Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Казан арты”н Гөлназыбыз үз итте

16-17 сентябрь көннәрендә Арчада "Казан арты" төбәкара форумы узды.

Форумда Татарстанның Арча, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнары, Яр Чаллы шәһәре, Башкортстан республикасы, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Киров, Ульяновск, Оренбург, Самара төбәкләре катнашты. Шулай ук биредә безнең районыбыздан Гөлназ Әсхадуллина да булып кайтты.

Ул әлеге форум турындагы тәэсирләре белән безнең белән дә бүлеште. "Форум бик эчтәлекле булды. Бөтендөнья татар яшьләре форумының эшчәнлеге, проектлары белән таныштык. Көн дәвамында күп кенә файдалы лекцияләр тыңладык. Казан арты районнары һәм Россия төбәкләреннән килгән яшьләр үзләренең проектларын тәкъдим итте, борчыган сорауларына җавап таба алдылар. Татар теленең бүгенге халәте турында озак кына сөйләшү булды. Гомумән алганда, мин үзем өчен күп кенә яңа идеяләр, дуслар табып кайттым".
Катнашучыларны ике көнлек интенсив проектлар ярминкәсе, дөньякүләм брендлар белән танышу, "җирле"не үстерү буенча остаханәләр, Казан арты тарихы буенча лекторийлар, бизнес һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар көткән. Ахырда оештыручылар катнашучыларга кызыклы "мозговой штурм" әзерләгән.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: