Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз: “Өлкәннәргә ихтирам бар, ләкин...”

"Хезмәт"нең соңгы санында Нурия Зарипова мәкаләсен укыгач, елап жибәрәсем килеп китте. "Безнең районда һәр өлкәнгә якты караш, игътибар бирелә, һәм башкалар, диелгән. Ә менә безне, мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга китүчеләрне бөтенләй дә искә алучы булмады.

Ул бит бер быел гына тугел. Пенсиягә киткәннән бирле мәдәният булегеннән бер генә шалтыратуны да ишеткән юк. Кайберләребезнең лаеклы ялга чыгуын мәдәнияттәгеләр бөтенләй дә белми калды. Арада кырыгар ел шушы бер өлкәдә генә хезмәт куйганнар, мактаулы исемнәр йөртүчеләр бар. Котлау открыткасы җибәрсәләр дә, куңел булыр иде. Таныш- белеш коллегаларга шалтыраттым,аларга да шундый ук караш. Дөрес, авыл җирлекләре, хуҗалыклар табын әзерләп, кунакка дәштеләр, зурлап кунак иттеләр, әмма күңел үзенекен көтә, бергә эшләгән хезмәттәшләрне күрәсе, хатирәләрне яңартасы килә.Эшләгәндә дә гел колхозга сыендык, картайгач та колхоз кулында икәнбез... Без -мәдәният хезмәткәрләре, биеп-жырлап кына йөрсәк тә, барыбер олыгаябыз... Калган өлкәннәр кебек безнең дә үз эш урыннарыбыздан хөрмәтләнәсе, кадерләнәсе килә.
Фото: etotprazdnik

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250