренә, яздан көзгә кадәр үскән, ташланган бер чүп күрмәссең. Фотога төшердем дә, җирле үзидарә бинасы ачылышына баручы очраган танышларымнан: "Кемнәр шушы кадәр тәртипләп тота соң аны?" - дип сораштым.
- Авыл старостасы Фаил абый Зәйнуллин хезмәте бу, - ди райондашларга яхшы таныш, район башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире Рафис Ильясов. - Гел карап, күзәтеп, халыкны өмәгә тартып кына тора. Печәнен дә елга ике тапкыр чаптыра...
- Моннан берничә ел элек, бар халык белән тәртипкә китердек без аны, - ди эшмәкәр Гөлсем апа Миннебаева. - Бер-бер артлы 19 өмә генә үткәрдек! Бөтен кеше бик актив катнашты, коймаларын буяганда хатын-кызлар гына да җитмешкә якын җыйналдык. Бөтен каберлекләрне чистарттык, кабер араларын китмәнләдек, агачларын кистек, ташыдык. Ул чакта күпме чүп түккәнбездер, белмим. Хәзер күмәк хуҗалыктан ашламадан бушаган зур капчыкларны алып, зиратка куйдык, халык чүбен шунда тутыра. Ниһаять, читтән кайтканнар-килгәннәр дә чүпне шунда ташлый башлады. Аннан техника белән чүплеккә илтәбез. Ә техника белән абыйлы-энеле Рәшит һәм Рафис Ильясовлар тәэмин итә.
Авылның ниндилеге зиратыннан күренә дияргә генә кала. Ә сездә зиратлар ни хәлдә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250