Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карлар ява тын гына...

15 февраль — Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн.

Утыз дүртенче тапкыр җиргә кар ява, утыз дүртенче тапкыр әрни йөрәктәге яра... 15 февраль... Бу көнне Әфганстан җирендә барган хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, аларның гаиләләре бистәбезнең «Ватан сакчылары» паркына җыела. Тантаналы митинг дип аталса да, күңел яраларын, сагыш-газапларны янәдән яңарта торган чара бу. Искә алу чарасы... Сугыш кырында югалткан иптәшләрне сагыну, сәламәтлекләре какшау сәбәпле картлык көннәренә кадәр яши алмаучыларны юксыну, аларның әти-әниләренең, хатыннарының, балаларының күз яшьләре тамган көн бу...

Әлеге чара традицион рәвештә быел да үткәрелә. Быел да нәкъ 15 февраль көнне Әфганчы иптәшләр «Ватан сакчылары» паркына җыела, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре йөрткән һәркемне оештыручылар 8.30 сәгатькә һәйкәл янына дәшә. Ватан алдындагы бурычларын үтәгән әфганчы солдатларны онытырга хакыбыз юк, бүгенге вәзгыятьтә аларның кичерешләре янәдән калкып чыкты, янәдән йөрәктәге яралар кузгалды. Тынычлыклар урнашып, иминлекләр кире кайтып, илебез халкына сугыш күрми яшәүләр язсын иде. Барлык әфганчы иптәшләргә дә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, гаиләләренә исәнлек-иминлек, тигезлек телибез, ә инде мәрхүмнәрне искә алуыбыз аларның рухларына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 февраль