Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кавышканда белеп кавыш һәм аерылырга ашыкма

Күпләр белмидәдер әле... Районда гаилә мәсьәләләрен киң колачлаган хатын-кызлар оешмасы эшләп килә.

Алар гаилә кору алдында торучы яшьләрне гаилә тормышына әзерләү максатында, шулай ук гаилә тормышы проблемалары һәм аларны чишү юллары, аерылышуларны булдырмый калу йөзеннән гражданнарны кабул итәләр, сөйләшәләр, аңлашалар. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр юк түгел, бар. Һәм дә уңай якка. Озакламый гаилә үзәге ачып, гаиләдәге аңлашылмаучанлыкларны шунда хәл итү мөмкин булачак.

Тормыш бит ул бик катлаулы. Иңнәреңә авырлыклар төшсә, сине аңлаучы кешеләр сирәк була, ярдәм итүчеләр бөтенләй дә калмый диярлек. Аеруча да гаилә мәшәкатенә күмелгән хатын-кыз барып сыеныр урын табалмый. Андый чакта читенсенмәгез, 89872347219 номерын җыегыз, сез, һичшиксез, инде хәзер нишләргә дигән җан газабыгызга җавап табарсыз.
Фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250