Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан юлында төзелә башлаган һәйкәлне ачу көне билгеле (+фото)

Казан юлында бик тиздән тагын бер һәйкәл сафка басачак. Монысын Чечняда хезмәт иткән хәрбиләр төзи, дип язган идек сайтыбызда.

Һәйкәлгә ниләр куелачак, кайчан ачылычагы һәркемне кызыксындыра. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, районыбыздан сугыш хәрәкәтләрендә һәм хәрби конфликтларда катнашкан егетләр һәйкәлгә үзләренең символикаларын, легендар "Катюша"ның оныгы "Урал" машинасы базасында эшләнгән "Град" (реактивная система залпового огня "Град" ) залплы реактив ут системасын урнаштырмакчы булалар.

"Град" cистемасының көпшәләре югары якка, Көек авылына яисә Татнефть заправкасына карап торачак.

Һәйкәлне ачу көне 11 нче декабрьдә дип планлаштырыла икән. Бу көн Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне.

Шунысын әйтергә кирәк, чик сакчылары үрнәгендә башкарылган эшләр давәмлы булды . Алар күпме егетләрне шушы бик кирәкле һәм мактаулы хезмәткә тарта алдылар. Әлеге һәйкәлләр халык өчен дә, балалар өчен дә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250